ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Татарстанда автомобиль юлларындагы күперләр барысы да ташуга әзер

 

Татарстанда автомобиль юлларындагы күперләр һәм улаклар язгы ташуга тулысынча әзер. Бу хакта Татарстанның Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгыннан хәбәр итәләр.

 

Республиканың федераль әһәмияттәге юлларында – 126 күпер һәм 888 улак, төбәк әһәмиятендәге юлларында 1 мең 51 күпер һәм 10 мең 589 улак бар. Әлегә суның күтәрелүе күзәтелми.

 

Исегезгә төшерәбез, март ахырында Зөя елгасы күтәрелү сәбәпле Буа районында Кыят, Черки Кильдураз, Бәбки авыллары янында урнашкан ике күпер су астында калган иде. “Хәзер ташуның көче кимеде, әлеге күперләр аша да тоткарлыксыз үтәргә мөмкин”, – диелә министрлык хәбәрендә.


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!