ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

“Ворлдскиллс” бәйгесендә  волонтер булырга теләүчеләрнең саны 14 мең 277кә җиткән


Быел 22 – 27 август көннәрендә Казанда узасы “Ворлдскиллс” бәйгесендә  89 илдән14 мең 277 кеше волонтер булырга теләк белдергән. Шуларның 13 мең 306 сы – Россиядән.


Волонтер булырга теләгән кешеләрдән гаризаларны 2017 елның октябрь аенда кабул итә башладылар. Бер урынга, уртача алганда, дүрт кеше дәгъва кыла. Дөнья чемпионатында 3 мең 500 волонтер эшләячәк.


“Гариза тапшыручылар арасында кызлардан күбрәк. Иң өлкән кандидатка быел 81, ә иң яшенә 14 яшь тула”, – ди  Казан “Спорт һәм социаль проектлар” дирекциясенең  волонтерлар белән эшләү буенча департаменты җитәкчесе Айрат Мөбәрәкшин.


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!