ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 118, 18.08.2018/

“Ничек шулкадәр оятсыз булырга!”

 

Балык башыннан чери. Татарстанда Коррупциягә каршы көрәш эшен җайга салу комиссиясе утырышында респуб­ликаның сәламәтлек сак­лау тармагындагы хәлләр турында сөйләгәндә әнә шундый фикер җиткерделәр. Баксаң, респуб­лика хастаханәләрендә табиб­лар шул дәрәҗәдә акча эшләргә остарып беткән ки, ир-атларга гинекология тикшерүе үткәрә башлаган. Көләргә дә, еларга да белмәссең!

2-2
Утырышны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов алып барды. Билгеле булганча, хәзер тү­рәләр керемнәре турында шәхсән республика башлыгы алдында хисап тота. Президент әйтүенчә, бу – федераль канун таләбе һәм аны үтәмичә ярамый. Республика башлыгы дек­ларацияләр тапшыру кампаниясе чорында җибәрелгән хаталар саны күп булуын да искәртте. Аның әйтүенчә, ялгышларның 90 проценты чамасы игътибарсызлык аркасында киткән. “Керемнәре турында хисап тотучыларның 5–10 проценты гына нидер яшереп калырга тели дип уйлыйм”, – ди Рөстәм Миң­неханов. Республика башлыгы мән­фәгатьләр бәрелеше, аерым алганда, туганыңны эшкә алу мәсьә­лә­сенә дә тукталды. “Арада ниндидер туганлык мөнәсәбәт­ләре бар икән – моны рәсми рә­вештә теркәргә кирәк, без дә белеп торырга тиеш. Бу соңыннан, ул-бу була калса, сезгә дәгъва булмасын өчен кирәк. Республика ул дәрә­җәдә үк зур түгел”, – ди Президент.


Узган ел нәтиҗәләре буенча, югары дәрәҗәдәге 9 түрәгә җәза белдерелгән, 370 дәүләт һәм муниципаль хезмәткәр җаваплылыкка тартылган. Рөстәм Миңнеханов кү­зәтүче органнарның эшен югары бәяләде. Былтыр прокуратура кор­руп­циягә каршы канунны бозуның 2 мең 500 очрагын ачыклаган. Барлыгы 50 кешене административ җаваплылыкка тартканнар. “Канун бозу очракларының бу кадәр күп булуы – дәүләт органнары һәм җир­ле үзидарәләрнең тиешенчә эшлә­мәве нәтиҗәсе”, – диде республика башлыгы. Барыннан да бигрәк дәүләт сатып алулары, муниципаль милек, аукционнар кебек юнәлеш­ләрдә проблемалар күб­рәк. Кор­руп­­циягә каршы көрәш юнәлешен­дә артта сөйрәлүче башкарма хакимият органнарын да атадылар. Болар – республиканың Сәламәтлек саклау, Мәгариф һәм фән министрлыклары һәм Министрлар Кабинеты аппараты. Шулай ук Балтач, Балык Бистәсе һәм Тукай районнары “кара исемлек”кә эләк­кән.


Түрәләрнең ябык ишекләре артында ниләр майтарып ятуын да сөйләделәр. Элеккеге сәламәтлек саклау министры Гадел Вафинга барыннан да күбрәк эләкте. “Элеккеге министр шактый вакыт тармакны җитәкләү белән беррәттән, медицина университетында кафедра җитәкчесе вазифасын да башкарган. Ул төп эшенә зыян салып, берь­юлы ике урында эшләгән. Бу гына да түгел, элеккеге министр кафедрага министрлык вәкилләрен эшкә алган, вазифаларны бүлгән, ягъни җитәкчелек итү функция­ләрен башкарган”, – ди Президент аппаратының коррупциягә каршы көрәш идарәсе җитәкчесе Марс Бәдретдинов. Тикшерү барышында Татарстан Сәламәтлек саклау ми­нистрлыгының вузга максатчан программа буенча студентлар кабул итүе дә ачыкланган. Юк, БДИ нәтиҗәләре буенча түгел, булачак табибларны әти-әниләренең кем булуына карап сайлаганнар. Марс Бәдретдинов әйтүенчә, министр­лыкның коррупциягә каршы кө­рәш комиссиясе тиешле дәрәҗәдә эшләмәгән. Алар закон бозу очрак­ларына күз йомган.
(Ахыры 5 нче биттә.)“Шул дәрәҗәдә оятсыз булырга кирәк бит!”
Балык башыннан чери. Татарстанда Коррупциягә каршы көрәш эшен җайга салу комиссиясе утырышында республиканың сәламәтлек саклау тармагындагы хәлләр турында сөйләгәндә әнә шундый фикер җиткерделәр. Баксаң, республика хастаханәләрендә табиблар шул дәрәҗәдә акча эшләргә остарып беткән ки, ир-атларга гинекология тикшерүе үткәрә башлаган. Көләргә дә, еларга да белмәссең!
Утырышны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов алып барды. Иң элек республика башлыгы чарада катнашкан Татарстан Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиевкә мөрәҗәгать итеп, Изге Болгарда “Кол Гали” кунакханә комплексы төзелешен караганда алган тәэсирләре белән уртаклашты: “Бик әйбәт килеп чыга, бик матур. Болгарга ял итәргә барырга әзерләнегез. Бернинди Гарәп Әмирлекләре дә кирәкми. Идел дә, биш йолдызлы кунакханә дә бар”, – диде ул. Аннары сүзен коррупциягә каршы көрәш мәсьәләсе буенча дәвам итте. Билгеле булганча, хәзер түрәләр керемнәре турында шәхсән республика башлыгы алдында хисап тота. Президент әйтүенчә, бу – федераль канун таләбе һәм аны үтәмичә ярамый. Республика башлыгы декларацияләр тапшыру кампаниясе чорында җибәрелгән хаталар саны күп булуын да искәртте. Аның әйтүенчә, ялгышларның 90 проценты чамасы игътибарсызлык аркасында киткән. “Керемнәре турында хисап тотучыларның 5–10 проценты гына нидер яшереп калырга тели дип уйлыйм”, – ди Рөстәм Миңнеханов.  Республика башлыгы мәнфәгатьләр бәрелеше, аерым алганда, туганыңны эшкә алу мәсьәләсенә дә тукталды. “Арада ниндидер туганлык мөнәсәбәтләре бар икән –  моны рәсми рәвештә теркәргә кирәк, без дә белеп торырга тиеш. Бу соңыннан, ул-бу була калса, сезгә дәгъва булмасын өчен кирәк. Республика ул дәрәҗәдә үк зур түгел”, – ди Президент.
Узган ел нәтиҗәләре буенча, югары дәрәҗәдәге 9 түрәгә җәза белдерелгән, 370 дәүләт һәм муниципаль хезмәткәр җаваплылыкка тартылган. Рөстәм Миңнеханов күзәтүче органнарның эшен югары бәяләде. Былтыр прокуратура коррупциягә каршы канунны бозуның 2 мең 500 очрагын ачыклаган. Барлыгы 50 кешене административ җаваплылыкка тартканнар. “Канун бозу очракларының бу кадәр күп булуы – дәүләт органнары һәм җирле үзидарәләрнең тиешенчә эшләмәве нәтиҗәсе”, – диде республика башлыгы. Барыннан да бигрәк дәүләт сатып алулары, муниципаль милек, аукционнар кебек юнәлешләрдә проблемалар күбрәк. Коррупциягә каршы көрәш юнәлешендә артта сөйрәлүче башкарма хакимият органнарын да атадылар. Болар – республиканың Сәламәтлек саклау, Мәгариф һәм фән министрлыклары һәм Министрлар Кабинеты аппараты. Шулай ук Балтач, Балык Бистәсе һәм Тукай районнары “кара исемлек”кә эләккән.


Түрәләрнең ябык ишекләре артында ниләр майтарып ятуын да сөйләделәр. Элеккеге сәламәтлек саклау министры Гадел Вафинга барыннан да күбрәк эләкте. “Элеккеге министр шактый вакыт тармакны җитәкләү белән беррәттән, медицина университетында кафедра җитәкчесе вазифасын да башкарган. Ул төп эшенә зыян салып, берьюлы ике урында эшләгән. Бу гына да түгел, элеккеге министр кафедрага министрлык вәкилләрен эшкә алган, вазифаларны бүлгән, ягъни җитәкчелек итү функцияләрен башкарган”, – ди Президент аппаратының коррупциягә каршы көрәш идарәсе җитәкчесе Марс Бәдретдинов. Тикшерү барышында Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының вузга максатчан программа буенча студентлар кабул итүе дә ачыкланган. Юк, БДИ нәтиҗәләре буенча түгел, булачак табибларны әти-әниләренең кем булуына карап сайлаганнар. Марс Бәдретдинов әйтүенчә, министрлыкның коррупциягә каршы көрәш комиссиясе тиешле дәрәҗәдә эшләмәгән. Алар закон бозу очракларына күз йомган. “Мондый хәлләргә вакытында чик куелмау аркасында, канун бозу очракларының берсе буенча җи­наять эше кузгатылды һәм зур фа­җига килеп чыкты, – дип министр урынбасары Елена Шиш­ма­ре­ва­ның үлемен искә алды ул. – Моны булдырмыйча калырга да мөмкин иде”.


Балык башыннан ук черек булгач, шәһәр һәм район хастаханә­лә­рендәге хәлләрне дә чамалап була.  “Документлар нигезендә, 2012 елда Түбән Кама район үзәк хастаханә­сен­дә 11 мең кеше медицина тик­ше­ренүе узган. Моның өчен 12 миллион сумнан артык акча тү­ләнгән. Тик документларны өйрәнү барышында документларның дө­реслеккә туры килмәве ачыкланды”, – ди Марс Бәдретдинов. Йә булмаган кешеләрнең исем-фамилия­ләрен язып куйганнар, йә ир-ат­ларны гинеколог һәм маммологта тикшеренү үткәргәннәр. Бер меңгә якын кеше әнә шундый тикшеренү узган. “Ничек шулкадәр оятсыз булырга!” – дип гаҗәпләнде Марс Бәдретдинов.


Быелның мартында хокук сак­лау органнары игътибары үзәгенә эләккән Республика клиник-оф­таль­мология хастаханәсе турында да искә алдылар. Билгеле булганча, дәвалау учреждениесенең баш табибы Айрат Әмиров башта эшеннән читләштерелде, аннары үз теләге белән эштән китте. “Коррупцион схемалар һәм арадашчы оешмалар хезмәтеннән файдаланып, линзаларны җитештерүченекеннән бер ярым тапкыр диярлек кыйммәтрәк бәягә сатып алганнар”, – ди Марс Бәдретдинов. Соңгы ике елда хастаханә шундый дүрт меңнән артык линза алган. Бәяләр кыйммәт булгач, бушлай дәвалануга чират торучылар саны ике елдан да күбрәккә сузылган. Бүген 18 мең кеше операцияне көтә. Хәер, тикше­рүчеләрнең чиратта торучыларга да сораулары җитәрлек. Исемлектә үз хисабына операция ясатучылар да, инде фани дөньяга күчүчеләр дә бар, ди. Утырышта республиканың Мәгариф һәм фән, Мәдәният министрлыкларын да тәнкыйтьләде­ләр.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 69, 18.05.2018/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Казан мәктәпләрендә башлангыч сыйныфлар, математика, урыс теле һәм физика укытучылары җитми

 

Укытучылар табылмаган очракта, башка мөгаллимнәргә өстәмә сәгатьләр биреләчәк.

В Казани в преддверии нового учебного года не хватает 50 учителей начальных классов, 20 учителей математики, 10 учителей русского языка и 6 учителей физики. Об этом на деловом понедельнике рассказал начальник Управления образования исполкома Ильнар Хидиятов.

«В масштабах города это не такая большая цифра», — отметил Хидиятов.

По словам главы управления, до конца августа на эти вакансии будут приглашать новых людей, но если их не удастся закрыть, то нехватку будут компенсировать за счет увеличения нагрузки у имеющихся учителей.

 

Подробнее: https://www.tatar-inform.ru/news/2018/08/20/623340/

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр