ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

“Ярдәм” мәчетендә “Иман йорты” клубы эшли башлый


5 февральдән “Ярдәм” мәчетендә “Иман йорты” клубы эшли башлый.


Әлеге проект нигезендә “Мөселман яшьләре клубы”, 10-14 яшьлек малайлар һәм кызлар өчен “Яшь мөселман кызлары” һәм “Батыр” клублары, 18-30 яшьлек кызлар өчен “Мөселман кызлары клубы” эшләячәк. Аларда очрашулар, түгәрәк өстәлләр, Казан кафеларының берсендә аралашу клубы оештырылыр дип көтелә.


“Иман йорты” клубының беренче очрашуы 5 февраль көнне узачак. Бу көнне танылган каллиграф Эдуард Димасов белән очрашу планлаштырылган. “Мөселман кызлары” клубының беренче очрашуы – 13 февральдә, ә аралашу клубының беренче чарасы 19 февральдә узачак.


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!