ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 156, 21.10.2017/

Безнеке түгел бу бала

 

Узган атнада Гүзәл Минязо­ва­ның “Кайтуыңны көтеп яшим” дигән язмасын укыгач, кулыма каләм алдым. Мин дә нәкъ шушы хатын хәлендә калган идем. Бу язманы көч-хәл белән укып бетердем. Әйтерсең, бөтен хәсрәтем яңадан кузгалды. Әмма йөрәгемдә йөрткән уй-кичерешләремне язмыйча кала алмыйм.

17-3

Мәктәп елларында үземнән биш яшькә олы егеткә гашыйк булдым. Армиядән кайткан, тормыш тәҗрибәсе бар иде Азатның. Минем күңелгә юлны тиз тапты ул. Яраттыра белде. Ә мин бу хис­ләрдән исердем. 11 нче сыйныфны укып бетердем дә кияүгә чыктым. Тик борынына җиткән корсагы белән өйләренә килеп кергән киленне якты йөз белән каршы алмадылар. Азат  та әнисе янында башка кешегә әйләнеп куйды. Үземнең тәмугка эләккәнемне аңладым.
Каенана алдан бәбигә узганым өчен яратмады. Сүз саен төрттереп торды.

 

Авырлы дип кызганып торучы да булмады. Иртән торып сыерын да савам, көтүен дә куам. Мин бу йортта хезмәтчегә әйлән­дем. Улыбыз тугач, әллә үзгә­рер­ләрме дигән идем, тик булмады. Каенанам: “Бала безнеке түгел, бер җире дә охшамаган” , – дип теңкәгә тиде. Әмма мин аның Азатныкы икәнен төгәл белә идем. Үз го­меремдә башка ир-атның кулымны да тотканы булмады бит! Йортыбызда тынычлык бетте. Әти-әниемә бу хакта бөтенләй сиздереп тормадым. Түзәргә, сабыр булырга өйрәндем. Улыма өч яшь тулгач, тагын бер малай алып кайттым. Бу юлы инде сабыйны үз иттеләр. Нәкъ Азат дия-дия сөяләр, сабыйларны аера башладылар.

 
Озакламый эшкә чыктым. Әмма почтада эшләвем каенанама ошамады. Җитәкчемә төрле сүзләр җиткереп, мине юк-бар сәбәпләр белән эштән җибәрделәр. Минем дә сабырлыгымның чиге җитте. Ике баламны киендердем дә шә­һәрдә яшәүче туганнарыма чыгып киттем. Бу вакытта Азат эштә калды. Озак үтмәде, артымнан ирем дә килеп җитте. Шулай итеп, Казанда кеше фатирында яши башладык. Мин балалар бакчасына эшкә урнаштым, ирем автобуска утырды. Өч елдан ипотекага фатир алдык.

 
Каенана белән араны өзәргә тырыштым. Тәмам теңкәмә тиеп, бәгыремне телгәләгән иде ул. Авылга кайтсак та, ирем – үз өенә, мин үземнекенә кереп китәбез. Дөрес, минем әти белән әни Азатны чәйгә дә чакыралар, якын итеп торалар иде. Шулай унбиш ел гомер узып китте. Читкә чыгып кит­кәч, мин бәхетле хатынга әйләндем. Азат белән бер-беребезне аңлый­быз, яратышып яшибез. Тормышыбызга күршеләр дә сокланып карый иде.

 
Хәзер мин яңадан бәхетсез. Бер ел элек Азатымны югалттым. Эштән кайтты да, хәлем китеп тора әле дип, диванга барып ятты. Янына килеп җиткәнче, мәңгелеккә йок­лап киткән иде. Бик авыр булды. Бу хәсрәттән акылдан шашам дип торам. Кайгыдан бик каты ябык­тым. Әле ул гынамы, ирем үлгәч, каенанам белән кызлары фатирны бүлдерергә йөрделәр. Ул чакта бөтенләй югалып калдым. Баксаң, ипотекага алынган, әле түләнеп тә бетмәгән фатирны мин­нән беркем ала алмый икән. Улын югалткач, каенанамны әллә үзгә­рерме дигән идем. Юк шул. Районда ирем исемендә бер бүлмәле фатир булган. Шуны миңа сиздертми­чә генә сатып җибәр­гәннәр. Монысына да кул селтәдем. Үз өемдә тыныч кына яшәтсәләр, шул җитә.

 
Сезгә хат язган Гүзәлнең каен­анасына сокландым мин. Менә нинди кешеләр дә бар икән арабызда. Ә минеке бөтенләй башка булып чыкты. Үз балаңның дәвам­чы­лары­на сөенеп кенә торырга кирәк бит югыйсә! Азат гел янәшәмдә йөри кебек. Аның белән бергә уянам, бергә эшләп кайтам. Һич кенә янымнан җибәрә алмыйм. Ичмасам, терәк булырдай кешеләрем дә исән түгел.


Ләйсән.

Казан

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 154, 13.10.2017/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Баннер для региональных сайтов 2

Видеохәбәр

112