Ватаным Татарстан   /№ 104, 14.07.2017/


Бу дөнья әкият түгел

 

Россия статистика комитеты мәгълүматлары буенча, 1 мең өйләнешүченең уртача 600е аерылыша. Татарстанда да шулай: законлы гаилә коручылар кими, аерылышучылар арта. Ә мөселман гаиләләре арасында ничек икән, нинди сәбәпләр аерылышуга китерә, талак әйт­кәч, хатынны кире кайтарып буламы? Бу хакта Казанның Нагорный бистәсендәге “Иман нуры” мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Закиров белән әңгәмә кордык.

i1
– Яшьләр кавышканда никах укыйбыз. Ә аерылганда мулланы бик сирәк кеше генә искә төшерә, – ди Ниях хәзрәт. – Кайбер ир өч тапкыр талак әйткәч, соңрак үкенеп: “Хәзрәт, нишлик икән, аерыласы килми бит?” – ди. Казыйга җибә­рәбез. Шунысы мәгълүм булсын: өч тапкыр талак әйткәч, хатынны тиз генә кире кайтару кыен. Хәләл җефетең бүтәнгә кияүгә чыгып, ул аны аерып җибәрсә генә, яңадан кушыла аласыз.


– Нияз хәзрәт, никах укыганда яшьләргә талакның нәрсә икәнен аңлатасызмы?


– Кавышу көнендә, талак турында озаклап сөйләп утыру урынсыз. Бу хакта кисәтәбез генә. 15 ел имамлык итү дәверендә 500дән артык парга никах укыдым. Бик матур итеп яшәп ятучылар да, аерылышканнары да бар. Гаиләдә проблемалар булганда яныма килеп ярдәм дә сорыйлар. Моны хуплыйм, киңә­шү әйбәт, ләкин бер якның фикере белән генә нәтиҗә ясарга ярамый. Бер чакны хатыны иренә: “Әйдә, болай яшәп булмый, хәзрәт янына барыйк, аның киңәшен тыңлыйк”, – дигәч, ир: “Кирәкмәс, аның нәрсә әйтәсен яхшы беләм”, – ди икән. Яхшы белгәч, ник тормышын үзгәр­тергә тырышмый? Ә кайвакыт хатын-кыз: “Хәзрәт – ир кеше, сине яклаячак”, – дип дин әһеле янына барудан баш тарта.


– Хәзрәт, ә чынында шулай түгелме?


– Мин гаделлек яклы. Безгә халык белән эшләгәч, психолог та булырга туры килә. Шуңа күрә икенче ел инде Казандагы бер психология мәктәбендә укып йөрим. Никах укыган яшьләргә балагыз тугач, исем кушарга, фатир алгач, дога укытырга, бәхәсле хәлләр килеп чыкса, киңә­шергә чакырыгыз, килеп җитәрмен, дип алдан искәртәм. Күптән түгел берәү: “Хәзрәт, хатын китте, ничек тә кире кайтарасы иде”, – дип шалтыратты. Мин әйтәм: “Әй­дә, берәр чынаяк чәй әзерлә, хатыныңны, хәзрәт­не нигезгә дога укырга чакырам, син дә кил, дип дәш. Бүтән кеше җыйма, ашау-эчү мәҗлесенә әйлә­неп калмасын”. Өй­ләрендә азан әйткәч, Коръән, ике рәкәгать намаз укыдым. Аннары чәй эчәргә утырдык. Ә чәй табыны – татар халкының сөйләшә торган урыны. Әйтмәсәләр дә күренә: аралары суынган, нидер булган... Сораштыргач, ачылып кит­теләр. Сүз арты сүз чыкты, күз яше акты... Азагы хәерле бетте: аралары җайлан­ды. 


– Гаиләдә ир белән хатынның арасы суынуга еш кына нәрсә сәбәпче?


– Яшьләр бер-берсен ишетми, кеше сөйләгәндә тыңлый белми. Әйтик, хатыны сөйләгәндә ире: “Моңа ничек усал итеп җавап кайтарыйм да бүтән дәшмәслек итим?” – дип, астан гына карап, уйланып утыра. Юкса ничек җавап бирү турында баш ватмыйча, сөйләгән кешенең сүзен бүлдермичә, тыныч кына тыңларга кирәк бит инде. “Хатының хаклы булмаса да, дәш­мә, зурга җибәрмә, аны аңларга тырыш”, – дип әйтәм мин ирләргә. Кызганыч, хатыннар да иргә баш бирмәскә тырышалар. Ир белән хатын бер-берсенең авырткан җире­нә кагылып, чеметеп китүдән, аны кимсетүдән тәм таба. Ир дә, хатын да бер-берсен үзгәртергә тырыша, ә үзен үзгәртү, холкын яхшырту турында уйлап та карамый. Пәй­гам­бәребезнең хәдисе бар: кем үзен белсә, ул Аллаһы Тәгаләне дә таныячак. Ислам дине кешене өйрәт­кәнче, башта үз өстеңдә эшләргә чакыра. Кешене тәкәбберлек һәм хөсетлек боза.


– Никах укыганда кияү белән кәләшкә карап, тормышта кем­нең баш, кемнең муен булачагы күренәме?


– Берничә сәгатьтә генә кешене аңлап бетерү мөмкин түгел. Кайбер ата-ана­ларның үзләрен тотышына шаккатам. Алла сакласын, яшьләр­гә Ходай сабырлык бирсен, аерым яшә­сәләр генә ярар иде, дип утырганым бар. Кайчакта әти-әни­ләр­нең тыкшынуы да ул-кыз­ларының аерылышуына сәбәп­че була. Көй­мәгә утырганчы кемнең ишкәк ишеп, кемнең юл күрсәтеп барасын сөйләшеп куярга киңәш итәм. Бу дөнья әкият түгел, аннан әкият ясарга тырышу – ир белән хатын эше. Безнең гореф-гадәт, кануннар буенча ир дә, хатын да бертигез, берсе дә өстен түгел. Ислам дине буенча ир тормышны алып барырга, хатын өйдәгене кайгыртырга бурычлы. Дөрес, ирләрдә җаваплы­лык зуррак.


– Вакыт-вакыт матбугатта күп хатынлылык темасы калкып чыга. Бу журналистларның әле­ге мәсьәләне күпертергә маташуы гына түгелме?


– Күп хатынлылык – безнең тө­бәк өчен ят күренеш. Икенче, өчен­че хатын алучылар бик сирәк. Таҗикстан якларында исә гадәти хәл. Аларның яшәеше безнекеннән күпкә кайтышрак, гап-гади авыл тормышы. Мал-мөлкәтләре дә күп түгел, ләкин хатыннары канәгать. Ирләре безнең якларга акча эш­ләр­гә чыгып китә дә, монда тагын бер хатын белән яши башлый. Беренчесен дә онытмый, акча җи­бәреп тора. Татар хатынын моңа гына ризалатып булмый.
– Хәзрәт, татар хатынының нәфесе зуррак дип әйтәсегез киләме?


– Юк, безнең мохит башка һәм татар хатыны да бүтән. Төрек хатыннары бер төрле, таҗик хатыны белән үзбәк хатыны да аерыла.


Мин нәфесне милләткә карап бүл­мим. Таҗикстаннан монда күчеп яшәү­челәр дә күпмедер вакыттан үзгәрә. Мохит үзгәртә. Бу җирлеккә килеп урнашкач, аралашкач, таҗик хаты­нының да ирен ятлар белән бүле­шәсе килми башлый. Исламда – берничә хатын алу рөхсәт ителсә дә, күп гаилә моны кирәк санамый. Тарихка күз салыйк. Күп хатын алу ихтыяҗы сугышлар булып, байтак ирләр яу кырында үлеп, тол хатыннар күбәйгәч арткан. Ә хәзер тыныч тормышта яшибез. Ир беткәнмени хатыннарга? Кызларга да егетләр җитәрлек. Нәфесне тыя белергә кирәк. Күп хатынлылык турында сүз куертырга гомумән яратмыйм.


– Егет белән кыз төрле дин­нән булса, никах укыйсызмы?


– Катнаш никахлар күп. Христиан яки яһуди кызына мөселманга кияү­гә чыгарга ярый, никах укыла. Мөсел­ман кызына христиан динен­дәге егет белән никахлашырга ярамый һәм никах та укылмый. Никах алдыннан Ислам дине, балаларга мәгънәле исем кушу турында да аңлатам. Башка милләт кызының исеме әйбәт мәгънәле икән, үзгәрт­мибез. Ул татарга кияүгә чыкса да милләтен алмаштырмый. Балага исем кушканда шәригатъ ягыннан рөхсәт ителәме икәнен әйтәм. Ләкин беркемгә дә фәлән исемне кушыгыз дип боерырга хакым юк. Тик мин татар кешесе­нең татар исеме кушуы яклы.