ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 118, 18.08.2018/

//

Җәен мәктәпкә йөрү кирәкме?

 

Мәскәү мәктәпләренә дүрт чирек кенә җитми башлаган. Барлыгы 130 мәктәптә укулар җәй көне дә дәвам итәчәк. Дөрес, анда теләге булганнарны гына чакыралар. 7-14 яшьлек укучылар төрле фәннәрдән белемнәрен ныгыта, экскурсияләргә йөри алачак. Җәйге ялның бер төреме бу, әллә начар укучылардан котылу чарасымы? Сез ничек уйлыйсыз, бишенче чирек кирәкме?

3-1

Радик Хәбиров, “Ел укытучысы – 2018” бәйгесе җиңүчесе, Казандагы 1 нче гимназиянең физика укытучысы:

 
– Белемне һәрвакыт туплап торырга кирәк дип саныйм. Ләкин балаларның җәйге ялы вакытында түгел. Яз җитүгә аларда уку теләге кими башлый. Ә бишенче чирек катлаулы булмаячак дип аңлыйм. Өстәвенә ул ирекле. Төрле мастер-класслар, экскурсияләр һәм башка кызыклы чараларга бай булганда зыяны юк.


Мөнирә Әнвәрова, республика олимпиада үзәге методисты:

 
– Әти-әниләргә җәен балаларын куярга урын булмаудан туган шаукым бу. Бездә исә җәйге ял киң таралган. Май аенда олим­пиада үзәгендә сәләтле балалар өчен смена оештырыла. Кайбер илләрдә хәтта өй эше бирмәгәндә мондый чирек булдыру кирәкме икән? Җәйге чорда балаларны контрольдә тоту өчен оештырылган очракта хуп­лыйм. Мәктәпләрдә начар укучылар белән укытучылар уку елы дәвамында эшләргә тиеш. Га­дәттә, сәләтле балаларга игътибар бирелә. Надан балалар юк ул. Алар бары укуның мәгънәсен аңламый. Мин үз баламны бишенче чиреккә калдырмас идем.

 
Диләрә Бәширова, “Ел студенты” бәйгесе җиңүчесе:

 
– Миң моңа уңай карыйм. Чөнки уку ирекле булачак. Каникулдан соң балаларның бер­нәрсә хәтерләми торган гадәте бар. Искә төшерү өчен күпмедер вакыт кирәк. Ә бишенче чирек моны тотрыклы итеп сакларга булышачак. Укуда калышкан балалар өчен файдасы зур булыр дип уйлыйм. Аларга өстәмә шөгыльләнергә җай чыга бит.

 
Мәлик Сабирҗанов, психолог:

 
– Соңгы вакытта әти-әниләр, мәктәп программасы катлауланды, дип зарын белдерә. Кешегә ял да кирәк. Элек шәһәр мәк­тәп­ләрендә мәҗбүри лагерьлар бар иде. Өстәмә чирекне балаларны урам тәрбиясеннән йолып калу өчен кертәләр дип уйлыйм. Бүген үсмерләргә контроль югалды. Ахыр чиктә алар өйдә, мәктәптә бирелмәгән нәрсәне урамнан эзли башлый. Укучылар белән бишенче чиректә түгел, уку про­цесcында эшләргә ирәк. Тәрбиягә моның белән генә ирешеп булмый. Әгәр башка мәк­тәпләрдә дә бишенче чирекне кертә башласалар, әти-әниләр моңа каршы чыгачак. Җәен кабат парта артына әйлә­неп кайту файда бирми, минемчә. Җәй ул – ял итәр өчен. Бу вакытта хәрәкәт­ләнергә, физик эш белән шөгыль­ләнергә кирәк.

 
Ильмира Нәгыймова, җырчы, ике бала анасы:

 
– Болай да мәктәптә уку катлаулы хәзер. Ватсапта да әти-әниләр, өй эшләре авыр, төнге сәгать 11гә кадәр эшлибез, дип язалар. Артыгын барыбер белеп булмый. Без укыганда программа алай авыр түгел иде әле. Шөкер, үзебезгә кирәген саный, яза беләбез, тормышта югалып калмыйбыз. Әле балаларыбыз кечкенә. Өстәмә чирек кирәк түгел.

 
Ришат Минһаҗев, Биектау районының Ямаширмә мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы:

 
– Җәй көне укуга мин бө­тенләй риза түгел. Болай да чыгарылыш имтиханына әзерләнеп, көзге, язгы каникулларны күр­мәдек. Сынау имтиханнары тапшырдык. Исән-сау имтихан тапшырсам, көллияткә укырга керергә җыенам. Коткаручы буласым килә. БДИ куркыта, шуңа күрә мәктәптән китәргә булдым. Укый-укый балалар арып бетә. Җәй көне барысы да рәхәтләнеп ял итсен иде.

 
Динар Шәмсетдинов, Казандагы IT-лицейның тарих укытучысы, тарих фәннәре кандидаты:

 
– Мин яңалык кертүгә каршы түгел. Ләкин башта аның белем бирү оешмасына туры килү-килмәвен тикшерергә кирәк. Хәзерге вакытта укыту системасы катлаулы, төрле мәктәпләр бар. Аңлавымча, бишенче чирек мәҗбүри булмаячак. Нинди норматив документларга нигезлә­неп эшләячәкләре, билгеләр кую-куймау системасы аңла­шылып бетми. Яисә ул җәйге лагерь тибында булачакмы? Балаларга закон буенча ике ай каникул каралган. Шуңа күрә җәйнең бер ае моны эшләргә мөмкинлек бирә. Төрле  типтагы мәктәпләр­не болай гына искә алмадым. Мәсәлән, интернат-мәктәпләрдә ерак җирләрдән килгән балалар бар. Алар әти-әниләре белән сирәк күрешә. Эштә булган әти-әниләр өчен бу бик кулай булачак. Шул ук вакытта, әти-әни тәрбиясе укытучыга караганда күпкә мөһимрәк. Каникул вакытында авылга кайтып, әби-ба­басына булышу, бергәләп экс­курсиягә йөрү, җиләк, гөмбә җы­ярга бару җәйне мәктәптә уздыруга караганда күпкә отышлырак дип саныйм.

 

”ВТ”ның кайнар линиясе

 

Сорау юллаучылар игътибарына! ”ВТ” ның кайнар линиясе көн саен бик күп мөрәҗәгать кабул итә. Үзегезне борчыган сорауларны 8843 222-09-67, 222-09-70 һәм 89872076910 телефон номерларына шалтыратып юллый аласыз. Телефон аша гына җиткереп булмаган очракта Казан шәһәре, Академия урамы, 2 нче йорт яки info@­vatantat.ru электрон адре­сына аңлаешлы итеп хат язып салыгыз.

 

Субсидия тиеш түгелме?

 

Мин – пенсионер. Энемнең йортында яшим. Анда теркәлеп кенә торам. Хуҗасы булмасам да, коммуналь хезмәтләр түләгәндә ташлама ясамаслармы?

 
Гөлфия

 

Коммуналь хезмәт­ләр­гә субсидия алыр өчен йорт­ның хуҗасы булу-булмау ки­рәк түгел. Әгәр сезнең айлык керемегез аз икән, әл­бәттә, субсидия тиеш. Әмма аны алу өчен кулыгызда энегез белән тө­зелгән найм килешүе булырга тиеш.

 

Даруны нишләп бирмиләр?

 

Миңа аена сигез төрле дару бирергә тиешләр. Әмма миңа аларның дүртесен генә бирәләр. Миңа дигән барлык даруны да ник бирмиләр икән?

 
Галимҗан Ишмөхәммәтов.

Аксубай районы

 

Сорауга Татарстан Сә­ламәтлек саклау министр­лыгының фармация буенча идарә башлыгы А.О.По­ло­­гов җавап бирә:

 
– “Таттехмедфарм” мәгъ­лүматы буенча, Г. Ш. Ишмө­хә­м­мәтов 2018 елның 1 гыйн­­варыннан 24 апрельгә кадәр 45 номерлы район дару­ха­нәсе аша 39 түләүсез рецепт буенча дарулар бе­лән тәэ­мин ителде. Рос­сия­нең Сәла­мәтлек сак­лау министрлыгы боерыгына туры китереп, берьюлы бер пациентка бер тәүлек дә­ва­мында – биш, бер ай эчен­дә ун исемнән күбрәк дару препаратларын билге­ләү бары тик табиблар комиссиясе карары белән генә башкарыла. Г.Ш. Иш­­мө­хә­ммә­тов­ка даруларны табиблар авы­ру­­ларының клиник күре­неш­ләренә карап билгеләнгән.

 

Йөз меңне ничек алырга?

 

Сеңлем Арча районының бер авылында яши. Күптән түгел өченче баласын тапты. Икенчесе өчен Ана капиталы акчасын алган иде инде. Әле менә тагын бер яңалык – быелдан йөз мең бирәләр икән дип ишеттек. Бу – дөрес хәбәрме, аны алыр өчен нинди документлар кирәк?

 
Гөлчәчәк

 

2018 елның 1 гыйнварыннан авыл җирендә яшәү­че әни­ләргә бер тапкыр би­релә торган түләү акчасы бил­ге­лән­де. Беренче баласын 25 яшь тулганчы тапкан хатын-кызларга – 50 мең сум, 29 яше тулганчы өчен­чесен алып кайт­каннарга 100 мең сум акча түләнә. Акчаны алу өчен кайбер шартлар бар. Бала­ның 2018 ел­ның 1 гыйнварыннан соң тууы, әни дә, бала да РФ гражданнары, әни­се­нең авыл җи­рендә өч ел яшә­ве кирәк. Бала туганнан соң алты ай эчендә мөрәҗә­гать итәсе. Акчаны алу өчен паспорт, ба­ланың туу турындагы таныклыгы, банкта ачылган исәп-хисап счетын ачу кирәк.

 

“Мәйдан” каналы бетәме?

 

Өебездә көн-төн “Мәйдан” каналы эшләп тора. Озакламый бу канал бетә икән дип ишеттем. Янәсе, ТНВга кушалар. Бу хәбәр дөресме?

 
Кәүсәрия апагыз

 

“Мәйдан” каналы “ТНВ”­га кушылачак. Бу хакта “Яңа Гасыр” телерадиокомпаниясе җитәкчесе Илшат Әми­нов җиткерде.“Мәйдан” каналы да безгә кушылды. Безгә һәр­вакыт: “Сездә җырлыйлар да, бииләр генә”, – дип әй­тәләр иде. Менә хәзер җыр-биюләр “Мәйдан”да, ә “Татарстан – ”Яңа Гасыр”да күб­рәк икенче төрле программалар булачак”, – диде ул.

 

Нигә күз йомалар?

 

Районыбызда чистарту ике айлыгы кысаларында бик күп эшләр башкарыла. Капка төпләре, урамнар чистартылды. Әмма арабызда намуссыз кешеләр дә бар икән. Чепья авылының Пионер урамы, 17 нче йортында яшәүчеләр канализация калдыкларын төнлә урамга агызып яталар. Бу хакта җирле җитәкчеләргә әйтсәң дә, файдасы юк. Экологиягә зыян килгәндә, алар ни өчен күз йома?

 
Гөлсинә Животникова.
Балтач районы, Чепья авылы

 

Әлеге сорауга Чепья авыл җирлеге башлыгы Азат Нотфуллин җавап бирде:
– Бу хакта безгә хәбәр иттеләр. Әлеге йорт янына килеп, андагы хәлләрне фотога төшереп алмакчы булдык. Әмма без килгәндә бернинди ис тә, аккан пычрак та юк иде. Әлеге йорт Бөек Ватан сугышында катнашкан ветеранның тол хатынына салынып бирелде. Ул аны олы улына яздырткан. Улы исә кайтып-китеп йөри. Әлегә әнилә­рен дә Казанга алып кит­кән­нәр. Кайткан вакытларын туры китереп сөйлә­шербез.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 68, 18.05.2018/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Казан мәктәпләрендә башлангыч сыйныфлар, математика, урыс теле һәм физика укытучылары җитми

 

Укытучылар табылмаган очракта, башка мөгаллимнәргә өстәмә сәгатьләр биреләчәк.

В Казани в преддверии нового учебного года не хватает 50 учителей начальных классов, 20 учителей математики, 10 учителей русского языка и 6 учителей физики. Об этом на деловом понедельнике рассказал начальник Управления образования исполкома Ильнар Хидиятов.

«В масштабах города это не такая большая цифра», — отметил Хидиятов.

По словам главы управления, до конца августа на эти вакансии будут приглашать новых людей, но если их не удастся закрыть, то нехватку будут компенсировать за счет увеличения нагрузки у имеющихся учителей.

 

Подробнее: https://www.tatar-inform.ru/news/2018/08/20/623340/

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр