ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Казанның УНИКС командасы Европа Кубогының ярымфиналына чыкты

 

Казанның УНИКС баскетбол командасы Европа Кубогының чирекфиналында Краснодарның “Локомотив – Кубань” баскетболчыларын отып, ярышның ярымфинал өлешенә чыкты.

 

Көндәшләр беренче уенны 5 март көнне уздырды һәм Казанда узган матчта хуҗалар өстен чыкты – 86:66. Икенче очрашу 8 мартта Краснодарда булды. Монысында исә 68:59 исәбе белән "Локомотив-Кубань" җиңде. Шулай итеп, кичә Казанда булган өченче уен хәлиткеч матчка әверелде. 

 

Уенның беренче чирегендә УНИКС өстенлекне көндәшенә бирде. Кунаклар 16:10 исәбе белән отты. Очрашуның икенче өлешендә исә хуҗалар алты очок аерма белән алга чыкты – 37:29. Матчның өченче чирегендә "Локомотив-Кубань" уенны тигезли алды – 47:46. Уенның соңгы өлешендә ахырга кадәр барган көрәштә УНИКС 69:65 исәбе белән җиңү яулады.

 

Европа Кубогының ярымфиналында якташларыбыз испаннарның "Валенсия" командасына каршы уйнаячак. Беренче матч 19 март көнне Испаниядә булачак.

 

 

 


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!