ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 163, 13.11.2018/

Салым түләп, кем откан? Татарстанда референдумга әзерләнәләр

 

Киләсе якшәмбедә Татарстанда үзара салым җыю буенча референдумнар узачак. Әлеге чара республиканың 827 авылында һәм 17 шәһәр җирлегендә оештырыла. Быел үзара салым күләме 2 мең сумга кадәр җитәргә мөмкин дип фаразлана.

4-1  
Татарстанда үзара салым программасы 2013 елдан бирле гамәлдә. Моннан биш ел элек референдумнар республиканың бар­лыгы 93 җирлегендә узса, былтыр әлеге чара 856 җирлектә үткәрелгән. Үзара салым кысасында, һәр кешедән җыела торган акчаның күләме төрле авылда төрлечә булырга мөмкин. Ул референдум барышында билге­ләнә. Акча шул авылда теркәлгән 18 яшьтән өлкәнрәк һәр кешедән җыела. Авыл җирлеге I һәм II төркем инвалидларга, сугыш ветераннарына, студентларга, күп балалы гаиләләргә, тыл хезмәт­чәннәренә, армиядә хезмәт итү­челәргә ташлама ясый ала. Тик шунысы да бар: ташламаларга хокуклы кешеләр саны җирлектә яшәүчеләрнең өчтән береннән артмаска тиеш.


Программа гамәлгә кергән­нән бирле Татарстанда 806 миллион 900 сум күләмендә үзара салым акчасы җыелган. Билгеле булганча, әлеге программа рес­публика бюджетыннан да фи­нанс­лана. Халыктан җыелган һәр 1 сум акчага Татарстан казнасыннан 4 сум акча өстәлә. Дәүләт керткән акчаны да исәпләгәндә, 2014 – 2018 елларда җирлекләргә 3,9 миллиард сумнан артык акча бирелгән. Тупланган акча читкә китми, ул җыелган җирдәге эш­ләр­гә тотыла.


Буа районының Аксу җирле­гендә быел районда беренче­ләрдән булып, үзара салымны яз көне үк җыеп бетергәннәр. “Җир­­леккә бер авыл керә. Туган балаларны да исәпкә алып, бездә 630га якын кеше яши. Үзара салым акчасын ел саен 100 процент күләмендә җыеп барабыз. Быел аның күләме – 500 сум. Барысы 230 мең 500 сум акча җыелды. Авыл халкын борчыган төп мәсьәлә – юллар, әлбәттә. Элек безнең авылга кереп тә булмый иде. Үзара салым программасы гамәлгә кертелү бәра­бәренә, киләсе елда бөтен урамнарга вак таш җәю эшен төгәл­ләргә ниятлибез. Авыл эчендәге юлларның гомуми озынлыгы 5 чакрымнан да артып китә. Моннан тыш, авылны төзекләндерү, юлларны карап торуга да зур әһәмият бирелә. Эш күзгә кү­ренгәч, халык та канәгать”, – ди Аксу җирлеге башлыгы Марат Хәйретдинов.


Мамадыш районының Кызыл Тау җирлегенә исә сигез авыл керә. “Халык арасында үзара салымга фикерләр төрле, әмма төп халык каршы түгел, – ди җирлек башлыгы Вәлия Гыйззәтуллина. – Безнең җирлек шәһәр белән чиктәш булганга, яңа йортлар күп төзелә. Соңгы җиде елда гына да 14 күп катлы йорт салынды. Бирегә социаль ипотека, тузган торак, аренда торагы кебек рес­публикада гамәлдә булган программалар буенча фатир алучылар килеп урнашты. Шәһәрдән кайтып төпләнүчеләр дә бар. Шуңа күрә авыл җирлегенә, аның торышына таләпләре төрле. Башкарылган эшләрдән канәгать булмаучылар дә юк түгел.


Төп халык исә үзара салымны хуплый. Быел референдумны бишенче мәртәбә үткәрәбез. Шушы еллар эчендә бик күп эш башкарылды. 2014 елда халыктан 573 мең сум акча җыйдык. Юлларны төзекләндерү эшен башлап җи­бәрдек. Юл билгеләрен яңарт­тык. Авыл урамнарына ут кую эшенә алындык. Гамәлдәге эш­ләргә өстәп, 2015 елда үзара салым акчасына ике авылда зират коймасын тоттык. 2016 елда авыл һәм урам исемнәрен алмаштырдык. Былтыр 624 мең сум акча җыйдык. Төп акча лампалар алмаштыруга тотылды. Электр энергиясен янга калдырырга яр­дәм итүче барлыгы 526 лампа урнаштырдык. Моның нәтиҗәсе буларак, быел электр энергиясе өчен 1 миллион сумга якын акча азрак түләдек. Гамәлдәге елда үзара салым акчасына ике авылда күперләрне төзекләндердек. Су башняларын яңарту да каралган. Янгынга каршы 11 гидрант урнаштырдык инде. Юлларны төзекләндерү эше алга таба да дәвам итәчәк. Җирлектәге сигез авылда 97 урам бар. Аларның гомуми озынлыгы 92 чакрымнан артып китә. Үзара салым акчасына шуның 5 чакрым чамасы тө­зек­ләндерелде”.


Рәсми мәгълүматларга караганда, былтыр республикада халыктан җыелган үзара салым акчасының яртысыннан да күб­рәге (51 процент) юл эшләренә тотылган. Икенче урында – авыл урамнарын төзекләндерү (20 процент). Беренче өчлеккә су мәсь­әләсе дә эләккән. Барлык акчаның 10 проценты су белән тәэмин итү­гә тотылган. Авылда яшәүчеләрне зиратны төзек­лән­дерү һәм карап тору (8,1 процент), балалар һәм спорт мәйданчык­лары төзү (3,6 процент), ял урыннары булдыру (1,6 процент), янгынга каршы куркынычсызлыкны тәэмин итү (1,4 процент), елга һәм күлләрне чистарту (0,6 процент) һәм транспорт чаралары сатып алу (0,6 процент) кебек мәсьәләләр дә борчый. Быел үзара салым күләме 100 сумнан 2 мең сумга кадәр булыр дип көтелә. Беренче яртыеллык нәтиҗәләренә караганда, республикада салым җые­луның уртача күрсәткече 79 процент тәшкил иткән.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 162, 09.11.2018/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр