ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 58, 20.04.2019/

Биш “к”лы концепциядән нәрсә көтәргә?


Татарстанның күп функ­ция­ле үзәкләре Россия мәдәният министры Владимир Мединскийны ничек илһамландырган? Биш “к”лы концепция татар мәдәниятен кая илтәчәк? Болар хакында Татарстан Мәдәният министрлы­гы­ның 2018 ел нәтиҗәлә­ре­нә багышланган киңәй­телгән утырышында белдек.

2-5
Бу – Ирада Әюпованың министр вазифасында беренче коллегиясе. Әлеге чарада ул мәдәниятне җитди үзгә­реш­ләр көтәчәген әйтте. Быелдан татар пентатоникасы кебек үк биш “к” – креативлык, коммуникация, кооперация, капиталлаштыру, компетентлыктан торган үсеш концепциясе әзерләнә. “Чөнки бүген мәдәният, идеологик үзенчә­леген югалтып, дәүләтнең авырлык китерүче артык бер функциясе кебек кабул ителә башлады. Без үзебезнең мә­дәни тауарның көндәшлеккә сәләтле булуы турында сөй­ләшми дә башладык. Мондый шартларда театр, музей, ки­тап­ханәләр салудан бигрәк, мәдәни код булдыру, уңайлы иҗади мохит тудыру әһәмият­ле. Әгәр Татарстанга талантлы яшьләрне тарту, үзебезнеке­ләрне саклап калу турында сүз алып барабыз икән, монда финанс мәсьәләсен генә тү­гел, уңайлы мохит булдыруны кай­гыртырга кирәк. Һәм без­нең концепция моны тормышка ашырырга ярдәм итә­чәк”, – диде министр.


Креативлык турында сөй­ләгәндә, Ирада Әюпова “Республика – 99” проектын мисалга китерде. Аның будкасы коллегия вакытында Камал театрының фойесында эш­лә­де. Кинопроект 1920 – 1930 ел­ларга караган, ТАССР тари­хының бик үк билгеле булмаган фактлары турында киноновеллалардан гыйбарәт. Һәр новелланың үз төркеме бар. Алар әлеге фактларны медиаперфоманс ярдәмендә бел­гән. Министр утырышта катнашучыларны да шушы будкаларда үз тарихлары белән бүлешергә һәм киноновелла каһарманы булырга чакырды. Шушы мисал ярдәмендә ул мәдәниятнең үзгәрүен, элек­ке традицияләргә ябышып ят­мас­ка кирәклеген расларга тырышты.


Коммуникация  өлешендә тамашачы уңайлыклары турында әйтелде. Әйтик, концепция эшли башласа, театр­ларда зуррак балаларны кал­дырып тору бүлмәсе, им­чәк балалар өчен биләүсә бүл­мәләре барлыкка килергә мөмкин. Кооперация өлешен­дә мәдәният белән бизнес якы­наячак. Әйтик, сәүдә үзәк­ләрендә китапханәләр урнаштыру, кунакханәләргә бөтен мәдәни чаралар турында мәгъ­лүмат тарату, эре банк­лар ярдәмендә мәдәни чаралар өчен дә “рәхмәт” бонуслары булдыру. Министр фике­ренчә, болай эшләгәндә мәдә­ният теләсә кем йоктыра ала торган вируска әвереләчәк.


Үзеннән-үзе капиталлаштыру мәсьәләсе килеп баса. Бу өлештә министр: “Кызганыч, мәдәниятне икътисади яктан карау юк. Ә АКШ, Бөек­британия кебек илләрдә мә­дәният – рентабельле икътисади система”, – дип зарланып та алды. Бу җәһәттән Мәгъ­лүматлаштыру һәм элем­тә министрлыгы белән мәдә­ният өлкәсендәге һәрбер чара турында бердәм мәгълүмат кыры эшләү планлаштырыла.


Компетентлылык дигәндә, министр мәдәният өлкәсендә яңа һөнәрләр барлыкка ки­лүне күз уңында тота. Әлеге уңайдан Россия мәдәният министрына, Мәдәният институты һәм Иннополис университеты базасында мәдәният өчен IT кадрлар әзерләүне оештыруда ярдәм итүен үтен­деләр. Бу өлештә буыннар алмашы мәсьәләсе дә кузгатылып, залда киеренкелек тә булып алды. Моны сизеп алган министр, беркем дә беркемне дә эшеннән җибәрергә җыен­мый дип тынычландырырга да онытмады. Аның әйтүенчә, эштән җибәрү җиңел, ә менә  көчле алмаш табу – проблема.


Татарстанның мәдәни үз­гәрешләре Россия мәдәният министрына ошады. Әгәр Россия буенча онлайн сатуны җайга салуга ярдәм итәсез икән, сезгә һәйкәл салырга була, диде ул, шаяртып. Шул ук вакытта 2012 елда Татарстанда күп функцияле үзәкне күргәч, бу идеянең Россиянең төрле төбәкләрендә файдаланыла башлавын сөйләде. Татарстан күп яктан алда, диде Мединский. Һәм  кинозаллар төзү федераль программа­сының 2024 елга кадәр озайтылуын әйтте. Хәзер халкы 999 булган шәһәрләрдә дә кинозаллар төзүдә федераль ярдәмгә өмет итеп була. Әлеге мөмкинлектән коммерцияле кинозаллар төзегәндә дә файдаланырга мөмкин. Ләкин аларга сеансларның 50 процентын  Россия фильмнарына бирү шартын куячаклар. Мединский әйтүенчә, Татарстан мәдәни проектларны тормышка ашыру өчен 500 миллион сум акча алачак. Бу сумманың күп өлеше грантларга тотылачак.


Коллегиядә Президент Рөс­тәм Миңнеханов, театр­ларны халыкка якынайтырга, яңалык һәм авангард юнә­леш­ләр белән мавыгып, мәдә­н­и мирасны онытмаска, диде. Бу юлы ул министрлык эш­чәнле­ген тәнкыйтьләмәде. Коллегия тыныч һәм бәйрәм рухында узды.

***
Шул ук көнне “Яңарыш” фонды “Мәдәни мирас: Зөя ут­рау-шәһәрчеге һәм борынгы Болгар” проектының тәмам­ла­нуын хәбәр итте. Аның каравы яңа проект ачылачак. Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Казанда, киләчәктә башка шәһәрләрдә дә өч телле белем бирү үзәк­ләре төзелә башлаячагын хә­бәр итте.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 19, 05.02.2019/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!