ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 69, 19.05.2018/

“Ярый әле барыбыз да кайта алмады, өйгә сыймаган булыр идек”


Районнарга баргач еш кына: “Глава фәлән кешене юбилее белән котларга китте әле”, – дигән сүзне ишетәсең. Юбилярлар – гадәттә, өлкән яшьтәге әби-бабайлар. Бер уйлаганда, хөрмәт-ихтирамга лаек кешенең өенә барып туган көне белән тәбрик итүнең шаккатарлык берние дә юк кебек. Әмма андагы галәмәтләрне үзең барып күргәч, күңелне төрле уйлар били башлый.

3-1
Узган шимбәдә Арчага кайткан идем. Һәрвакытта­гыча башкарма комитет җи­тәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗановка шалтыраттым. “Хәзер чаңгы ярышларында әле, сәгать унбер­ләр­дә бушыйм. Вакытың булса, бер әбине 90 яшьлек юбилее белән котлап кайтмыйбызмы? Анда глава үзе барырга тиеш иде, вакыты юк, миңа кушты”, – ди бу.


Мин Арча, Арча дип авыз суы корыткан булам, бактың исә, үз районымда аяк басмаган җирләрем күп икән әле. Мәсәлән, Сәрдебаш авылын ишетеп кенә белә идем. Арчадан 50 чакрым чамасы ераклыкта, Мари чигендә үк булганга юлым төшмәгәндер инде.


– И-и, бигрәк матур инде безнең яклар, – дим.


– Әле син бу тирәләргә җәй көннәре килсәң, Риман абый, тиз генә кайтып китә­сең дә килмәс, – ди Рамил.


– Исән булсак, җәй көннә­рендә дә килербез әле... Сәр­дебаш зур авылмы?


– Уртача. Иван Грозный кулы тиеп киткән авыллар­ның берсе инде ул, керәшен­нәр яши.


– Юбиляр кем исемле соң?


– Ефимова Елизавета. Бик хөрмәтле кеше, баргач, үзең күрерсең әле.
Бик төзек авыл икән Сәр­дебаш. Хәер, безнең як авылларында чалшайган-кый­шай­ган, артына утырган йортлар юк инде ул. Елизавета түти яшәгән йорт та әллә каян көлеп тора.


Без килгәндә өй тулы кеше иде. Болар – Елизавета түтинең балалары, оныклары, оныкчыклары. Барысын бергә санасаң – 29 кеше. Берсе: “Ярый әле барыбыз да кайта алмады, өйгә сыймаган булыр идек”, – дип шаяртып та алды.


Күренеп тора – бик тату гаилә бу. Елизавета түти улы Володя тәрбиясендә икән. Килене Рәмзиягә төрттергән булам, янәсе, каенана белән яшәү кыен түгелме? Уйлап та тормады ул: “Кыен булса, утыз өч ел бергә яшәмәс идек”, – ди. Әле районда уз­дырылган “Төп йорт килене” дигән бәйгедә катнашып, җиңүчеләрнең берсе булган. Мондый бәйгеләр башка районнарда уза микән? Юк икән, уздырсыннар иде алар­ны. Аларда бит халкым­ның сабырлыгы да, эшчәнле­ге дә, өлкәннәргә, ата-анага хөрмәте дә чагыла.


Рамилнең әйткәннәре уйландырды әле: “Мин өлкән яшьтәгеләр белән очрашуларда еш булам. Ник берсе-бер зарлансын? Яшьләр бе­лән дә очрашмый тормыйм, төрле мәҗлесләрдә дә утырган бар. Тик алар зарланырга ярата. Нилектән икән бу?” – дигән иде ул. Әлеге сорауга үзе дә җавап бирә алыр иде Рамил, мөга­ен, миннән бе­рәр хикмәтле сүз ишетәсе кил­гәндер. Нәрсә әйтим? Яшь вакытта безнең дә амбицияләр зур иде: тегесе җитми, монысы кирәк... Чөнки зур тормыш­ның бусагасында гына тора идек бит. Ә хәзер инде шактый яшәл­гән, артыгы кирәк түгел. Әти-әни тәрбиясе дә башка иде, нәфесне тыя белергә өйрәт­теләр. Аннан соң без “...аз рәхәткә, күп михнәткә түзә адәм баласы” дип җырлап үстек. Ни өчен шулай җыр­лаганбыз? Үзеңне бәхетле хис итәр өчен тор­мышның бар сынауларын узарга ки­рәк­леген һәм һәр­нәрсәнең чагыштыруда бе­ленгәнен яшь күңелебез бе­лән сиз­гәнбездер, мөгаен.


Авыр сынаулар Елизавета өлешенә дә тигән һәм ниндиләре әле! Сугыш вакытында аның әтисе һәлак була, озак та үтми әнисе, авыру әби-бабасы дөнья куя. Гаи­ләдә биш бала тома ятим кала. Иң өлкәне Елизаветага – 16, иң кечкенә Нинага нибары 2 яшь була. Эне-сеңел­ләрен берүзе аякка бастыра үсмер кыз. Урман да кисә, колхозда да эшли, балаларга чабаталар үреп тә киертә, черегән бәрәңге бе­лән алабута оныннан ипи дә пешерә. Шундый михнәт­ләр күргән кеше бүгенге тормышка ничек шатланмасын да, үзен ничек бәхетле хис итмәсен ди! Иң әһәмиятлесе – әлбәттә,  балаларының, ки­лен-кияү­ләренең, оныкла­ры­ның Елизавета түтигә мө­нәсәбәтләре. Рәмзия әйтүен­чә, бәләкәй оныклары да авылга кайткач, өйгә килеп керүгә, карт әбиләре бүлмә­сенә йөге­рәләр икән. Янәсе, исән­лекләре ничек? Шөкер, Елизавета түти үз акылында, тавышы көр, шаяртып сөй­ләшергә дә ярата. Колакка катырак, әлбәттә, анда да үзен чукракка санамый, бераз кычкырыбрак әйтегез, ди. Рамил Гарифҗанов аңа район җитәкчелеге исемен­нән бүләкләр тапшырды. Аннан соң: “Әби, менә сиңа Россия Президенты Владимир Путин да котлау открыткасы җибәргән әле”, – диде. Елизавета түти моңа ышандымы, юкмы – анысын сиздермәде: “Шулай укмыни? Рәхмәт яусын инде үзенә, озак яшә­сен”, – дип елмаеп җибәрде. Күзләре, битендәге бөтен җыерчыкларына хәтле көлә кебек иде аның. “Нинди бә­хетле әби!” – дип кычкырып әйтеп куйганымны сизми дә калдым.


Минем балалары исән-сау булып та картлар йортына илтеп ташланган аналар белән очрашканым бар. Кайсы районда икәнен дә, исем­нәрен дә әйтеп тормыйм. Берсеннән: “Улың бик фә­кыйрь яшиме, сине тәрбия­ләргә хәленнән килмиме? – дип сораган идем. “Шөкер, бай яшиләр, узган ел йорт салып чыктылар, ялан хәтле итеп. Килен күңеленә генә сыймадым, улым”, – дигән иде ул миңа.


Мин әле өлкән яшьтәге әниләрен берьялгызы калдырган, бер үк бистәдә торып аны ашатырга-эчер­тергә “вакыт тапмаганнар” турында да гыйбрәт итеп сөй­ли алам. Бер авылда күп­тән түгел генә әниләрен җир­ләделәр. Халык, балалары­ның йөзләренә бәреп: “Әние­гезне ачтан үтердегез”, – дип әйтә башлаган. Тегеләр оялганнар, җир ярылса, җир тишегенә кереп китәрдәй булганнар дисезме? Юк шул. Алай гына да түгел, кем әйтмешли, әниләренең тәне дә суынып беткәнче мал бүлешергә тотынганнар. Язганнарым – уйдырма түгел.


Ә Елизавета түтигә кил­сәк, аны өрмәгән җиргә дә утыртмыйлар. Җайлы булсын дип өйдә бәдрәф тә эшләгәннәр. Килене Рәмзия: “Мунча да өй эчендә, урамга чыгасы да юк”, – ди.


Бу гаиләне ятимлек дигәннәре бүген дә читләтеп узмый икән әле. Ике килен шулай ук ятимнәр. Әмма бу гаиләдә берсе дә үзен язмыш тарафыннан кимсетелгән дип санамый, әлеге дә баягы Рәмзия әйтүенчә, аларга игътибар һәм ихтирам зуррак та икән әле.


Балалар турында сүз чыккач, бер танышым:  “Алар­ны гаепләргә, кимче­лек­ләрен табарга тырышу дөрес түгел, чөнки балаларыбызда – без үзебез, димәк, гаепне үзебездән эзләргә кирәк”, – дигән иде. Елизавета түти дә балаларында, оныкларында үзен күреп шатланадыр дип уйлыйм.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 22, 14.02.2018/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!