ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 163, 13.11.2018/

Хәзер кешегә 70 һөнәр дә аз

 

Күзләр янә “ак яка”ларга түгел, эшче кул­ларга төбәләчәк. Киләсе атнада  Татарстан­да “Яшь профессионаллар” (“WorldSkills”) төбәк чемпионаты башлана. Катнашучылар арасында 12 яшьлек балалар да бар. Белгечләр исә тамаша карарга килгән укучылар киләсе елдан көллият студентына әйләнер дип өметләнә.

 15-2
Татарстан мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов кичә чемпионатка багышланган матбугат очрашуында соңгы вакытта яшь­ләрнең эшче һөнәрләргә карата кызыксынуы сүрелүен билгеләп үтте. Аның фике­ренчә, “Ворлдскиллс“ хәрәкәте менә шушы хисне ялкынландырып җибәрергә ярдәм итә. “Мондый ярышлар беренче тапкыр үтә дип әйтү бик үк гадел булмас. Чөнки элек тә һөнәри осталык бәйгеләре уздырыла иде. Заман үз­гәрә, аның белән беррәттән оештыру рәвеше дә яңа төсмер ала. Җиһазларга килгәндә, әлбәттә, бөтенләй икенче. Станокта эшләүче­ләрнең дә, башка һөнәр ияләренең дә хез­мәте бик зур әзерлек таләп итә”, – ди баш педагог.


Ярышта яшьләрнең осталыгын 136 һөнәр буенча сынарга җыеналар. Бу – башка бәйге­ләргә караганда 20гә артыграк дигән сүз. Белгечләр әйтүенчә, аларның санын арттыру төп һөнәрләр буенча халыкара хәрәкәткә тизрәк кушылу өчен кирәк. “Быел үсмерләр юнәлешләренә дә зур игътибар бирелә. Бәйгедә 12 яшьтән үк катнашырга мөмкин. Халык хуҗалыгын яхшы кадрлар белән тулыландыру өчен дә бик мөһим бу. Республикада ресурс үзәкләрнең саны 37гә җитәчәк. Аларда укыту яхшы оештырылган. Заманча үзәк­ләрдә шөгыльләнү күпкә күңеллерәк. Дүрт ел эчендә  аларны төзүгә 4 миллиард сумнан артык акча бүлеп бирелде, – диде министр. – Бу төр ярышлар яшьләрнең карашын уңай якка үзгәртә. Быел кайбер техникумнарда бер урынга алтышар кеше дәгъва кылды. Чемпионатларга укучыларны чакырып, төрле һө­нәрләр барлыгын күрсәтергә омтылабыз. Дөнья тиз үзгәрә: кайбер һөнәр­ләр юкка чыга, яңалары барлыкка килә. Ярышның файдасы зур булыр дип ышанам”. 


“Һөнәри белемнәр үзәге” генераль директоры Эмиль Гобәйдуллин белдергәнчә, Татарстанда быел беренче тапкыр һәр министрлыкка һөнәри юнәлешләр беркетелгән. Әйтик, Сәнәгать һәм сәүдә минстрлыгы 47 һөнәр буенча җавап бирә. “Үзебезнең бел­гечләрне әзерлибез, кабат укытабыз, чит тө­бәкләрдәге халыкара белгечләрне җәлеп итәбез. Чемпионатта җиңгән студентлар үз­ләре дә мөгаллимлек эшенә күчә. Оештыру эшендә белгечләр кирәк әле”, – ди ул кадрлар әзерләү турында.


Республиканың 9 шәһәрендә үтүче чарада ике мең кеше һәм белгеч катнашуы көтелә. Яңа төзелгән “Казан Экспо” күргәзмәләр үзәге ярышларны беренче тапкыр кабул итә. Мәй­данчыклар саны моның белән генә чикләнми. Алар республиканың барлыгы тугыз шәһәр һәм районында оештырылачак. Җиңүчеләр арасыннан май аенда илкүләм ярышта катнашачак команда туплана. Ә “иң-иң”нәр  киләсе елның 22–27 августында Казанда узачак дөнья чемпионатында осталыгын күрсәтә ала­чак. Республика чемпионатын карарга 150 мең укучы һәм студент килер дип фаразлана.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 161, 09.11.2018/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр