ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Татарстанда полиция вәкилләре кулга төшергән наркотик күләме өч мәртәбә арткан

 

Ел башыннан бирле Татарстанда полиция вәкилләре 775 килограмм наркотик матдә кулга төшергән. Узган ел белән чагыштырганда, бу – өч тапкыр күбрәк, дигәннәр “Татар-Информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында.

 

Быелның 1 октябренә алынган мәгъ­лүматларга караганда, Татарстанда наркотик матдә кулланучы 17 мең 427 кеше исәптә тора. Ел башыннан бирле аларның саны 529га ки­мегән. Агымдагы елның ун аенда республикада наркотикларга бәйле 3 мең 77 җинаять очрагы ачыкланган. Шул исәптән, 1 мең 800дән артык очрак наркотиклар таратуга бәйле.


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр