ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 186, 13.12.2017/

Үзгәрәбез дип югалтмабызмы?


Оештыручылар аңлатудан, уртага салып сөйләшүдән бигрәк, дәшмәүне кулайрак күрде. Шуңа күрә матбугат очрашулары оештырылмады. Фестивальне халыкара масштабка чыгару өчен, бер чит ил җырчысы чакырылып, аңа “Әпипә” җыры өйрәтелде. Җанлы тавышка бөтен җырчының да җырлый алмаганы ачык­ланды. “Яңача” җыр­ларның хитка әйләнеп китә алмавы андый максат куелмау белән аңлатылды.

 4-1
Болар барысы да – “Үзгә­реш җиле” фестивале хакында. Татарстан Президенты Рөс­тәм Миңнехановның – татар эстрадасын үзгәртергә кирәк? дигән фикереннән соң башланган фестиваль быел тагын ниләр белән шаккатырды?

 
Икенче яше белән барган фестиваль шаккатыруны да максат итеп куймаган икән. Чөнки җырчылар да шул ук диярлек, алар башкарган җырлар да – узган елгы кебек үк классик, ретро, популяр әсәрләр. Проектның рухландыручысы, педагогы Венера Ганиева, мәсәлән, репертуарда яңа әсәрләр дә бар дип исәпли:


– Нишләп заманча җыр­лар булмасын?! Без бит гел халык җырларын гына алмадык, Резеда Әхиярова, Луиза Батыр-Болгари, Эльмир Низамов кебек композиторлар әсәрләрен дә кулландык. Мон­да тагын бер проблема ачыкланды: баксаң, ретро җырлар башкарылмый, онытылып беткән икән инде. Алар­ны яңадан сәхнәгә кайтардык дип әйтергә була. Әйтик, “Ком бураны”, “Алма­гач­лары”... Бер дә татарча бел­ми торган кешеләр дә татар җырын яратып башкарды. Алар белән җәй буе сүз­ләрне иҗекләп өйрәндек, эше күп булды. Аннан соң алар шулкадәр рәхәтләнеп җырлады.


Венера Ганиева, бу фестиваль татар җыры дөнья дәрәҗәсенә чыга ала дигән фикерне раслар өчен оештырылган, дип саный. Шуңа күрә проектта файдаланган җырлар радио-телевиде­ние­дән көне-төне әйләнмәячәк. Җырчыларның күбесендә аран­жировкалар бар, кем­нәр­­дә юк – оештыручыларга мөрәҗәгать итәргә кирәк икән.

Көнбатыш түгел, көнчыгыш кирәк

Ул “Үзгәреш җиле”нә шулкадәр тәнкыйть яудыруларын авыррак кабул итүен дә яшерми. Әмма сәнгать бер урында гына таптана алмый, эзләнергә кирәк, дигән фи­кердә ул. Тик бу эзләнү югалтуларсыз булырмы? Җә­мә­гать эшлеклесе, шагыйрь Ра­зил Вәлиев, кызганыч, бу фестиваль татарның бәгырен айкады, дигән фи­кердә:


– Бу – Президент тәкъ­диме белән, татар эстрадасын яхшы якка үзгәртү максатыннан башланган эш иде. Шулай булгач, ул бөтен яктан да камил булырга тиеш. Иң беренче чиратта сәхнә би­зәлешенә игътибар иттем. Сәхнә бизәлешендә бер генә милли төсмер, күр­мәдем. Аннары җырчы­лар­ның кием­нәренә игътибар иттем. Алар­ның киемнәрендә  һич югы ник бер милли бизәк булсын! Үткән елны эшләпә киеп чыгу турында фикеремне әйткән идем инде.

 

Ул чакта кайбер кешеләр, сез нәрсә кеше киеменә бәйләнәсез, дип тәнкыйтьләгәннәр дә иде. Мин кеше киеменә бәй­ләнмим, татар җыр концертында сәхнә киеме дә татарча булырга тиеш, дип кенә әйтәм. Монда исә эшләпә киеп чыгалар. Кызларны әйт­кән дә юк инде. Бөтенесенә дә калфак, түбәтәй кидерик димим, лә­кин мөмкин булганча миллилек кертергә була иде бит инде. “Үзгәреш җиле”ндә җыр башкару алымын алсак, бу – татар җыры концертын түгел, күбрәк  кабарены хә­терләтте. Узган гасырның 20 нче елларында Америкада менә шушындый концертлар булган һәм мин шулар­ның берсенә эләккән шикелле булдым. Бу – татар җы­рына Америка соусы кушып тәкъ­дим иткән шикелле. Дө­рес, үзгәрергә кирәк, ләкин яхшы якка.

 

Нишләп без үзгәр­гәндә Америка, Көн­батышка карыйбыз соң? Ни өчен без үзебезгә, музыка сән­гатендә бигрәк тә, якын торган Кытай, Корея, Япония, Вьетнам, Га­рәп илләре, төрки халыклар мзуыкасын өйрәнмибез, алар­дан үрнәк алмыйбыз?! Аларда музыка сәнгате шул­хәтле югары дә­рәҗәдә бит. Кызганыч, ка­мил­ләшү түгел, татар җырын айкатуны күр­дем. Нигезен, тамырын айкату... Дөрес, матур номерлар бар, барысы да тырышканнар, күп хезмәт кертелгән. Ләкин берсе дә татарча түгел.


Разил Вәлиев, зур бюджетлы чара үзен акладымы, дигән сорауга болай җавап бирде:


– Бәясен төгәл белмим, ишетүем буенча гына беләм. Ләкин аз акча тотылгандыр дип уйламыйм. Чөнки чакырылган белгечләр әзерләгән мондый масштаблы концертка акча күп кирәктер. Шул ук вакытта “Татар моңы”, Ва­һапов фестивальләренә җыр­­чыларны эзләп табып, концертлар оештыруга бер­ничә миллион акча бүлеп бир­гәндә, монысына бер­ничә дистә миллион тотканда, бу, бер караганда, сәеррәк тоела. Концерттан чыкканда бер әдипнең, Разил дус, теле­бездән яздырырга тырышалар, бер үк җырыбыздан да яздырмасалар ярый инде, дип баш чайкавы да яхшы фикерләр уятмады шул.

Татар эстрадасы юк?..

Катнашучылар исә, татар эстрадасы ул бөтенләй юк, аны менә шушындый проектлар гына булдыра ала, дигән фикердә. Тамашачы мә­хәббәтен яулаган Илнар Миранов: “Бездә фольклор бар, әмма эстрада юк. Казахларда ул бар, безгә дә шундый ук эстраданы булдырырга ки­рәк. Яхшы җыр­лар белән, яхшы аранжиров­калар ярдә­мендә. Бер фикер белән ки­лешәм: монда халык җыр­ларын файдаланырга ярамый. Мин сайлаган җыр­лар Европа сти­лен­дә язылган. Ме­­нә шундый җырларны бар­ларга, шул юнәлештә эш алып барырга иде”, – диде ул.


Продюсер Рифат Фәт­та­хов әйтүенчә, бу фестиваль шомлы уйларга этәрә:


– Концерттан соң туган уй болай булды.: “Татфонд­банк”­ның юкка чыгуы, шарт­намәнең озайтылмавы, татар телен кысрыклау һәм, ни­һаять, “Үзгәреш җиле”... Бу көнне миңа, татар теле шундый аяныч хәлдә булган бер вакытта, татар моңына да кизәнү бара кебек тоелды. Ике вакыйганың бер үк вакытка туры килүендә дә символик мәгънә бар. Җыр, моң ул – халыкның бәгыре, җаны. Хәзер инде татарның җанын, бәгырен дә тартып алырга телиләр икән, дигән тәэсир калды. Чөнки агрессив тавыш, ут, вокаль һәм ачыктан-ачык эротик-сексуаль бию­ләр төнге клуб атмосферасын тудырды. Нәрсәгә ки­рәк иде шулкадәр кычкырырга? Ул вокаль трюклар кемгә кирәк иде?  Кемдер әй­тергә мөм­кин, аларны бит әйбәт кабул иттеләр, кул чап­тылар дип. Алайга китсә, циркта да кул чабалар. Кием­нәрдә милли­лекнең “м” хә­рефе дә юк. Ул хәтта ки, Европа киеме дә тү­гел, күпмедер дәрәҗәдә яһүд халкы кием­нәре иде. Дөрес аңлагыз: яһүд­ләрне хөр­мәт итәм, алар арасында дусларым да бар, мәдә­ният­ләре каршында баш иям. Әмма бит сүз татар җыры турында бара! Музыкантлар, хореографлар – югары дә­рәҗә­дәге профессионаллар. Әм­ма алар без­нең үзенчә­лек­ләрне, тра­ди­цияләрне бел­миләр, җыр­ның нечкә­лек­ләрен тоемламыйлар. Мә­сәлән, Илнар Миранов башкаруындагы “Мин сине шундый сагындым” (Фирая Зыятдинова шигыре, Луиза Батыр-Болгари көе) җы­рын алыйк. Ул бит шулка­дәр зывыклы, нечкә хисләр­не эче­нә алган җыр. Ул татар бә­гырендәге, халык җыры дә­рәҗәсенә күтә­рел­гән җыр. Бу җырга сексуаль-эротик бию туры киләме инде?..


