ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 140, 23.09.2017/

Без юлның башында

 

Ислам банкингы, мөселман туризмы, хәләл ризык, дөньяның иң бай кешеләреннән берсен күрү мөмкинлеге, каз бәб­кәләре... Казанда “Kazan Summit – 2017” башланды. Быелгы IX Халыкара икътисадый җыен рәсми өлеше белән генә түгел, ә ислам дөньясына бәйле күпкырлы чаралары белән дә истә калыр, мөгаен. Саммит кысасында башкалада үткәрелүче хәләл ризык күргәзмәсендә өч меңнән артык кеше кунак булыр дип фаразлана.

1-2
tatar-inform.ru

Бу көннәрдә Татарстан башкаласы дөньяның 50 иленнән 2 меңнән артык кунак кабул итә. “KazanSummit – 2017”гә барлыгы 2017 кеше катнашу теләген бел­дергән. Үзенә күрә бер мәгънәгә ия бу! Сер түгел, соңгы елларда саммит ил төбәкләре һәм ислам дәүләтләре арасындагы икътисадый хезмәттәшлекнең төп мәй­данына әверелде. Чагыштыру өчен: былтыр халыкара җыен­да 1,5 мең кеше катнашкан. Татарстан инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнул­лина фикеренчә, форум сәяси чара булудан бигрәк, эшлекле оч­рашу булачак. Саммитның пленар утырышы бүген узачак.


Кичә җыен кысасында тәүге тапкыр “Russia Halal Expo” хәләл ризык һәм хезмәтләр күргәзмәсе эшли башлады. “Хәләл продукция ул – ислам бренды гына тү­гел, ә сыйфат билгесе дә”, – диде ачылыш тантанасында катнашкан Та­тарстанның авыл хуҗалы­гы һәм азык-төлек министры Марат Әх­мәтов. Күргәзмәдә республика һәм ил төбәкләрен­нән тыш, Бер­ләшкән Гарәп Әмирлек­ләре, Төр­кия, Шри-Ланка кебек ил­ләрдән дә 60ка якын хәләл продукция җитеш­те­рүчеләр катнаша. Татарстан мөф­тие Камил Сә­ми­гуллин мондый күр­г­әзмә­ләр, го­мумән, хәләл ко­митетының әһә­миятен дә ис­кәртте. “Без нәрсә ашаганыбызны белеп торырга тиеш”, – диде ул азык-төлектәге төрледән-төрле катнашмаларны искәртеп. Югый­сә  күбебез бу хакта гомумән уйлап та караганы юк. Казан мөселман дөньясында үз урынын тапсын дигән ышаныч та бел­дерделәр.


Күргәзмәдә ниләр генә юк! Биредә казылык, сыр, майдан алып хәләл курчакларга кадәр саталар. “Гадәти уенчыктан аермасы – әлеге курчаклар шәригать кануннары буенча киенгән. Алар Коръ­әннән сүрәләр, намаз уку өчен догалар сөйли. Бу балалар өчен бик әйбәт. Чөнки алар уйнаган вакытта сүрәләр, догалар өйрәнә. Казанда бер елдан артык эшлибез. Курчак­ларга ихтыяҗ зур. Аларны Татарстанда һәм Россиядә генә түгел, чит илләрдә дә сатабыз. Әлегә кыз-курчаклар гына бар, малайларны да сорыйлар. Алга таба андый курчаклар җитештерә башлау фикере дә бар. Якын арада әби-курчак сатуга чыгачак. Ул нәкъ әбиләрчә сөйләшә”, – ди “Минем Әминәм” проекты җитәкчесе Эльза Хөс­нетдинова.


Күргәзмәдә нәниләр өчен хә­ләл ризык – җиләк-җи­меш, яшел­чә пюресы тәкъдим итү­челәр дә бар. “Әлеге төр ризык консервантлар, буяу матдәләре, тәмне һәм исне көчәйткечләрсез ясала. ГМО да тыелган исемлектә”, – ди катнашучылар. Биредә хәләл хезмәтләр тәкъдим итүчеләр дә күп, теләге булг­аннарга яулык бәйләргә дә өйрәтәләр. Бирегә хәт­та каз бәб­кәләрен дә алып килгәннәр. “Күргәзмәгә махсус тәгәрмәчле сумка белән килдем. Бу кадәр хәләл ризык кайда күр­гән булыр идек әле. Үзенә күрә бер бәйрәм бу! Чәкчәк тә, ит ризыклары да сатып алдым. Кайткач бабай белән тәмләп чәй эчәрбез”, – ди Казан­ның Киров районында яшәүче Наилә апа Гафиятуллина. Күргәз­мәгә керү бушлай, ул 20 майга кадәр эшләячәк.


Хәләл индустрия конферен­ция­сендә Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да катнашты. “Бу юнәлештә Татарстан юлның башында гына әле. Сезнең ярдәм белән дөнья­күләм базарда, иң беренче чиратта, Ислам кануннарына һәм халыкара стандартларга җавап биргән азык-төлек продукциясе өлкәсендә үз урыныбызны табасыбыз килә”, – дип сөйләде ул. Парламент башлыгы Татарстан­ның бу юнәлештәге өстенлеклә­ре дип көчле агросәнәгать ком­плек­сын, алдынгы эшкәртү клас­теры белән хәләл продукция­нең җитди контроль астында булуын атый.


“KazanSummit – 2017”нең тагын бер мөһим чарасы – Бер­ләшкән ислам дөньясы илләре яшь эшмәкәрләренең өченче фо­румы. IT-парк җитәкчесе Антон Грачев сүзләренә караганда, җыенда акыллыбашлар үз проектларына инвесторлар җәлеп итәргә тырышачак. Форумга әзер­лек моннан берничә ай элек үк башланган. Дөньяның төрле илләреннән 200дән артык яшь эшмәкәр сайлап алу бәйгелә­рендә, “дөнья пәрәвезе”ндә оештырылган укуларда катнашкан. Иң яхшы дип табылган 15 проект авторы инвесторлар алдында имтихан тотачак. Яшь эшмәкәр­ләргә республика банкларының берсеннән махсус бүләк тә бар, җиңүчегә 300 мең сумга якын акча тапшырачаклар, диделәр матбугат очрашуында.


Оештыручылар быелгы сам­митның үзенчәлекләре арасында катнашучыларның күбесе эш­мәкәрләр тәшкил итүен дә бил­геләп үтте. Араларында дөнья ­кү­ләмендә танылганнары да бар. Мәсәлән, җыенда дөньядагы иң бай 12 кеше рәтенә керүче гарәп эшмәкәре, Nhe Kanoo Group оешмасы башлыгы Мишаль Хамид Кану да катнаша. Өч көн дәва­мында форумда социаль эшмә­кәр­лек, экология, хәйрия, туризм, хәләл стандартлар кебек мәсьәләләр буенча фикер алмашу өчен утызлап секция эшләя­чәк. Ә җитди сөйлә­шүләрдән соң, ял көннәрендә башкаланың Горький исемендәге ял паркында узачак “Россия – Ис­лам дөнья­сы” аш-су фестивалендә ял итәр­гә мөмкин булачак. Биредә татар, үзбәк, төрек, Көнчыгыш, гарәп кухнясы белән беррәттән, дөнья­ның төрле шәһәрләрендә билгеле ризыклар тәкъдим ите­ләчәк.


(“Ватаным Татарстан”,   /№ 70, 19.05.2017/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр