ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

2018 елда янгыннарда зыян күргән татарстанлылар 37 миллион сум күләмендә компенсация алган

Татарстанда ел башыннан алып янгыннарда зыян күргән кешеләргә 37 миллион сум күләмендә компенсация түләнгән. ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының йомгаклау коллегиясендә ведомство башлыгы Рафис Хәбибуллин шул хакта хәбәр итте.

«2018 елда куркынычсызлык проблемаларын хәл итү өчен ТР Министрлар Кабинеты финанс резервыннан 180 миллион сум акча бүленде. Шуның 37 миллионы янгыннарда зыян күргән гражданнарга компенсация түләүгә тотылды», - дип искәртте Рафис Хәбибуллин.

Моннан тыш, Татарстанда гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү өчен максатчан финанс резервында 7,5 миллион сум акча бар, дип хәбәр итә "Татар-информ".



Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!