ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Владимир Путинның Казанга эш сәфәренең программасы билгеле


Иртәгә, 2019 елның 12 февралендә, Россия Федерациясе Президенты  Владимир Путин Татарстан Республикасына килергә планлаштыра. Иннополиста – Россиянең иң яшь ИТ-шәһәрендә – Дәүләт Башлыгы Россия Федерациясе Дәүләт Советы Президиумының киңәйтелгән утырышын уздырачак. Очрашуда катнашучылар Россия Федерациясе субъектлары башкарама хакимият органнарының халыкның торак шартларын яхшырту һәм уңайлы шәһәр тирәлеге формлаштыру эше буенча фикер алышачаклар, дип хәбәр итә республика башлыгының матбугат хезмәте. 


Чара яңартылган форматта узачак, беренче мәртәбә төбәкләр башлыклары, 2018 елның 23 ноябрендә Кырымда Дәүләт Советы Президиумы утырышнда сынап каралганча, Россия Президенты белән формаль булмаган диалог алып барачаклар.


Утырышта катнашучылар эше түгәрәк өстәлләр рәвешендә түбәндәге төркемчәләрдә барачак: Россия шәһәрләрендә торак базарын үстерү һәм яшәү өчен уңайлы тирәлек формалаштыру буенча гомуми система мәсьәләләре; торак төзелешен финанслау механизмнарын камилләштерү; инженер, транспорт һәм социаль инфраструктураны комплекслы үстерү, шулай ук массакүләм торак төзелеше өчен җир кишәрлекләрен нәтиҗәле файдалану; төзелеш тармагын модернизацияләү һәм индустриаль торак төзелеше сыйфатын арттыру; төзелеш алып баручыларга административ йөкләнешне киметү; төзелеш тармагында норматив-хокукый базаны һәм эшчәнлекне җайга салу тәртибен ныгыту; уңайлы шәһәр тирәлеген үстерү һәм формалаштыру; гражданнарны яшәү өчен яраксыз торак фондыннан күчерү.

  

Утырыштан соң Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән аерым очрашу планлаштырылган.   


Эш сәфәре  барышында Россия Федерациясе Президенты Казанда «Мәскәү» үзгәртеп корылган мәдәният һәм спорт үзәгенә барачак.

Бу үзәктә Дәүләт Башлыгы җәмәгатьчелек вәкилләре белән очрашачак һәм  алар белән «Торак һәм шәһәр тирәлеге» илкүләм проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алышачак.


Моннан тыш, Владимир Путин «КамАЗ-мастер» спорт командасында катнашучылар белән дә очрашырга җыена.


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

"Ватаным Татарстан" газетасының Муса Җәлил истәлегенә уздырылучы турнир җиңүчеләре ачыкланды

 

Командалар беренчелеген Теләче егетләре отты. Икенче урында – Актаныш. Әлмәтләр исә өченче булды.

Бүген Актанышта узган “Ватаным Татарстан” газетасы гамәлгә куйган Муса Җәлил исемендәге милли көрәш бәйгесенең җиңүчеләре билгеле.

 Исемлекне тәкъдим итәбез:

 60 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын - Милютин Тимур (Әлмәт)

2 урын – Гайнеев Дмитрий (Лаеш)

3 урын – Гыйниятуллин Фирзәр (Теләче), Нургалиев Раббани (Актаныш)

 65 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Мортазин Искәндәр (Актаныш)

2 урын – Закиров Илнар (Алексеевск)

3 урын – Локманов Шамил (Теләче), Ганиев Ранил (Кама Тамагы)

 70 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Сәләхов Рөстәм (Яңа Чишмә)

2 урын – Кәримуллин Динар (Теләче)

3 урын – Зәйнәшев Равил (Яр Чаллы), Хәйриев Данил (Балык Бистәсе)

 75 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Зөлкәрнәев Артур (Теләче)

2 урын – Кәримов Марат (Әлмәт)

3 урын – Садыков Рамазан (Яңа Савин), Гобәйдуллин Илнур (Кукмара)

 80 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Кәлимуллин Ренас (Теләче)

2 урын – Шакиров Роберт (Яр Чаллы)

3 урын – Гәбдерәшитов Азат (Актаныш), Хәдиев Айзат (Арча)

 85 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Сәләхетдинов Раил (Кукмара)

2 урын – Галимуллин Ранис (Теләче)

3 урын – Зарипов Илназ (Саба), Әсхәдуллин Салават (Балтач)

 90 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Галимов Илнар (Актаныш)

2 урын – Төхвәтуллин Илмир (Яңа Савин)

3 урын – Гозәеров Марсель (Әлмәт), Сираев Раил (Актаныш)

 100 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Сыртаев Айнур (Чистай)

2 урын – Мусин Булат (Яңа Савин)

3 урын – Закиров Данис (Саба), Әдиятуллин Дамир (Әлмәт)

 130 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Галләмов Муса (Теләче)

2 урын – Нургалиев Раил (Биектау)

3 урын – Сагиров Раил (Спасс), Рафиков Валерий (Актаныш)

 130 кг нан югары үлчәү авырлыгы:

1 урын – Мөхәммәтҗанов Марат (Түбән Кама)

2 урын – Фәйзуллин Фәрхәт (Питрәч)

3 урын – Гыйләҗетдинов Ранис (Яр Чаллы), Воронов Радик (Тукай)

Командалар буенча беренче урында Теләче районы, икенче - Актаныш, өченче урында - Әлмәт районы.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/02/15/180919/

Архив

Котлыйбыз!