ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Песошин: Авария хәлендәге торакны бетерү программасының төп максаты - гражданнар иминлеге 

 

Татарстан Хөкүмәте җитәкчесе Алексей Песошин Яшел Үзәндә гражданнарны авария хәлендәге торак фондыннан күчерү буенча республика адреслы программасында катнашучылар белән очрашты. Алар берничә мәсьәлә буенча фикер алыштылар. Бу хакта Татарстан Хөкүмәте порталында хәбәр ителә. 

 

«Очрашу барышында гражданнарга республика программасын гамәлгә ашыруга, торак биналарны авария хәлендә дип тану процедурасын үткәрүгә һәм аларның сатып алу бәясен билгеләүгә бәйле мәсьәләләр буенча аңлатмалар бирелде. Алексей Песошин авария хәлендәге торак фондын бетерү программасының төп максаты – гражданнарның иминлеген тәэмин итү, дип искәртте», - диелә хәбәрдә. 

 

Татарстан Премьер-министры гражданнарның мөрәҗәгатьләрен тыңлады һәм Яшел Үзән районы җитәкчелегенә һәм профильле министрлыкларга тиешле күрсәтмәләр бирде. 

 

Очрашуда Татарстан Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Алексей Фролов, Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы Александр Тыгин һәм башкалар катнашты. Халык мәнфәгатьләрен адвокат Сергей Сычев яклады. 

 

"Татар-информ"

 

 

Песошин: Авария хәлендәге торакны бетерү программасының төп максаты - гражданнар иминлеге

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/04/16/184654/


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!