ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 69, 19.05.2018/

//

Үзәкләрне күзәттек

 

Бүредән курыксаң, урманга бармыйсың. Кемероводагы фаҗигадән соң сәүдә үзәкләре бушап калмады. Җитмәсә, бу көннәрдә мәктәп укучылары да каникулда. Калада яшәүче ата-ананың ничек тә баласының күңелен күрәсе килә. Әмма ял дип баш ташламыйлар. “ВТ” хәбәрчеләре башкаладагы берничә сәүдә үзәгенә баргач, әнә шуңа инанып кайтты.

1-1
gazeta.ru

 

Минем өчен борчылмагыз...

“Мега” сәүдә үзәгенең уен мәйданчыгы бала-чага белән тулган. Бәләкәчләр таудан шуа, шарлар ыргытып уйный. Шөкер, өл­кәннәр гаебе белән килеп чыккан фаҗига аларга тимәгән. “Кы­зыбыз­ның каникулын Казанда үткәрергә булдык. Бирегә көн­дезге сәгать уникедә килгән идек, инде менә төн якынлаша. Дөньябызны бөтен­ләй онытканбыз, – ди Коми Республикасыннан килгән Светлана һәм шунда ук җитди мәсьәләгә күчә. – 1990 нчы елларда безнең Ухта шә­һәрендә дә сәүдә үзәге янып, балалар һәлак булган иде. Кайда гына барсам да, чыгу юлларына игътибар итәм”. Ә Гүзәлгә эне­кәше ике сабыен ияртеп җибәр­гән. “Кызчык­лар белән атнага бер мәртәбә бирегә киләбез. Туганнарым балаларын миңа ышанып җибәрә. Аларны ташлап беркая да китмим. Монда йөрүе куркыныч түгел”, – ди Гүзәл Габидуллина.


Башка вакытта ваемсыз күренгән яшьләрнең дә соңгы вакыйгалардан соң тормышка карашы үзгәргән. “Сәүдә үзәгенә килеп керүгә эвакуация планы янына туктадык. Менә хәзер чыгу юлларын яхшылап барлыйбыз. Кемерово фаҗигасеннән соң шикләнә башладык. “Мега”да куркыныч дип уйламыйбыз. Ә менә “Фан-24” клубыннан чыгу җиңел булмаячак. Анда бер генә ишек бар дип беләбез”, – ди Нурлат кызы Зилә Мөгыйнова.


Тагын берничә кешене туктатып, гадәттән тыш хәлләргә ни дәрәҗәдә әзер булулары турында кызыксындык. Ык-мык килеп узып китүчеләр дә, фаҗигадән йөгереп котылырга теләгәннәр дә бар. Бик сирәкләр генә югарыда күрсәтел­гән яшел уклар буенча барачагын белә. Әмма өлкәннәр саклык мәсьәләсенә яшьләргә караганда җитдирәк карый. 60 яшьлек Фә­ридә Илалова сәүдә йортына көн саен йөри икән. “Мин кыйммәтле кием яратам. Шуңа күрә көн саен, ташлама эзләп, кибеттән-кибеткә йөрим. Үлемтеккә дигән акчаны тота башладым инде. Әле үләргә җыенмыйм. Минем өчен борчылмагыз, ничек чыгасымны беләм. Барлык сакчылар таныш. Иминлек мәсьәләсен көн саен күтәрергә кирәк. Алайса, бер фаҗига булгач, борчылган булалар да тагын оныталар”, – ди ул.


Кафеда эшләүче Елена Воронованы эшкә урнаштырганда барлык кагыйдәләр белән таныштырганнар. Шуңа күрә ул үзен тыныч тота. Биредә сакчы булып эшләүче Алмаз Камилов күптән түгел иминлек буенча имтиханын “4ле”гә тапшырган. Ул “Мега”да 20гә якын ишек булуын, запас ишекләрнең ничек ачылуы турында сөйләде. “Запас ишек­ләр төймәгә баскач ачыла. Әгәр дә ут сүнсә яки берәр хәл булса, ул автомат рәвештә ачыла. Борчылмагыз, бу эш белән өч кеше шөгыльләнә”, – диде ул.

Күрәчәгең булса...

XL сәүдә үзәгендәге балалар мәйданчыгында кеше күп дип әйтеп булмый, әмма күңел ачарга килүчеләр юк түгел. Сабыйлары биредә уйнаганны әти-әниләр читтә көтеп тора. Балаларын кулыннан җибәрмәүчеләр дә бар. “Өйдә куркып ятып булмый инде. Әби элек сөйли иде. Берәү суга батасың дигәч, мич башына менеп яткан. Әмма табактагы суга тончыгып үлгән, ди иде. Коткыга бирелмәдек, бар да Аллаһы Тәгалә кулында. Әмма күңел әрни. Балалар кызганыч” , – ди биш баласын ияртеп килгән Гөлнара ханым. Ярый янәшәсен­дә ире дә бар.


“Кече кызыбыз инде биш көн елый. Сыйныфташлары җибәр­гән куркыныч фотосурәтләр, видеоязмалар эзсез калмады. Моңа кадәр кинога яки башка җиргә ял итәргә баруны сорап аптыраткан бала хәзер башка фикердә. Башы бераз ял итсен дип, бирегә көчкә алып килдек”, – дип сүзгә кушыла Зилә ханым.


Хатын-кыз хискә бирелгән арада, ир-атлар иминлек хакында шулкадәр сөйләп тә, ким­че­лекләр күп булганга аптырый. “Мин бер оешмада эшлим. Күп­тән түгел безнекеләр күп катлы йортны кулланышка тапшырды. Тикшерү эше 15 минутта тәмам­ланды. Мин белгеч түгел, әмма үзем ул йортта яшәмәс идем”, – ди Рамил әфәнде.


Сәүдә үзәгендә кат саен сакчылар кизү тора. Запас чыгу юллары да бар. Ишекләре ачыла. Шул арада яныма бер ир-ат та килеп чыкты. “Чыгу юлын эзлисезме?” – ди бу. Баскыч буйлап җәяүләп төшәргә булдым. Янгынга каршы куела торган җиңсәләр дә бар, ут сүндерү өчен күбек баллоны да куелган.

Ачык ишекләр көне

“Парк Хаус” сәүдә үзәгенә матәм көнне бардык. Бер караганда, бар да элеккечә кебек, шул ук вакытта нәрсәдер үзгәргән дә. Тик нәрсә икәнен ишектән үткәч үк аңлап булмый әле. Музыка уйнамый, рекламаны да тавышын кысып кына әйләндерәләр. Сәүдә үзәгендә аяк атлау тавышы һәм кеше­ләрнең үзара гәп куертуы ишетелеп-ишетелеп китә. Шунысы кызык, тынлыкка хезмәт­кәрләр дә күнекмәгән, сүзләрен кычкырып-кычкырып әйтеп куялар. Шунда мәгълүмат тарату постында торучы егетнең, һич югы бүген балаларын карасалар ни була, дигәне колакка эленеп кала. Баксаң, бер бала әти-әнисен таба алмый икән.


Азык-төлек кибете. Халыкны аз дип әйтеп булмый. Бер төркем яшүсмер әрҗәләренә сок белән коры-сары тутыра. Каникул көн­нәре бит, аулак өйгә җыена­лар­дыр. Кечкенә балаларын иярт­кән кешеләр дә күп. Берзаман үземә эндәшкәннәрен ише­тәм. Бергә укыган курсташым икән. Ике баласы, ире белән Сабадан ук килгән. “Каникул көннәре бит, бер җилләнеп кайтыйк”, – дим. Кемерово фаҗигасеме? Аллага тапшырган инде. Куркыта дип өйдә генә дә ятып булмый. Барысы да Ходай кулында... Үзең уйлап кара, авыл кешесе тагын кая барсын? Монда кинотеатры да, уен-муены да, тәмле әйбере, кием-салымы да бер урында”, – ди ул.


Икенче каттагы уен зонасында сабыйлар батутта, пластик шарлы бассейннарда сикерешә. Төркем-төркем булып мәктәп балалары үтә. Кәефләре күтәренке, уйныйлар. Хәзмәткәрләр гадәт­тәгедән уяу кебек тоела. Кибет сакчылары да атлаган саен. Бер-бер хәл булса, кая барырга дип күрсәткечләрне барлыйм. Һәр ун метр саен диярлек схема элен­гән. Запас ишекләр ачыламы? Берсенә якынлашам, ул эчке яктан ачылып китә һәм МЧС хезмәткәре килеп чыга. Икенче запас ишекне эзләп китәм, шунда ук артымнан сакчылардан бер­сенең ияргәнен сизәм. Биредә бүген сынау эвакуациясе уздыралар икән. Өйрәнгәндә ачылган ишекләр башка вакытта да ябылмасын иде.


Сәрия Мифтахова, Гөлгенә Шиһапова, Гөлинә Гыймадова

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 44, 30.03.2018/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!