ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

ТР мөфтие Мәккәдә уза торган ислам конференциясендә катнаша
 

 

Бу көннәрдә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Согуд Гарәбстанына эшлекле сәфәр кыла. Бүген ул Мәккәдә уза торган «Ислам бердәмлеге» дип исемләнгән конференциядә катнаша.

 

Конференция эшендә шулай ук ислам илләренең халыкара мөселман сәяси, фәнни, белем бирү, мәдәни һәм иҗтимагый институтлары җитәкчеләре һәм вәкилләре, дин галимнәре, мөфтиләр, имамнар катнаша. Барлыгы 127 илдән килгән меңнән артык дини һәм фәнни лидер. Форумда ислам бердәмлеге, ислам илләре багланышларын һәм конфессияара элемтәләрне үстерү, мөселманнар арасындагы низагларга һәм экстремизмга бергәләп каршы тору, гомумислам, мөселманнар арасында кардәшлек һәм теләктәшлек кыйммәтләрен пропагандалау һәм башка мәсьәләләр хакында фикер алышалар, дип хәбәр итә Татарстан Диния Нәзарәтенең матбугат хезмәте.

Конференция Согуд Гарәбстаны Короле, ике Изге урынны саклаучы Салман бин Абдель Азиз Әл Сауд канаты астында уза һәм мөселман халыкалары арасындагы дуслыкны ныгыту өчен дәүләтара элемтәләр урнаштыру максатында оештырылган.

Россиядән әлеге конференциядә шулай ук Ислам мәдәниятен, фәнен һәм мәгарифен үстерү фонды идарәсе әгъзасы  Али Вячеслав Полосин, мөфти, Россиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Нәфигулла Аширов һ.б.лар катнаша.


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!