ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

"Ак барс" Чиләбедә "Трактор"га оттырды

 

Казанның "Ак барс" командасы Чиләбедә "Трактор"га оттырды. Хуҗалар файдасына 1:0 исәбе белән тәмамланган очрашуда бердәнбер алканы матчның 44нче минутында Райан Стоа кертте.

 

Очрашуның икенче периодында "Ак барс" һөҗүмчесе Михаил Глухов алка кертсә дә, хөкемдарлар аны санамады. Ә "Трактор" уңышка ирешкәндә казаннар ике кешегә азрак уйный иде.

 

Бу – Казан командасының рәттән икенче оттыруы. Алдагы очрашуда Зиннәтулла Билалетдинов уенчылары кунакта "Витязь"гә оттырган иде. "Ак барс"ның читтә узган уеннарда инде биш матч җиңү күргәне юк. Киләсе матчны казаннар 11 гыйнвар көнне үз бозында Мәскәү "Динамо"сына каршы уздыра.


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!