Продюсер  әйтүенчә, уз­ган елгы хата тагын кабатлана: татар җырының миллилеген йолку  бара:


– Игътибар итсәгез, иң яратып кабул ителгән номерлар булып Илнар Мира­нов­ның “Син үлгәнче мине са­гынырсың” (Роберт Миңнул­лин шигыре, Резеда Әхия­рова көе), Илмир Сәга­диев­нең “Төсле җыр” (Разил Вә­лиев шигыре, Рубин Абдуллин көе), Алинә Шәрип­җано­ва белән Айдар Сөләйма­новның “Алтын Казан” мюзиклыннан (Ренат Харис шигыре, Эльмир Низамов көе) җырлары шундый матур яң­гырады. Чөнки бу җырлар, нигездә, үзгәртелмәгән. Бу җырлар заманча, джаз элементлары белән язылган. Димәк, менә шундый җыр­лар­ны алырга, ә классик әсәрләрнең бәгыренә кагылмаска кирәк. Шулай булгач, безгә, бәлки, яңа татар җырын эзләргә кирәктер? Бәлки яңа татар җыры конкурсын башлап җибәрергә вакыт җиткәндер. Шуңа күрә мин татар табутына тагын бер кадак кактылар дип борчылып кайткан идем, әмма якты мизгел дә булмады тү­гел. Концерттан соң Пре­зи­дентның комментарие кү­ңелгә хуш килде. Ул бик сак булды, үзенең мөнәсәбәтен хөрмәт белән белдерде һәм эстрадабызның халыкара аренага милли тәңгәллекне саклаган хәлдә(!) чыгу мөм­кинлеге бар,  диде.

Файдасы зурмы, зыянымы?

Фестивальдә милли кием бөтенләй үк юк түгел иде. Проектта вокал дәресләре алып барган Ксения Коробкова татарча киенеп чыкты. Чәчен икегә аерып үргән, калфак таккан бу җырчы “Су буйлап” җырын башкарды. Ләкин кием генә “Су буй­лап”ның асылына төшенергә ярдәм итмәде аңа. Хәер, татар телен русларга өйрә­нергә авыр диючеләргә бу чыгыш – бер дигән үрнәк. Ксениядә дә, “Ком бураны”н башкарган “Jukebox” триосында да акцент сизелмәде.  Оештыручылар халыкара дәрәҗәгә чыгарга теләпме икән, быел Италия җырчысы Люси Кампетины чакырганнар иде. Ул “Әпипә”не татарча да, тәр­җемә итеп тә җыр­лап бирде. “Үзгәреш...” Лилиана Ирназарова дигән җыр­чыны танытты. Башкортстанда яшәүче бу кыз, “Татар мо­ңы”нда катнашып, бер тет­рәндергән иде инде, аннан күз уңыннан югалды. Менә хәзер бернинди музыкаль белеме булмаган бу кыз “Эл­мәлек” җыры белән Мәликә, Румия, Ләйсән Минһаҗе­ва­ларның борынына чиртте.


Концерттан соң Рөстәм Миңнеханов та проектка үз бәясен бирде:
– Бәяне күбрәк журналистлар бирә. Мин үзем “Үзгәреш җиле” кирәк дип саныйм. Бик зур эш эшләнгән, бу үзгәрешнең файдасы булыр. Дөрес, тиз генә үзгәртеп булмый. Аны төрле кеше төрлечә кабул итте. Барыбер безгә яңа юллар эзләргә ки­рәк. Татар халкының, татар җы­рының мөмкинлекләре зуррак. Аны бөтен дөньяга күрсәтә белергә кирәк.


Дөньяга чыгу өчен пе­дагогларның, жанрларның төрлелеге, үз оркестр­лары­бызның да катнашуы һәм яңа җырларның булуы ки­рәк. Фестиваль әнә шуны күр­сәт­те.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 182, 02.12.2017/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр

112