ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Яңа ел каникулларында Татарстан 150 мең кунак кабул итте

Яңа ел каникулларында Татарстанга 150 мең кунак килгән. Бу хакта Татарстанның Туризм буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Татарстанның кунаклар иң күп булган истәлекле урыннары Казан Кремле һәм Зөя утрау-шәһәрчеге булды. Моннан тыш, Бөек Болгар, Алабуга, Чистай шәһәрләрендә туристлык агымы арта бара», — дип билгеләп үтелә ведомство хәбәрләрендә.

Арча районының Яңа Кырлай авылында Кыш Бабай һәм Кар Кызы резиденциясенә 7 мең кунак килгән. Узган елның шул ук чорында резиденция 6,5 мең кешене кабул иткән булган.

 

"Татар-информ"

 


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

нарко