ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 85, 18.06.2019/

Әнигә көч бик кирәк. Балага кул күтәрергә ярыймы?

 

Баланы таптың да  бетте түгел. Аны тәрбияли белергә дә кирәк. Ничек икәнен түрәләр өйрәтмәкче. Россия Дәүләт Думасында балага кул күтәргән өчен җаваплылыкны кырыслатырга тәкъдим иткәннәр.

g1 pixabay.com


Без элек яшәгән фатирда күр­шеләрнең сөйләшкәне ап-ачык ишетелеп тора иде. Әйтерсең, югарыдагы катта түгел, ә янә­шә­дәге бүлмәдә генә яшиләр. Бик каты сөйләшергә яратучы күр­ше­ләрне урамда танымасак та, бу гаиләдә ир, хатын һәм Артем исемле кечкенә малай яшәгәнен белә идек. Бала бик шук булгангамы, әти-әнисе аңа гел кычкыра, сугып җибәрергә дә күп сорап тормыйлар, һәрхәлдә, шап иткән тавыштан һәм шуннан соң ма­лайның елап җибәрүеннән шул аңлашыла. Баштарак күршедәге хәлләргә бик нык аптырасак та, соңрак мондый тәрбия чараларына колак тәмам ияләште. Дөрес, тормыштагы бер генә мисал бу. Тирә-юньдә, урамда йә булмаса кибеттә, мондый очрак­ларга аз тап булабызмы? Тәрбия чикләрен һәркем үзенчә билгели.


Тик алга таба вәзгыять үз­гәр­мәгәе. Дәүләт Думасының Гаилә, хатын-кызлар һәм балалар мәсьә­ләләре буенча комитеты рәисе урынбасары Оксана Пушкина гаиләдә җәза йөзеннән баланы җәберләгән, кыерсыткан өчен җаваплылыкны кырыслатырга тәкъдим иткән. “Әти-әнисе кул күтәргән малай-кызлар өлкән­нәр­дән курка башлый. Бу исә аның бөтен тормышына эз сала. Гаиләдә көч куллану  демографик үсешкә турыдан-туры тәэсир итә”, – дигән урынбасар. Депутат хатын-кызны мондый уйларга нәрсә этәрүе дә билгеле. Бу көннәрдә генә Япония хөкүмәте гамәлдәге канунга үзгәрешләрне раслаган. Аның нигезендә, илдә тәрбия чарасы буларак балага кул күтәрү тулысынча тыелачак. Әлеге тәртип киләсе елның 1 апреленнән гамәлгә керәчәк, ди. “Безгә дә тәрбия мәсьәләсендә шуңа омтылырга кирәк”, – дигән Оксана Пушкина.


Россиядә гаиләдә кул кү­тәргән өчен җәзаны “йомшарту”га бәйле канун 2017 елда кабул ителде. Беренче тапкыр якыннарын җәберләүдә гаепләнүчеләргә җинаять түгел, ә административ җаваплылык каралган. Андыйларга 30 мең сумга кадәр штраф салырга мөмкиннәр. Статистика мәгълүматларына караганда, ил күләмендә ел саен 17 меңнән артык бала гаиләдә җәберләнә. Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы хәбәр итүенчә, 2017 елда республикада балигъ булмаганнарга каршы 1 мең 705 җинаять кылынган.


“Балага кул күтәрү беркайчан да эссез генә узмаячак, – ди психолог Венера Касыймова. – Мондый кимсетелүгә дучар булган бала: “Әһә, менә мин дә үсеп җитәрмен әле”, – дип уйлап куячак һәм эчтән генә өлкәннәргә ачу саклаячак. Киресенчә, ул куркак, ялганчыга да әйләнергә мөмкин. Кул күтәрү  тәрбия чарасы түгел”.


“Гаилә” мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин фи­керенчә, баланы түземлелек бе­лән тәрбияләргә кирәк. “Үзе­безнең балачакны гына искә алсак та, ишек өстендә гел берәр “кисәтү чарасы” тора иде. Әнине тыңла­ма­сак, ул ишек башына ишарәләп, безгә: “Менә әтиегез кайткач элә­гер әле”, – дип кенә әйтә иде. Лә­кин моңа карап кына бер әти дә баласына кул күтәрмәгән. Шәхсән мине әни күпме генә кисәтсә дә, әти бер тапкыр гына каешын салып бераз эләктереп алды. Юк, авыртсын дип түгел, хатам шулка­дәр зур булу сәбәпле, җәза чарасы иде бу. Динебездә дә балаларыгызны намазга өйрәтегез, намазын укымаса, сез аны кыйнагыз, диелә. Ничек дип сорагач, теш щеткасы белән кыйнарга кушканар. Аның белән зыян салып булмый. Бу шундый чара гына. Шуңа күрә диннән ерак булган кешеләр диндә кыйнау рөхсәт ителгән дип сөйлиләр. Бу дөрес түгел. Балага кул күтәргән әти-әни дөрес тәрбия бирмәгән һәм ул үз-үзенә кизәнгән булып чыга. Дөнья бик тиз әйләнә. Бәлки, балаларыбызга вакыт та җитмидер. Әти-әни көне буе эштә бит. Тик бүген балаларга дөрес тәрбия бирмәсәк, ул безгә картлык көнендә кире кайтачак. Бүген мәчеткә, балам кыйный, дип елап килүче әниләр шактый”.


Өч бала тәрбияләүче блогер-әни Гөлназ Гыйләҗева сүзләренә караганда, кул күтәрү әти-әнинең көчсезлеген аңлата. “Тәрбиялим дип, баланы кыерсыту бернинди нәтиҗә бирми. Бала каты сүзгә ияләшә, аны ишетми башлый. Торган саен тагын да акырыбрак әйтү ихтыяҗы барлыкка килә. Беренче бала белән күп нәрсәгә түземлек җитми иде. Хәзер елауларына да тынычрак карый башладым. Малайларга: “Ир-атлар еламый”, – дип әйтмим. “Төпчеккә юл бирегез”, – димим. Кыскасы, олыларның минем белән ничек сөйләшүен теләсәм, балалар белән дә шулай аралашырга тырышам. Мин  көчле әни булырга телим”.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 44, 22.03.2019/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр