ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Татарстан һәм Чехия хоккее ветераннары очрашуында хуҗалар җиңде

 

Казанның Боз сараенда Чехия һәм Татарстан хоккее ветераннары җыелма командалары арасында халыкара иптәшләрчә матч узды. Татарстан җыелма командасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, төрле вакытларда Урицкий ис. Заманында фс«Итил» һәм «Ак Барс» Казан хоккей клублары өчен уйнаган спорт мастерлары Алексей Чупин, Вячеслав Андреев, Андрей Писарев, Руслан Зәйнуллин, Марат Вәлиуллин да бар иде. Татарстан җыелма командасын Россиянең атказанган тренеры Виталий Короткин җитәкләде.


Чехия командасы өчен бозга Чехословакия җыелма командасы составында уйнаган  күп тапкырлар Олимпия уеннары призеры Ян Гавел җитәкчелегендәге Чехиянең Extraliga уенчылары чыкты. Татарстан капкасын Евгений Мокеев саклады. Чехия командасы капкасында Марцел Кучера торды.


Матч чехлар өчен уңышлы башланмады. Беренче старт бишлеге капитаны Рөстәм Миңнеханов булган татарстанлылар 6 нчы минутта хисапны ачты. 6 минуттан соң Павел Терентьев Татарстан командасы өстенлеген икеләтте. Икенче периодтан соң хисап 4:4 булды. Өченче периодта Татарстан хоккейчылары алкаларны аеруча күп кертте. Матч 10:7 исәбендә Татарстан командасының җиңүе белән тәмамланды. 


Матчның иң яхшы уенчылары арасында Татарстан җыелма командасы капитаны Рөстәм Миңнеханов һәм һөҗүмче Владимир Бокарев булды. 

Искәртәбез, Татарстан һәм Чехия хоккее ветераннары 2016 елның ноябрендә очрашканнар иде. Исәп Татарстан файдасына 5:2 булган иде.


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

"Ватаным Татарстан" газетасының Муса Җәлил истәлегенә уздырылучы турнир җиңүчеләре ачыкланды

 

Командалар беренчелеген Теләче егетләре отты. Икенче урында – Актаныш. Әлмәтләр исә өченче булды.

Бүген Актанышта узган “Ватаным Татарстан” газетасы гамәлгә куйган Муса Җәлил исемендәге милли көрәш бәйгесенең җиңүчеләре билгеле.

 Исемлекне тәкъдим итәбез:

 60 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын - Милютин Тимур (Әлмәт)

2 урын – Гайнеев Дмитрий (Лаеш)

3 урын – Гыйниятуллин Фирзәр (Теләче), Нургалиев Раббани (Актаныш)

 65 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Мортазин Искәндәр (Актаныш)

2 урын – Закиров Илнар (Алексеевск)

3 урын – Локманов Шамил (Теләче), Ганиев Ранил (Кама Тамагы)

 70 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Сәләхов Рөстәм (Яңа Чишмә)

2 урын – Кәримуллин Динар (Теләче)

3 урын – Зәйнәшев Равил (Яр Чаллы), Хәйриев Данил (Балык Бистәсе)

 75 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Зөлкәрнәев Артур (Теләче)

2 урын – Кәримов Марат (Әлмәт)

3 урын – Садыков Рамазан (Яңа Савин), Гобәйдуллин Илнур (Кукмара)

 80 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Кәлимуллин Ренас (Теләче)

2 урын – Шакиров Роберт (Яр Чаллы)

3 урын – Гәбдерәшитов Азат (Актаныш), Хәдиев Айзат (Арча)

 85 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Сәләхетдинов Раил (Кукмара)

2 урын – Галимуллин Ранис (Теләче)

3 урын – Зарипов Илназ (Саба), Әсхәдуллин Салават (Балтач)

 90 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Галимов Илнар (Актаныш)

2 урын – Төхвәтуллин Илмир (Яңа Савин)

3 урын – Гозәеров Марсель (Әлмәт), Сираев Раил (Актаныш)

 100 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Сыртаев Айнур (Чистай)

2 урын – Мусин Булат (Яңа Савин)

3 урын – Закиров Данис (Саба), Әдиятуллин Дамир (Әлмәт)

 130 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Галләмов Муса (Теләче)

2 урын – Нургалиев Раил (Биектау)

3 урын – Сагиров Раил (Спасс), Рафиков Валерий (Актаныш)

 130 кг нан югары үлчәү авырлыгы:

1 урын – Мөхәммәтҗанов Марат (Түбән Кама)

2 урын – Фәйзуллин Фәрхәт (Питрәч)

3 урын – Гыйләҗетдинов Ранис (Яр Чаллы), Воронов Радик (Тукай)

Командалар буенча беренче урында Теләче районы, икенче - Актаныш, өченче урында - Әлмәт районы.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/02/15/180919/

Архив

Котлыйбыз!