ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 136, 22.09.2018/

//

Авылга да тротуар кирәк
  

Бүген авылларда җыен вакыты икәнен белгәнгә, Саба районына барып чыккач та шундый бер чарада катнашырга булдым. Күршене күрше күрми, алыш-биреш итми генә яшәп яткан бер заманда урындагы халык фикерен елга бер була торган шундый җыелышта булса да ишетеп булмасмы дигән яхшы ният ята иде минем бу теләгемдә.

3-3  
Көндезге икедә Эзмә авылындагы заманча мә­дә­ният йортында буш урын калмаган иде диярлек. Бак­саң, җирле үзидарә бире­дәге дүрт авылны берләш­терә икән hәм шуның өсте­нә җыенга югары сыйныф укучыларын да чакырганнар булып чыкты. Соңрак моңа район башлыгы үзен­чә аңлатма бирәчәк: ”Тормыш алар кулына каласы, аларсыз гына авыл проблемаларын хәл итү дөрес булмас иде”. Ләкин моңа кадәр әле миңа полиция участковые белән янгынга каршы дәүләт хезмәте инспекто­рының саран гына саннар белән те­релтергә тырышкан отчетларын hәм җирле үзидарә башлыгының дүрт авылның hәркайсындагы мәктәп, балалар бакчасы, клубларның елга күпме газ якканлыгы, су тотканлыгы турындагы рәс­ми нотыгын тыңларга кирәк иде. Шунысын да әйтергә кирәктер:  үзебезчә гади hәм аңлаеш­лы итеп ясалган ул нотык­ларның hәркайсын залдагы халык кул чабып кабул итте. Шулай өйрәнел­гәндер, кү­рәсең.

 
Юллы, мәктәпле, клуб­лы hәм балалар бакчасына кадәр булган төзек, гөр­ләп яшәп яткан авыл хал­кының район башлыгыннан сорарлык тагын нинди гозере булырга мөмкин инде дигән уй да килеп китте ул чакта минем башыма. Ләкин hәрнәр­сә­нең дә үз тәртибе бар икән шул: җирлек башлыгы халык сорауларын җыенга кадәр үк җыеп, аларны сораулар итеп, үзе үк Миң­нехановка җиткерде. Президентка тү­гел, ә икенче Миңнеха­новка – район башлыгы Рәис Нургали улына. Сораулар да төр­ле иде – кечкенә Пүкәл халкына клубта шөгыльләнү өчен тотылган булса да спорт инвентарьлары ки­рәк булса, үзәктәге иләбәр­ләр­нең Эз­мә авылына түф­ли белән генә тротуардан йө­ри­се­лә­ре килә икән. Соңгы­сын аң­лап бетермичә көлеп куйган идем, район башлыгы аң­латма бирде. Баксаң, Иләбәр белән Эзмә бер авыл булып кушылып бет­кәннәр икән инде. Яшь гаи­ләләр күзгә күренеп ишәй­гән Иләбәр очыннан Эзмә балалар бакчасына бару өчен күпер чыгасы бар. Хәзер шул күперне яңадан ясап ятулары икән. “Тротуарга шуннан соң тотынабыз”, – дип сүз бирде район башлыгы. Мине га­җәплән­дергән тагын бер сорау балалар бакчасында урын җит­мәү турында иде. Үз­идарә башлыгы да бүген 66 сабый йөргән бакчага тагын ун баланың чират торуын раслады. Район җитәк­чесе бу очракта да әлеге проблеманы хәл итәр өчен, аерым бер йорт салып, шуны бакчаның филиалы итәргә җыену­ла­ры хакында сөйләде. Өтер­нәс клубына да ремонт үткә­рә­селәре бил­геле булды. Кыскасы, орыш-талаш­сыз, үп­кә-сап­кысыз үтте бу җыен. Безнең халык та өй­рәнеп килә үзенә кирәген сорый белергә, дигән уемны “глава” ишетелерлек итеп әйт­кәнмен икән. “Бү­ген халыкны ике мандарин яки бер кап hинд чәе белән шаккатырып булмый, – диде ул, моңа җавап итеп. – Ях­шы­га кеше тиз өйрәнә. Яңалык­ны да хәзер эләк­те­реп ала. Аннары бит без шул рәвеш­ле яшьләрне тәр­биялибез. Проблемасыз тормыш булмый – аны вакытында хәл итеп кенә барырга кирәк. Нәрсәгә юрасаң, шул була”.

 
Чыннан да, Казан юлы өстендә утырган Саба халкын башкача авылда төп­ләнеп калырга мәҗбүр итеп тә булмыйдыр. Ике кулына бер эше, кешечә яшәргә, ял итәргә шартлары булса, матур табигатьле туган-үскән җирен ташлап, кем генә читкә чыгып китсен икән?! Ниhаять, без дә соңарыбрак булса да, яшәү мәгънәсенә төшенеп барабыз бугай, дип киттем мин Эзмәдәге халык җыеныннан.

 

Миңназыйм Сәфәров

 

Фермада әкият яши

 
Авылдан да рәхәт җир юк. Саба районының Югары Шытсу авылында гомер итүче Гөлназ һәм Миндрахман Мәүлетов­лар әнә шулай ди. Алар икесе дә бәхет эзләп читкә чыгып китмәгән. Мәктәпне тәмамлауга, авылда калганнар. Уллары Булат та шәһәр һавасын үз итмәгән.

3-2
Саба районына баргач, озак еллар терлекчелектә эшләүче Гөлназ Мәүлетова белән очрашырга киңәш иттеләр. Авыл шундый фидакарь кешеләр булганга яши, диделәр безгә. Хәер, ул чорда Гөлназның авылда калуы да заман таләбе була. Мәк­тәпне тәмамлаучы егет-кызларны, мәҗбүриләп, бер ел авылда калдыралар. Чик­ләү вакыты тәмамлану белән сыйныфташларның бер өле­ше калага китеп бара. Гөлназ китәргә уйламый да, кияүгә чыга. Авылдашы Миндрахман белән бергә гомер итә башлауларына да 30 еллап вакыт узган. Яхшы ке­шегә тап булдым, тормышымнан бик канәгать, ди ул. Фермада эшли башлавына исә – 32 ел. Эшкә баргач – өйне онытып, өйгә кайткач – эшне онытып яшәп ятабыз, ди.


– Без эшли башлаганда авылда дуңгыз фермасы гына иде, – ди Гөлназ. – Декрет ялында утырганда балалар бакчасына эшкә чакырдылар, бармадым, авыр булса да, фермада эшләүне кулайрак күрдем. Хәзерге эш шартлары элеккеге белән чагыштыра торган түгел инде. Ферманың шулай үзгә­рүенә аптырарлык.


Ул безне терлекчелек комплексы белән таныштырып йөрде. Ферма ишеген ачып керүгә – терлек­че­ләр­нең киенү бүлмәсе. Янә­шәдә душ эшләп тора. “Мондый ял итү бүлмәсен моңар­чы төштә дә күргән булмады”, – диде ул, бер бүлмәне ачып. Киемнәрне дә фермада гына юып кайталар икән. Кер юу машинасын аерым бүлмәгә урнаштырганнар.


– Менә монда без сауган сөт, җыелып, суыткычка озатыла. Бу бүлмәдә сыерлар турында бөтен мәгълүмат туп­лана. Аларны да компьютер аша тикшереп кенә торалар. Сыер кисәк кенә сөтен киме­тә икән, шунда ук сәбәбен ачыклыйлар. Авырып китсә, дәвалыйлар. Сменаны тапшырганда, сөте бераз киме­гән сыерлар булса, бездән соң килгән савымчыларга үзебез дә әйтеп калдырабыз, игътибар итәргә кушабыз, – ди ул.


“Комплекстагы 470 сыерны да таныйсызмы әллә?” –дим. “Эшли башлаганда бел­мәбез кебек тоелган иде. Җиленен­нән үк таныйбыз. Безгә бит сыерлар артлары белән баса, башларын күргән дә юк, – дип көлә Гөлназ. – Шуңа да бүгенге эш шартларын әки­яттә кунакта дип атыйбыз инде”.


Әлеге сүзләрне юкка әйтми ул. Дуңгыз караган елларда, носилка, капчык кү­тәреп, сазда эшләсәләр, бү­ген бөтен нәрсә механикалаштырылган. Ничек эш­ләү­ләрен махсус карап тордык, сыер җиленнәрен су белән юып алганнан соң, ак тастымал белән корыталар. Аннан саву җиһазларын кидертеп, исәпләгечләргә карап торалар. Шунысы кызык: комплекска ят кеше килеп керсә, сыерлар тынычсызлана башлый. Саварга килгән савымчыларны күргәч тә тыпырчыналар. Без карап торганда да шулай булды. Башка вакытта тыныч алар, ди Гөлназ.


Комплекста тәүлек буе кеше өзелми диярлек. Ир­тәнге дүртенче яртыдан кичке уннарга кадәр өч тапкыр сыер савалар. Эш өч сменага бүленгән. Без сыер гына савабыз, ашату, җыештыру кебек эшләр тер­лекчеләр җил­кәсендә, ди савымчылар.


– Фермада эшли башлагач, бүләкләрне күп алдык, әмма иң истә калганы кер юу машинасы булды, – ди Гөлназ ханым. – Ул чорларда әй­бер­ләргә кытлык иде. Акча булса да, кибетләрдә әйбер булмады. Хезмәт алдынгысы дип, кер юу машинасы бирделәр. Бер олау керне кул белән юудан коткарганга шулай кадерле булды бугай ул. Балачакта гомер буе бер урында эш­лә­гән кешегә соклана идем. Ходай рәхмәте, үзем дә мәктәп бетергәннән бирле өй белән ферма арасын таптыйм.


Йортлары фермага ерак урнашмаган. Таң ерып, иң беренче терлекчеләр эшкә бара, ди гомер буе тер­лек­челектә эшләгән ханым. Буранда да авылга сукмак салучылар – без, ди ул. Беренче сменага барганда, иртәнге икедә йокыдан торырга туры килә үзләренә. Әмма зарланмыйлар.


Мәүлетовларның улла­ры да авылда, төп нигездә яши. “Укуын тәмамлауга район мәгариф идарәсендә эш­ләде, – ди Гөлназ. – Аннары мәк­тәпкә кайтып укыта башлады. Хәзер авыл җир­леге башлыгы итеп куйдылар. Өйлән­де, балалары бар. Киленебез Әлмирә дә авылны үз итте”.


Кызлары исә, киресенчә, шәһәрне яраткан. Шәһәр һавасын иснәп ятма анда, әйдә, авылга кайт, ди икән Булат сеңлесе Чулпанга.


– Саба егетенә кияүгә чыкты, кем белә, бәлкем районга кайтырлар, – дип өмет­ләнә әниләре.


– Авыл тормышына җит­ми инде, – ди Миндрахман абый. – Хәзер авылда да тормыш шәһәрчә. Бәдрәф өйдә, мунча терәлеп тора. Таш юллар җәелгән. Вакытында акчасын биреп торалар, пе­чәнне капка төбенә китереп тәгәрәтәләр. Сәнәк күтәреп басуга бармыйбыз. Авылга кайтып яшәргә курыкмасыннар, шулай дип языгыз. “Ватаным Татар­стан”­ны бик яратабыз, инде ничә еллар аннан аерылган юк, – дип озатып калды алар безне.

 

Лилия Нурмөхәммәтова

 

Саба җире үз итте


Саба ягында тренер Фарход Исмаиловны бел­мәгән кеше юк. Ул Таҗик­станнан Татарстанга бе­ренче тапкыр 2009 елда килеп чыга. Данлыклы урманчы Нургали Миңнеханов истәлегенә багышланган Бөтенроссия өстәл теннисы турнирында улы Саъди да катнаша. Бүген Саъди дөнья­күләм ярышларда Рос­сия, Татарстан данын яклый. Аны матбугат битләрендә “алтын Саъди” дип язып чыгучылар да булды.

3-1
Исмаиловларның тормышы көтмәгәндә яңа борылыш ала. Алай дисәң, бу дөньяда очраклылык юк, бөтен нәр­сәдә ниндидер бәйләнеш бар. Саба районындагы турнир вакытында Таҗикстан тре­нерын республика җитәк­челеге күреп ала һәм үзебез­гә чакыра. Исмаиловларның күп балалы гаиләсе озакламый Сабага күченә. “Татарстанда ун елга якын яшәү дәверендә, ник килдек, дигән уй башка бер тапкыр да кереп карамады, караңгы чырай күрмәдек, ямьсез сүзләр ишетмәдек, – ди Фарход Ус­ман улы. – Саба җирендә спорт­ка яхшы мөнәсәбәттә булган һәркемгә ишек ачык”. Фарход Исмаиловны ул үс­тер­гән спортчыларның ос­тазы буларак беләләр. Спорт белән җенләнгән икенче улы Хәйям дә, КФУның спортфагын тәмамлап, тренерлык вазыйфасына керешкән. 15 яшь­лек кызы Динара да өс­тәл теннисы буенча ярышларда теләп катнаша. Кыскасы, Исмаиловлар өчен Саба җире бик уңдырышлы булган.


Без районга барган көнне спорт комплексына бакча балалары җыелган иде. Балалар теннис өстәле янында мәш киләләр. Уңай­сызланып читтә басып торучыны күр­мә­дем, барысы да – үзәктә. Икенче игътибар иткән нәр­сә: ник берсенең кулында кесә телефоны булсын... Саба балалары Казанныкылар кебек “телефон чире” белән авырмый, ахры. Спортзалга гына түгел, бакчага да гаджетлар күтәреп килергә рөх­сәт ителми икән. Ансыз да балалар – бәхетле, көләч йөз­ле, хәрәкәтчән. Тренердан балалар өчен савыктыру күне­гүләрен ничек төзүләре бе­лән кызыксындым. “Малайлар – ир-ат, кызлар хатын-кыз булып үссен өчен тырышабыз, – дип аң­латты Фарход Усман улы. – Икенчедән, кү­негүләрнең һәркайсы умыртка баганасын ныгытуга юнәл­дерелгән. Бакча балаларына атап эш­ләнгән әлеге проект “Сә­ламәт буын, сәламәт ки­ләчәк, сәламәт милләт” дип атала. Кечкенәдән спортка тартылган бала җитез һәм зирәк акыллы була. Бу хактагы идея­не Саба районы хакимияте башлыгы Рәис Миңне­ха­нов күтәреп алды һәм менә өченче ел инде шөгыль­лә­нәбез”.


Фарход Усмановичның физик мөмкинлекләре чикле кешеләр белән эшчәнлеге аерым игътибарга лаек. Инвалидларны зур спортка әзер­ләүгә бар тренер да алынмый. Шәмәрдән егете Раил Галиәкбәров, егерме чак­рым юл узып, Сабага йө­ри. Юл һәлакәтенә очрап, нык имгәнгән, аннары яңа­дан кашык тотып ашарга, яшәргә өйрәнгән көчле рухлы егет хакында ике ел элек “ВТ” газетасында язып чыккан идек. Коляскада гына хә­рәкәт итү­че Раил хәзер кайбер яклары белән сәла­мәт кешеләрне дә уздыра. Ул – Россия спорт мас­теры, өс­тәл теннисы буенча Россия җы­елмасы әгъзасы. Тренеры Фар­ход Усманович хакында Раил: “Ул – көне-төне спортзалда, ял көне дә килә, авырса да, ятып торуны белми, чабып йөри”, – дип сөйләгән иде.


Фарход Усман улы белән Раил март аенда Италиядә узачак Халыкара ярышларга җыеналар. 2020 елда булачак паралимпия уеннарында катнашырга ниятлиләр. Турнирларга йөргәндә бу тандемга район җитәкчелеге дә ярдәм итә. Чыгымнарны җир­ле бюджет аша да күтә­решәләр. Раил үзе дә өмет­ләрне аклый, бик тырыш, максатчан. Ә төп терәге – гаиләсе. “Раилнең әтисе хакында, дөньяда иң яхшы менеджер – Илнур Галиханович, дип шаяртам, – ди Фарход Усманович. – Ә шаяру чынбарлыкка туры килә. Ул улы каршылыкларга очрамасын өчен бөтенесен дә эшли. Ә Раилнең ярышларда нинди матур уен күрсәткәнен күрсәгез икән, искиткеч...”


Саба теннисчылары янына шөгыльләнергә Кукмара, Теләче, Арча, Балтач, Питрәч, Мамадыш районнарыннан, хәтта Раилнең ярышлар вакытында танышкан дуслары Уфадан, Чиләбе якларыннан да киләләр. Районнан Владимир Богданов, Артур Абгарь­ян, Нияз Шаманов, Алсу Нигъ­мәтҗанова, Галина Гороховатченко, Гөлназ Исмә­гыйлева төрле шәһәр­ләрдә узган ярышларда приз­лы урыннарны яулаган. Владимир, Галина, Гөлназ спорт мас­терына кандидатлык нор­мативларын үтәгән. Ә фи­зик мөмкинлекләре чик­ле кеше­ләр арасында спортка мө­киббән китүчеләр барыбер сирәгрәк. Тренер фике­ренчә, аларны урамга чыгару авыр, еллар буе өйдә ятып, үз эчләренә йомылганнар, ә эчке каршылыкларны җиңәргә кирәк. Кайберсенең теләге зур, ләкин юл мәшә­катьләре куркыта. Алар өчен автомо­биль­гә чыгып утыру да мең газапка әйләнә. Баштарак Раи­лгә дә шулай булган, ә хә­зер машинага утыру, аны йөртү генәме, кайчакта чит илгә дә берүзе генә чыгып китә.


Сабада сау-сәламәт ке­шеләр инвалидлар белән бер­гә шөгыльләнә. Болай эшләү ике як өчен дә кулай, ди тренер. Спортчылар бе­лән уртак тел табудан тыш, әти-әниләр белән элемтә урнаштырганнар, район хакимияте ярдәм итәргә тора. Районда “Саба Арена” спорт комплексы төзелә. Ул ачылгач, тагын да күбрәк кеше кабул итү мөмкин булачак. Фар­ход Усман улының ки­ләчәктә Даун синдромлы балалар белән дә шөгыль­лә­нергә исәбе юк түгел. Районда үрнәк мисал да бар: соңгы елларда зур танылу алган Ләйсән Зарипова. Ләкин мон­да да, иң беренче, әни­сенең тырышлыгын телгә алырга кирәк. Тренер Фарход Исмаилов һәр кичне йок­лар алдыннан, бүген нинди яхшы эш эшли алдым, дип уйланып ятам, ди. Кемгәдер файда китерә алса, ул бә­хет­ле. “Мин аларның җи­ңүләре турында хыяллан­мыйм, тер­нәкләнү­ләрен күреп сөенәм. Нә­ти­җәләр соңрак килә”, – ди тренер.


Март азагында Архангельск шәһәрендә махсус олимпия уеннары була. Анда җиңү яулаучылар 2019 елда Абу-Даби шәһәрендә узачак Бөтендөнья уеннарына кер­телә. Юнифайд инклюзив спорт төрендә сәламәт һәм физик мөмкинлекләре чикле спортчылар бергәләп ярыша. Сабада да шул юнәлештә эшлиләр һәм шул ярышларда катнашырга уйлыйлар. Шулай ук май азагында Саранск каласында узачак Россия чемпионатына һәм беренче­ле­генә әзерлек бара. Яшьләр өчен бу зур спорт дөньясына беренче адымнар булачак.

 

Фәния Арсланова

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 26, 20.02.2018/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр