ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Россия халкының күпчелеге (66 проценты) шәхси йортта яшәргә тели

 

Илкүләм халык фикерен өйрәнү үзәге (ВЦИОМ) тарафыннан уздырылган соңгы сораштыру нәтиҗәләре шул хакта сөйли.

 

“Заманча шәхси йорт — күпчелек россиялеләрнең хыялы. Шәхси йортларда халыкның өчтән ике өлеше (66 проценты) яшәргә тели. Бу барлык типта йортта яшәүчеләрнең 50 процентыннан артып китә”, – диелгән тикшеренү оешмасы сайтында. Шул ук вакытта сораштырылучыларның 34 проценты хәзерге вакытта шәхси йортларда яши. Күпфатирлы йортларда фатир алырга теләүчеләр исә 17 проценттан да артмаган. Тагын 7 проценты панель йортларда, 3 проценты — монолит йортларда яшәргә тели.


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр

112