ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Марат Әхмәтов: Татарстанда 2019 елда чәчү эшләренә финанс чыгымнар 25 млрд сум була дип исәпләнә

 

Язгы чәчү эшләренә әзерлекнең хәзерге этабы турында ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте. Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды, дип хәбәр итә республика башлыгының матбугат хезмәте.


Марат Әхмәтов билгеләгәнчә, 2019 елда чәчү эшләренә финансларга ихтыяҗ 25 млрд сум дип исәпләнә. Шуның 15 млрд сум тирәсе кредитлар була. Кайбер банкларда чәчү эшләрен кредитлау схемасы инде килешенгән. КФХ башлыклары һәм авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре белән финанс учреждениеләр вәкилләре белән киңәшмә уздырылды. 


"Банкларга 36 район чагыштырмача 4,5 млрд. сумга гариза бирде, ләкин кайбер районнарда берәр хуҗалык кына. Тагын җиде районда бер гариза да юк", - дип хәбәр итте Марат Әхмәтов. 


ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы сүзләренчә, киләсе атна ахырына кадәр банклар белән займ алу буенча документлар пакетын формалаштыру тәмамлана. 


Шулай ук Марат Әхмәтов минераль ашламалар әзерләү турында да хәбәр итте. Хәзерге вактытка 36,2 мең тонна ашлама тупланган, бу бер гектарга 12,5 кг дигән сүз. 


"Без 2019 елга гектарына 70 килограмнан да ким булмасын дигән бурыч куябыз. Бу көзге дым җитәрлек булмаганга, чагыштырмача югары дәрәҗәдә максат билгеләнә. Корылыкка каршы иң әйбәт чара - үсемлекләрне кирәк кадәр ашлама белән тәэмин итү", – диде ул.


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!