ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 141, 26.09.2017/

“Ы” операциясе


Яз җиткәндә бөтен терек­лек дөньясы кебек балык­лар да мәш килә башлый: уылдык чәчәсе, “бала чыгарасы”, аларны исән-сау
үстерәсе бар... Балыклар белән бер­рәттән кайбер депутатлар­ның да мәшәкате арта. Күптән түгел парламенты­бызның экология, таби­гатьтән файдалану, агросә­нәгать һәм азык-төлек сәя­сәте комитетында судагы тереклекне саклау мәсьәлә­ләре буенча зур сөйләшү узды.

1-1

Шунысы бераз кызганыч: әлеге мәсьәләләрнең кайберләре тәки хәл ител­мичә елдан-елга, телдән-телгә күчеп бара һәм һаман чәйнәләгән бер балык башын хәтерләтә. Балык шул­кадәр кадерле ки, аның язмышы турында парламенттан тыш Министрлар Кабинеты, төрле министрлык­лар һәм ведомстволар, хәт­та киң җәмәгатьчелек тә кайгырта. Әмма, суда яшәү­че җан ияләренә кеше тормышындагы кебек “уңай мохит” тудырылып бетми әле.

 
Һәр елдагы кебек, быел да 15 апрельдән “Уылдык” (“Нерест”) дип аталган операция игълан итәчәкләр. Операциядә бик теләсә дә сөйләшә алмый торган балыклар һәм шыпырт кына, дәшми-тынмый гына үз эшләрен башкаручы браконьерлар да катнашасын белеп, аны “Операция-ы” дип атадык. Әмма, мәгълүм филь­мның геройлары өмет­ләнгәнчә, бу операция тавыш-тынсыз гына үтмәс. Чөнки балык язмышы турында шау-шу инде күптән башланды.


Комитет утырышында әйтүләренчә, мәсәлән, соң­гы елларда бездә чөгә балыгы (стерлядь) сан ягыннан 10 мәртәбә кимегән. Судагы балыкларны ничек саныйлардыр, белмим, әмма белгечләр саннарны һава­дан алмагандыр. Чөгәгә генә түгел, башка балык­ларга да “көн итү” кыенлаша, ди. Беренчедән, балыклар саны кимү елга төпләреннән файдалы казылмалар, ягъни, ком, вак таш чыгаруга бәйле. Балык тоту кагыйдәләре буенча Татарстан сулыкларында балыкларга кышлау өчен 4 чокыр, уылдык чәчү өчен 10 урын билгеләнгән. Әмма балык биләмәләре ком-таш чыгаручылар өчен билге­ләнгән җирләр белән тәң­гәл туры килә. Чөнки, алар лицензияне алданрак алганнар. Шау-шу килеп ком-таш чыгарган урыннар­да балыклар ничек кышласын да, ничек уылдык чәч­сен соң?


Ярый әле Экология министрлыгы тырышлыгы бе­лән Хөкүмәтебез карары үзгәртелеп, балыклар билә­мәләрендә шау-шулар тыелган, ягъни ком-таш чыгару эшләре чикләнгән.


Икенче сәбәп – сәнәгать предприятиеләренең су­лык­ларны пычратуы. Өчен­че­се – браконьерлар намусында. Әйтүләренчә, бездә законлы рәвештә ел саен 3,5 мең тонна балык тотыла, ә “законсыз балыклар” кү­ләме 3-5 тапкыр артык диләр. Узган ел браконьерларга каршы аяусыз көрәш нәтиҗәсендә 3115 җәтмә алынган, 1663 кеше административ җавапка тартылган, 34 җинаять эше ачылган. Әмма көрәш дәвам итәчәк. Чөнки, утырышта чыгыш ясаучылар әйтүенчә, беренчедән, бөтен сулык­ларга күз-колак булу мөмкин түгел. Бездә су өсте мәйданы 4382 кв. километр, һәм бер дәүләт инспекторына 313 кв. километр мәй­дан өчен җавап бирергә туры килә. Каян барысына да өлгерәсең? Ә штат арттырырга мөмкинлек юк. Шу­ның өстенә Татарстан­ның Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы хокук бозучыларны җавап­ка тарта алмый. Ягъни ан­ың балык тоту, судагы терек­лекне саклау өлкәсендә хокук бозуларны тикшерер­гә, җәза бирергә хакы юк. Болар барысы да Балыкчылык буенча федераль агентлык вәкаләтендә икән. Шуңа күрә утырышта катнашучылар кайбер вәкаләт­ләрне үзебезнең министрлыкка тапшырырга һәм үз чиратында министрлыкта өстә­мә штат булдырырга кирәк диләр. Хокук бозучыларга штраф күләмен арттырырга кирәк диючеләр дә булды. “Законсыз балык­лар” белән сәүдә итүне тыю хакында да сөйләш­теләр.


Хәер, бу мәсьәлә шулай ук ел саен күтәрелә. Муниципаль берәмлекләрдә бра­конерьерларны авыз­лык­лау өчен махсус комис­сияләр дә төзелде. Бу эшкә киң җәмәгатьчелекне тартырга да исәплиләр. Балык бу изге эшләрдән хәбәрдар булса, берсеннән-берсе матур тәкъдимнәрне ишетсә һәм, әлбәттә, теле булса, адәм баласына рәхмәтләр укыр иде. Әлбәттә, балык гомере санаулы инде ул, әмма аның шушы гомерне дә закон кысаларында, “ке­шечә” яшисе киләдер. Ә бит әлегә аларны кем теләсә – шул тота, яшәгән урынын агулый, үрчергә комачаулый. Балык халкын хәзергә вәгъдәләр белән күбрәк тынычландырабыз кебек әле. Мин дә бер-ике юату сүзе языйм инде. Беренчедән сезнең уылдык чәчү чорын, ягъни “Нерест” операциясе вакытын озайтып, үрчү өчен күбрәк мөмкинлекләр турында уйлаучылар да бар. Сез яшәгән сулыкларны чис­та тотарга да вәгъдә итә­ләр.


Икенчедән, сезнең гомерне кыйбатрак бәяләмәк­челәр. Ягъни сезне законсыз тотучыларга штраф кү­ләмен арттырмакчылар.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 40, 21.03.2017/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр