ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 71, 21.05.2019/

Татарстанга сигез медаль кайтты. Җиңүләр тагын да күбрәк

 

41 – алтын, 39 – көмеш, 32 – бронза. Россия спортчылары Красноярскида тәмамланган Универсиадада әнә шундый уңыш җыйды. Сигез медаль Татарстанга кайта. Хатын-кызлар хоккей лигасында чыгыш ясаучы татар кызлары исә җыелма команда белән чемпион исемен яулады.

15-1 fhr.ru

 

Универсиаданың соңгы кө­нендә егетләр арасында алкалы хоккей турниры тәмамланды. Россия уенчылары финалда 2:1 исәбе белән Словакияне отып, чемпион исемен яулады. Җыел­ма команда составында Әлмәт­нең “Нефтяник” клубыннан Александр Сорокин да чыгыш ясады. Россия егетләре туплы хоккейда да уңышка иреште. Монысында Татарстанның өлеше тагын да зуррак. Ник дигәндә, финалда 6:1 исәбе белән шведларны тар-мар иткән команда “Динамо-Казан”ның баш тренеры Ильяс Хандаев җитәк­челе­гендә чыгыш ясады. Шул ук команда уенчысы Владислав Веселов исә Татарстан башкаласына алтын медаль тагып кайтты. 


Милена Быкова сноубордчылар ярышында көмеш (параллель слалом-гигант төре) һәм алтын (параллель слалом) медальләр яулады. Влад Хадарин слоупстайлда икенче булды. “Татарстан” командасы исә синхрон фигуралы шуу буенча өченче булды. Христина Мацокина чаңгы ярышларында көмеш (шәхси спринт) һәм алтын (катнаш команда спринты) алтын медальләр яулады. Красноярскига чаңгычы Егор Казаринов та барды. Зәй егетенә медаль белән кайтырга бер адым җит­мәде. Универсиаданың соңгы көнендә 30 чакрым арага узышуда ул финишка дүртенче булып килде. Чаңгычылар ди­мәктән, Яна Кирпиченконы да телгә алмый мөмкин түгел. 23 яшьлек спорт­чы рәсми ярышларда Алтай һәм Красноярск крайлары данын яклый. Аның каравы, Казандагы Идел буе физик культура, спорт һәм туризм ака­демиясендә белем ала. Димәк, ул яулаган бер алтын һәм өч бронзада Татарстанның  да өлеше бар.  


“Россия Казанда, Мәскәүдә, Сочида гына түгел, ә илнең төнья­гын­да да зур ярышлар үткәрергә әзер булуын раслады. Россия җыел­ма командасында Татарстан спортчы­ларының чыгыш ясавы куанычлы хәл. Алар үзләре катнашкан барлык биш спорт төре буенча да җиңүчеләр арасына керде. Татарстанга сигез медаль алып кайттык: бу безнең егетләр һәм кызларыбыз, тренерларыбыз, спортның кыш­кы төрләре буенча феде­ра­цияләребезнең зур казанышы. Бик яхшы нәтиҗәләргә ирештек дип саныйм”, – ди Татарстан спорт министры Владимир Леонов.


Безнекеләрнең Красноярскидагы уңышы болар белән генә чикләнми әле. Россиянең хоккей буенча хатын-кызлар җыелма командасында уйнаучы өч татар кызы Универсиада чемпионы булып танылды. Кукмарадан Фә­нүзә Кадыйрова белән Актаныштан Лиана Ганиева мондый уңышка ике ел элек Алма-Ата каласында да ирешкән иде. Быел исә аларга Сабадан Ландыш Фәләхова да өстәлде. Быелгы финал очрашуында Россия командасы 2:0 исәбе белән Канаданы отты. Безнекеләргә җиңү китер­гән алканы Лиана кертте, пасны исә аңа Фәнүзә бирде.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 37, 15.03.2019/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!