ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Татарстанда 797 мең кешегә гриппка каршы прививка ясалган

 

Татарстанда 797 мең кешегә гриппка каршы прививка ясалган. Шуларның 247 меңнән артыгы – балалар. Роспотребнадзор идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 10 октябрьгә планның 51,1 проценты үтәлгән.

 

Сүз уңаеннан, 15 октябрьгә кадәр башкаланың метро станцияләрендә гриппка каршы вакцина ясатырга була. Үзең белән Россия паспорты һәм мәҗбүри медицина иминияте полисы булу кирәк. Прививка ясау пунктлары метро янында һәр көнне иртәнге сәгать уннан кичке бишкә, агросәнәгать паркында дүшәмбедән кала һәр көнне иртәнге сәгать сигездән өчкә кадәр хезмәт күрсәтә.


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Баннер для региональных сайтов 2

Видеохәбәр

112