ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 85, 18.06.2019/

Үткәннәргә кайтып килим дисәң...

 

Алардагы тыйнаклыкны мин үзебезнең халыкныкы белән бер дәрәҗәдә дияр идем. Тел мәсьәләләре дә безнекенә охшаш. Ә менә тормыш-көнкүрешләре күзгә бәрелерлек бай hәм зиннәтле булмаса да, күңел байлыклары йөзләренә чыккан. Аларда бездәге кебек чарасызлык, ашыгып яшәү, hәр нәрсәдән канәгатьсезлек белдерү кебек сыйфатларны тышка чыгару бүген дә тәрбиясезлек санала. Аларның Илбашы җирне дә сату-алу көненә калдырмаган, хосусыйлаштыру (бездә аны “прихватизация” дип атадылар) дип завод-фабрикаларны байларга сатып җибәрмәгән. Кыскасы, сүз безнең күңелгә якын булган, ләкин без инде күптән югалткан ил – Беларусь турында.

5-1

Рәсемдәге кебек

 
Чит ил автобаннарын хәтер­ләткән киң, тигез юллардан автобуста җилдергәндә күзгә иң элек уңган хуҗабикә бакчасын хәтер­ләткән басулар ташлана. Сөрел­ми яки чүп-чар үсеп утырган бер генә колач җир дә күрмәссең. Тасма булып сузылган сугару канауларына кадәр кеше кулы ти­гәне, караулы булуы турында сөйли. Без барганда әле кыш җитсә дә, кар яумаганлыктан, бөтенесе дә күз алдында ялтырап ята иде. Юл белән зур урман аралары да тәмәке төпчеге тө­шеп яки башка очраклылыктан янып китмәслек итеп эшкәр­телгән яки киртәләп куелган. Инде соңгы вакытта бездә дә анда-санда күренә башлаган ял итү, тамак ялгау урыннары бик еш очрый. Монда урманнарның гомуми мәйданы бик зур булса да (Беларусьның 40 процент җирен били), табигатькә мөнәсәбәт бик сак. Күрәсең, кеше дигәнең та­бигатьтән аерылгач кына шундый вәхшилеккә hәм кансызлыкка күнә башлыйдыр.

 
Бу илдәге колхозларны барып күрергә туры килмәде. Әйтүләренчә, аларда да бүген кичәге колхозлар урынында заманча техникалы зур агропред­приятиеләр hәм алар янәшә­сен­дә фермерлар эшләп ята. Андый агрогигантларның бер-икесендә без дә булдык. Бездәгеләрдән ким түгел, масштаблары буенча әле зуррактыр да. Җитештергән продукцияләрен Беларусь халкы гына түгел, мәскәүләр дә бик теләп алганлыгын журналистлар хуҗаларга үзләре сөйләде. “Ниш­ләп безгә күбрәк җибәрми­сез?” – дигән сорауга, бармакларын hавага төртеп: ”Санкция бит!”– диделәр.


Болар барысы да – дәүләтнеке


Кайсы гына предприятиегә алып барсалар да, журналист­ларның: ”Бу кемнең заводы?” – дигән сорауларына без hәрвакыт бер төрле җавап ишеттек – дәүләтнеке. Шунлыктандыр, анда без белгән hәм без белмәгән бер генә предприятие дә юкка да чыкмаган, исеме дә үзгәрмәгән – МАЗ, БелАЗ, МТЗ, ЛиАЗ... Әлеге фикерне раслау өчен тагын бер генә факт китерәм: Беларусь бер ел эчендә генә дә Россия, Украина, Казахстан hәм Әзәрбайҗанда җитештерелгәннән өч мәртәбә (!) күбрәк трактор эшләп чыгарган. Без белгән “МТЗ”лар урынына күптән инде искиткеч көчле, җитештерүчән заманча техника чыгарганлыкларын Татарстанда үткәрелеп торган күргәзмәләрдә дә күрештергәнем бар иде. Ә менә мин белмәгән “Амкодор”­дагы техника парады бер минем генә түгел, бик күп журналист­ларның һушын алды. Баксаң, әлеге предприятие ел саен ун төрле өр-яңа техника уйлап табып, шуларны серияләп чыгаруга ирешә икән. Чит илләрдә җитештерелгән үз ишләренә караганда арзангарак сатылучы техниканы фәкать заказ белән генә эшлиләр икән. Бу хакта Казандагы бер инженерга сүз каткач, ул: “Амкодорныкылар бездә дә бик күп, менә дигән техника”, – дип баш бармагын күрсәтте.


“Дуслык” бәясе


Үзенең дә нефте булган Беларусьта нефть химиясенә корылган эшкәртү гигантлары Россия­не­кеннән генә түгел, Европадагыдан да кайтыш түгеллегенә шулай ук үз күзләребез белән күреп ышандык. 1963 елда елына ике миллион тонна нефть эшкәртү белән башланган “Нафтан” акционерлык җәмгыяте бүген бу күрсәткечне 12 миллион тоннага җиткергән. Ә гомумән алганда, республика елына 24 миллион тонна нефть эшкәртә. Экологик яктан чиста ягулык-майлау материалларын БДБ илләренең бер­сендә дә Беларусьтагы кебек итеп эшли алмыйлар икән әле. Шуңадыр да биредә җитеште­релгән продукциянең 70 проценты дөньядагы 120 илгә озатыла икән. Бу фактларны шулай тәфсилләп аңлатуымның сәбәбе бер генә – мондагы халыкның булдыклылыгы безнекеннән бер дә ким түгел. Без дигәндә, мин соңгы вакытта дөнья масштабында эшләүче “Танеко” hәм “Таиф-НК” кебек гигантларны күз алдында тотам. Шундый зур илләрне берләштерүче берлек өчен әлеге гигантлар бер-беренә көндәш түгел, ә хезмәттәш дип карарга кирәк. Бу урында мин зур горурлык белән заманында Беларусь Президентының яр­дәм­че­се, аннары илнең тышкы эшләр министры булып торган милләттәшебез Урал Латыпов­ның бүген дә республика нефть химиясе өлкәсендә төп фигура­ларның берсе икәнлеген әйтеп китәргә тиешмен.


Әмма Беларусь нефть химиясе гигантларына шул ук Россия әледән-әле “Дуслык” торба үт­кәр­геченнән агып килгән нефть­нең кемнеке икәнлеген сиздереп тора. “Без нефть hәм газны сездән пошлинасыз булса да сатып алабыз бит, – дип ярсына Беларусь Президенты. – Союздаш ил булгач, моның нинди начарлыгы бар соң?” Минскидагы тә­гәр­мәчле йөк тракторлары за­водының да тулысы белән Россия Оборона министрлыгына эшләвенә карамастан, проблемалары Беларуська кайтып кала икән. “Күпме акча түктеләр без­нең тягачларны “КамАЗ” ниге­зендә кабатлау өчен, – дип тагын хискә бирелде Александр Лукашенко. – Барыбер берни дә барып чыкмады. Дуслык шундый булмый бит инде”.


Минскисыз булмый


Ике союздаш илнең югалырга, өзелергә өлгермәгән хезмәт­тәш­лек җепләре, ничек кенә карасаң да, бихисап. Мәскәү аэропортларына йөрүче (очучы дисәң дә артык булмас) аэроэкспрессларны аласыңмы, метродагы уңайлы поездларны яки шәhәрдәге тизйөрешле трамвайларны күз алдына китерәсеңме – барысы да Минскидан. Чөнки Александр Лукашенко моннан биш ел элек Фаниполь шәhә­рендә дөньяның мәшhүр “Штадлер” коцернының заводын ачып җибәрә. Кыска гына вакыт эчендә 600 кеше эшләгән компания бүген инде елына 35 поезд hәм 30 трамвай җитештереп сату дәрәҗәсенә җитә. Сүз уңаеннан әлеге предприятиедә эшләнгән тиз йөрешле hәм бик тә уңайлы трамвайларның үзебезнең Казан урамнарында да йөргәнлеген искәртеп китәргә кирәктер. Әм­ма бу кадәресе дә әле безнең уртак хезмәттәшлегебезнең бер өлеше генә. Татарстан Беларусьтан 2017 елда 276,4 миллион долларлык товар сатып алган булса, Беларуська шул ук елны 917,7 миллион долларлык товар чыгарган. Димәк, Беларусь җи­тәк­чесе дөрес әйткән булып чы­га: ”Безнең берлекне җимерелүдән регионнар саклап калды”.


Йомгак урынына


Бер атна дигәндә Беларусьта күргәннәрне язуны тагын да дәвам итәргә булыр иде. Бездәге кебек үк зур-зур спорт комплекслары, бездәгедән уздырып эш­лән­гән күпсанлы агротуризм үзәкләре, дәвалау ягыннан алга киткән санаторийлар, ял йортлары, заманча клиникалар, югары технологияләр паркы – барысы да Европа дәрәҗәсендә. Бу кадәресен инде үзебездә дә күреп күнгәнлектән, аерым тукталып тору урынлы булмас иде. Әмма мине сокланырга, ак көнләшү белән көнләшергә мәҗ­бүр иткән нәрсә – бу респуб­ликадагы кешеләр арасындагы мөнәсәбәтнең бездәгедән күпкә аерылып торуы булды. Әйе, белоруслар, диннәре белән аерылып торсалар да, безнең татарга бик якыннар. Тыйнаклыклары, дөньяга тәкәбберләнеп карамаулары, эш яратулары, кунакчыллыклары нәкъ безнеңчә. Ләкин бездәгедән аермалы буларак, алар ул мөнәсәбәтләрне бары тик акчага гына кайтарып калдырмаганнар. Чөнки алар без­дәге соңгы җимерелүне кичер­мәгәннәр. Анда әхлак үзгә, дөнья­га караш үзгә. Ике илне бер түбә астына кертү эше барып чыккан очракта бу әхлак, бу караш үзгәрмәсме? Алар да безнең кебек иртәгә ничек итеп үзбуйлы булырга, ничек итеп үзенчә­ле­гебезне югалтмый калырга дигән сорауларга җавап эзләргә мәҗ­бүр булмаслармы?


Ә әлегә үткәннәрне урап кайтасыгыз, сагынуларны басасыгыз килсә, рәхим итеп Беларуська барып кайта аласыз – Казаннан Минскига туп-туры поезд йөри, самолетлар оча.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 1, 05.01.2019/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр