ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 85, 22.06.2018/

//

Татарстан Президенты Рөс­тәм Миңнеханов Казанның епар­­хия идарәсе бинасында Татарстан митрополиясе архиерейлары белән очрашты.

 

Республика җитәкчесе руханиларны Раш­туа белән котлап, өч епархиягә автомобиль ачкычлары тапшырды.  “Лада Ларгус” җиңел авто­мо­бильләре епархияләр каршында эшләп килүче хәйрия оеш­­ма­лары ихтыяҗлары өчен билгелән­гән.  Р.Миңнеханов төбәктә ты­ныч­лык-татулыкны саклауга, үз­ара аңла­шуга керткән өлеше өчен Рус Православие чиркәве вәкил­лә­ренә рәх­мәт белдерде.  Очрашуда Татарстан митрополиясе архиерейлары социаль хезмәт итү, шулай ук мәгариф һәм мәдәният өлкәлә­рендәге планнары һәм проектлары белән уртаклашты. Очрашу ба­ры­шында шулай ук ТР Православие җә­мә­гать­челегенең III форумында күтә­релгән мәсьәләләр каралды.      
***
ТР Президенты Рөстәм Миң­­неханов кичә эшлекле визит бе­лән Төркиядә булды. Би­редә ул илнең иң зур ташкүмер электр станциясе – “Ятаган” ТЭЦы белән танышты. 

 

Президентның Төркиягә сә­фәренең максаты нәкъ менә энергетика объектларының эше белән танышу. Моңа бәйле рә­вештә ул, Ятаган районыннан тыш, Мугла провин­ция­сендәге ТЭЦ һәм кайбер башка объектларны карады. Р.Миңнеханов эшлек­ле визиты барышында Төркия­нең кайбер компанияләре башлыклары, шулай ук дәүләт хакимияте органнары вәкилләре белән оч­раш­ты.
***
Кичә республика парламентында ТР җәмәгать судьяларына таныклыклар тапшыру тантанасы булып узды. Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәм­мәт­шин 13 җәмәгать судьясына танык­лык тапшырды. 

 

Ф.Мө­хәм­мәтшин сәламләү сү­зендә республикада 188 җәмә­гать судьясы эшчәнлек алып баруын билгеләп үтте. “Киеренке шартларга карамастан, алар сыйфатлы эшли”, – дип басым ясап әйтте парламент башлыгы. – Судья булу – бик зур рухи һәм психологик йөк. Сез­дән тормышны, кеше­ләр­нең психологиясен белү таләп ите­лә. Җәмәгать судьялары вазыйфасында фәкать югары дәрәҗәдә әзерлекле, профессиональ, намуслы кешеләр генә эшли дип уйлыйм”, – диде Дәүләт Советы Рәисе.
***
Бүген – Россия Федера­ция­се­нең Прокуратура хезмәткәре кө­не. Бу уңайдан ТР прокуратура органнары хезмәткәрләре һәм ветераннарын редакциябез аша Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин котлады. 

 

“Илебез прокуратурасы һәр­­вакыт дәүләтнең көчен һәм гаделлеген гәүдәләндереп килә, – диелә котлауда. – Гражданнарның социаль хокукларын һәм икътисадый ирекләрен, дәүләтнең законлы мән­фәгатьләрен саклау­ның сыйфаты сезнең хезмәткә ту­ры­дан-туры бәйле. Бу хезмәт югары дәрә­җәдә һөнәри һәм шәхсән сыйфатлар, зур тәвәкәллек таләп итә. Авыр, әмма игелекле хез­мәтегез өчен рәхмәт белдерәм. ТР прокуратура органнарының барлык хез­мәт­кәрләре һәм ветераннарына нык сәламәтлек, иминлек һәм алга таба нәтиҗәле эшчәнлек телим”.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 3, 12.01.2018/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр