ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 163, 13.11.2018/

Заманча алдау һәм алдану. Безне көтеп торган кеше юк

 

Гаиләм белән Казанга күченеп йөргән мәлем. Ни чарадан  бичара дигәндәй, 40 яшеңдә, төп­ләнеп, тамыр җәйгән туган ни­гезеңне ташлап, гаиләң, ба­лала­рың белән башка чит-ят мохиткә чуму. Безне беркайда да көтмиләр, дигән гыйбарәгә тагын бер кат инанасың... “Килегез, булышырбыз, ташламабыз...” – дигән туганнар, танышлар да әллә кая югала шунда, телефоннар дәшми, подъезддагы домофоннар эшләми башлый кинәт...
5-1
Ярдәм итүчеләр булмаса да, акыл сатучылар җитәрлек андый вакытта... “Син төрле яклап кереп кара, эш эзләүче махсус кеше ялла, интернетта эш тәкъдим итүче сайтлардан чыгып та торма, реко­мен­дацияләр бирүче кешелә­рең­не барла, әңгәмәләргә йөр, нинди ге­нә авыр яисә пычрак эш булса да, баш тартма, беренче мәлдә ярап тора ул...” – диделәр. Тың­ла­дым, ко­­лак салдым, нәкъ алар киңәш бир­гәнчә эшләдем. Кеше эшсез яши алмый инде ул, бигрәк тә татар кешесе, үз башына нәрсә булса да уйлап таба... Яраткан эшем, шөгы­лем буенча башладым. Параллель рә­веш­тә башка өлкәләрдән дә эзлим, интернеттан чыгып та тормыйм, ва­кан­сияләр чүплим... Эш табып би­рүче кеше дә тик ятмый – вариантлар биреп кенә тора, хәтта ТНВ га да “дим­ләп” караган, анда алтмышын вак­лаган бер редактор минем резюмены караган да: “Бә­рәчкәем, ул бит старенький”, – ди­гән. “Старень­кий” дигән тамганы еш ишетергә туры килде. Баксаң, кешенең тормыш, эш тәҗрибәсе түгел, ә яше, сөйкемлелеге мөһим. Тулаем алганда, үзен товар кеби сата ала торган кешеләр беренче планга килеп баса, аларга приоритет.

 
Эш эзли торам, сөйләшү-күре­шүләргә йөрим. Анда үзенә бер тамаша, үзенә бер регламент, бер тәртип. Билгеләнгән вакытка алдан әйтелгән адрес буенча бара­сың, гадәттә әлеге әңгәмәләр сәлә­мә генә, салкын бер офисларда уза, анда утызлап кеше җыела. Һәр­кайда стандарт булган анкета тутырталар, шуннан соң аерым-ае­рым бер-ике минут синең белән сөйләшеп, вердикт чәпиләр. Йөз­ләрчә шундый әнгәмәләрнең чираттагысы бара. Бер оешма – “Яхшы пешекче” дип атыйк инде үзен, җитештерүне арттыру сәбәпле, үзенә төрле һөнәрле эшчеләр җыя. Мин дә бер вакансиягә өмет­ләнеп бардым. Ни өчендер мигрантлар күп килә бу оешмага, кай­берәүләрнең хәтта теркәлүлә­ре дә юк, тел-аралашу мөмкин­лек­ләре дә чикләнгән. Дөресен әй­тер­гә ки­рәк, андыйларны шундук боралар, әмма хуплау тапканнар арасыннан ни өчендер нәкъ мигрантларга өс­тенлек бирәләр, төр­ле як­лап үзлә­рендә калдырырга тырышалар. Миңа чират җит­теме исә, кадрлар буенча җаваплы кыз – татар кызы миңа салкын карашын ташлады да... минем өчен уңайлы вариантлар юклыгын белдерде. Әле алай гына да түгел, мин дәгъ­валаган вакансия бик авыр икән, анда заманча техниканы, компьютерны яхшы белергә кирәк икән... Әлеге дә баягы “старенький” дип әйтмәкче инде монысы да. “Мин компьютер белән интернетка “син” дип дә­шәм, без алар белән төннәр буе “на троих соображать” итеп чыгабыз”, – дигән шаяртуымны да ишетмә­мешкә сабышты татар кызыкае... Сытылган йөземне күр­гән булса кирәк, бераз каушап калды да, бәхет кошы тоткандай: “Бездә сез­нең өчен грузчик вакансиясе бар”, – дип куйды. Мин, зур рәхмәтлә­рем­не укып, үз вакан­сияләрен тапкан, елмаеп утыручы таҗиклар карашларыннан оялып, чыгып киттем.

Сезне генә көтәбез

Фатирга кайттым да уйга баттым. Казан – зур мөмкинлекләр шәһәре, монда эш күп, диделәр миңа. Бәлкем, шулайдыр да, бәл­кем, һәр нәрсәнең үз вакыты, үз җае­дыр дип тынычландырдым үземне. Әнә бит хатыным баш бухгалтер эшен бик тиз һәм җайлы гына тапты. Профессиональ кызыксынуымны тукландырыр өчен, минем ише эш табалмый интегүчеләр санын барлыйм дип, һаман шул интернетка ябыштым. Казан шә­һәренең Хез­мәт һәм мәшгульлек үзәгенең рәс­ми сайтына кереп, саннарны барлый башладым. Бу елның беренче ноябренә 648 мең хезмәткә яраклы казанлылар арасында 3447 кеше рәсми рәвештә эшсез булып теркәлгән икән. Бу сан узган елның шул ук чорына караганда 200 ке­шегә кимрәк. Уртача эш эзләү чоры ярты ел тәшкил итә икән, шул ук вакытта 19 меңгә якын эш урыны бар икән. Бу – һәр эшсезгә уртача 5 урын бар дигән сүз түгелме соң? Шулай булгач, Казан кадәр Казанда да ник эшсезләр бар соң? Бак­саң, әлеге вакансияләр йә квалификация һәм махсус белем таләп итә, йә пычрак, аз түләү­ле эшләр.


Интернетка куйган резюмелар да, үз вакытында алган белем, эш тәҗрибәсе, мөмкинлекләремне бәя­ләүче дипломнар, почет грамоталары, төрле бәйгеләрдәге җиңү­ләр дә бер файдасызга дип башымны иеп утырган мәлдә, болыт артыннан балкып чыккан кояш кебек булды, тантаналы музыкадай телефон шалтырады. Мөлаем гына тавыш и-и яудырды кайгылы башыма комплиментлар, колак гомергә ишетмәгән матурдан-матур сүзләр ишеттем мин ул көнне. Резюмемны укыганнар, нәкъ минем кебекне гомер буе эзләгәннәр болар, һич кичекмәстән билгеләнгән ад­рес буенча килүемне сорадылар, сезне генә көтәбез дип тә өстә­де­ләр...  Яшиселәр килеп китте, күңел җыр сорый башлады... Төне буе йоклый алмый яттым, хыял диңге­зен­дә йөздем... Әле урнашмаган эш­нең хезмәт хакын урнаштыру урын­нарын барлый башладым... Ямыйсы тишекләр күп җы­елган икән шул.


Билгеләнгән вакыттан бер сәгать алдан киттем... Озын коридор, тартма-тартма офис ишекләре... һәм кеше... кеше.. кеше... кеше санының очы-кырые юк. Күз күрә, әмма зиһен белән йө­рәк кабул итми. Бу кешеләр башка оешмага, башка вакансияләр буенчадыр, телефоннан, сезне генә кө­тәбез, диделәр ич.


Юк шул, шул бүлмә... Ресепшн­да бер кызыкай бер иллеләп кеше­гә картон планшет, каләм һәм стандарт анкета тоттыра: “Тутырыгыз, Сезне чакырачаклар”, – ди барысына да... Шул арада муенына исем-фамилиясен язып таккан яшь кешеләр икенче бер бүлмәдән чыга да чакыру көтеп утыручыларны берәм-берәм алып кереп китә. Шулчак ике ханым килеп керде: “Таралышыгыз, ышанмагыз, лохотрон монда, акчагызны һәм вакытыгызны гына әрәм итәчәксез”, – дип кычкырмасынмы. Аларны тиз генә озаттылар, һәм кырмыска оясын хәтерләткән бу ике кабинет арасындагы тормыш дәвам итте. Эш өмет итеп килгән халык бу ике ханымның сүзләренә игътибар итмәде, киресенчә, берни булмагандай, горур кыяфәт белән чакыруларын көтеп утыра бирде. Мин дә, аякны аякка куйдым да, булачак министр кыяфәтендә, бу сүзләр миңа кагылмый, мин чын эшкә урнашырга килдем, мине монда кө­тәләр, дип үз вакытымны көттем.


Ниһаять, мине дә чакырдылар. Кысан гына бүлмәдә сигез кеше утыра. Дүртесе – эш тәкъдим итүче, дүртесе – дәгъвалаучы. Минем бе­лән яшь кенә бер егет сөйләште... Тутырган анкета буенча әзерлән­гән тинтәк, бер тиенгә яраксыз сораулар бирде дә, мин сезгә кичке унга кадәр нәтиҗәне шалтыратып әйтермен, диде. Күңел сүрелә башлады, күзләр күргән күренеш йө­рәккә якын түгел иде... Әллә чыннан да лохотрон инде...


Кичке унынчы китте, хатын белән шалтырату көтәбез... Уууррраааа, шалтырата бит... сезнең кан­дидатура безгә ошады, сез уз­дыгыз, иртәгә унбергә көтәбез, руч­ка, блокнот, ике фоторәсем, пас­порт алып килегез, диделәр... Тагын йокысыз төн, уйлар-уйлар... план-хыяллар... Тормыш җайлана кебек тоелды...

Яшәү рәвешегезне үзгәртегез

Билгеләнгән вакытка килеп җиттем. Бүген дә бер иллеләп кеше җыелган. Бер атналык уку үтәргә кирәк икән барыбызга да. Шунысы гаҗәпләндерде: вакансияләр төр­ле, ә укыту барыбызга да бер, дә­ресләрнең исемнәре дә – акча, карьера, бизнес... – безгә тәкъдим иткән эшкә туры килми. Мин вахтер вакансиясенә килдем, күрше апа – архивист, алдагы кызыкай – сәркатип, аның ахирәте җитәкче ярдәмчесе булырга өметләнә.


Арабызда медицина университетында укучы Һиндстан вәкиле дә бар иде, урысчасы чамалы гына, әмма эш эзләп килгән һәм укытучы абый биргән белемне тәртип­ле генә блокнотына күчереп бара. Ә укытучы абый аңа белем кирәк түгел ди... укып вакытыңны әрәм итмә, ди... акча эшлә, ди. Дәреснең бар мәгънәсе,  яшәгән рәвешегезне үзгәртегез, фикерләвегезнең радиусын 180 градуска борыгыз, бу дөнья акча эшләүгә генә корылган, дигән кырыс инандыруга кайтып кала. Мин тыңлап утырам һәм башымда, алдадылар, лохотрон, чел­тәрле маркетинг, дигән уйлар кайный... Ике сәгатьлек беренче дә­рестән чыктым да уйга баттым. Нәрсә бу? Алдау? Яңа мөмкинлек? Үзгәрешкә өндәү? Тыңлап утыру кызык, бирелгән мәгълүмат уйланырга мәҗбүр итә. Миңа билге­ләнгән кураторга шалтыраттым, бу – алдаумы, бу – челтәрле сатулармы, дим. “Дүрт дәресне укып чык баштан, аннан сәйләшербез, ди бу. Мин сиңа эшкә урнаштырам дидемме? Сүземдә торачакмын”, – ди бу. Нәрсә булып бетәр дигән уй белән һәм профессиональ кызыксынуны тукландырыр өчен укуымны дәвам иттердем. Һәр яңа уку көне белән укучылар саны кими барды... Соңгы көнне илле кешедән без җидәү генә калган идек.


Әлбәттә, мин анда эшләргә ризалык бирмәдем. Рәсми рәвештә эшкә урнаштырсалар да. Берен­че­дән, анда эшли башлар өчен акча түләргә кирәк, икенчедән, күпме­дер күләмдә товар сатып алырга кирәк, өченчедән, алдалап-юма­лап яңа кешеләр җәлеп итү. Кеше күбрәк булган саен, акчаң да күб­рәк булачак. Шул челтәрле сатулар, финанс пирамидалары прин­цибы буенча эшлиләр инде болар. Әле җитмәсә, ниндидер серлелек һәм буйсыну алымнары да бар монда.

Очы-кырые күренми

Әлеге компания 1999 елда Пермь өлкәсендә оешкан, егерме­дән артык шәһәрдә офис ачканнар. Хәзер күрше республикаларга кулларын сузмакчылар икән. Кы­тайның бер зур гына дөньяви кор­порациясе  белән хезмәт­тәш­лек итәләр, имеш. Әлеге корпорация теш пастасыннан алып медицина техникасына, биологик ак­тив кушылмаларга кадәр җитеш­терә икән. Халыкка менә шул товарларны һәм хезмәтләрне тәкъ­дим итеп көн күрәсе икән. Күбрәк кеше алдаган һәм җәлеп иткән саен, акчаң да күбрәк бу­ла, бонус­ла­рың, пре­мия­ләрең дә арта. Кыйм­мәтле чит ил машиналары да бүләк итәләр икән, чит ил курортларыннан да кайтып кермисең икән... Оҗмах.
Бу эш тәкъдим итүче Пермь ке­шеләре шулай зур шәһәрләрдә офис­лар ачып, халык җыеп, эш рәтен җайга салып йөриләр икән. Һәм эшләре яхшы гына бара икән, үзләре әйтүенчә, Россия казнасына ел саен 400 миллиард сум кертеп, иң эре салым түләү­че­ләр рәтенә дә керәләр икән.


Шулай да булсын ди. Эшнең ертыгы юк, диләр... Әмма бу эш никтер ертык булып тоелды миңа. Алдаудан башланган эш хәерле бетмидер инде ул. Эш эзләп, өметләнеп килгән кешеләрнең кү­бесен соңгы өметләреннән мәх­рүм итәләр тү­гелме соң болар... Кеше гади сәр­катип, вахтер, архивист булып урнашырга дип килә, наемный хез­мәткәр булачагын белеп килә, эшкә урнашып, гаиләсенә ипи­лек акча алып кайтырмын дип килә... Ә аңа син дөрес яшәмисең дип башына сугалар... Алдала, акча эшлә, үзең­нән башка беркем турында да уйлама, дип акыл саталар, эш бирер урынына акча сорыйлар. Тукай язган базар бүгенге көнгә кадәр бер дә үзгәрмәгән. Кире­сен­чә, товар базарына бүген хезмәт базары да өстәлде, һәм монда да шул ук күренеш: кемдер алдый, кемдер алдана һәм бу чылбырның әлегәчә очы-кырые күренми.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 163, 09.11.2018/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр