ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 157, 24.10.2017/

//

ТР Хөкүмәт йортында Мәс­кәү­нең “СКОЛКОВО” идарә мәк­тәбе президенты Андрей Шаронов “Мин: 2.0. Теләсә кайсы­быз­ның үзгәрүенең мөһимлеге турында” дигән темага лекция укыды.

 

Дискуссия рәвешендә үт­кән лекцияне ТР Президенты Рө­с­тәм Миңнеханов, Премьер-ми­нис­тр Алексей Песошин, Президент Аппараты җитәкчесе Әсгат Сә­фәров, республика министрлыклары һәм ведомство җитәкчеләре тыңлады.
Лекция алдыннан Р.Миңнеха­нов А.Шаронов белән эшлекле очрашу уздырды.

 

Яклар Татарстан белән “СКОЛКОВО” арасында, аерым алганда, дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләрнең белемен күтәрү системасын камилләштерү өлкәсендә, алга таба хезмәттәшлек мөмкинлекләрен карады.
***
ТР Президенты Рөстәм Миң­неханов кичә Казан Кремлендә Төркиянең Россиядәге Гадәттән тыш һәм Вәкаләтле илчесе Хө­сәен Дириоз белән очрашты.

 

Оч­рашу барышында Татарстан белән Төркия арасында сәүдә-икъ­тисадый һәм мәдәни өлкәләрне алга таба киңәйтү адымнары буенча фикер алышу булды.

 
Илче белән Татарстанның Дәү­ләт Киңәшчесе Минтимер Шәй­миев һәм Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да очрашты.
***
Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов озатуында Питрәч, Теләче һәм Мамадыш районнарында язгы кыр эшләре белән танышты. 

 

Ф. Мө­хәм­мәтшин Мамадыш ра­й­о­ны­ның Көмеш Күл авылында авыл хуҗа­лыгы предпри­ятие­ләре җитәкче­лә­ре белән очрашты. “Районда һәр карыш җирнең яхшылап сөрелгән­ле­генә игътибар иттек, – дип мактап үтте парламент башлыгы. – Зур мөм­кинлек­ләргә ия булган район – дөрес юлда. Ул әле үз сүзен әй­әчәк. Аеруча – сөтчелек буенча”.

 
 Шуннан соң район үзәгенең Мәдәният йортында биш район­ның авыл җирлеге башлыклары кат­нашында зона семинар-киңәш­мәсе булды. Дәүләт Советы Рәисе әйтүенчә, җирлекләр башлыкларына таләпләр елдан-ел үсә. “Теге яки бу территорияләрдә яшәүче­ләр­нең проблемаларын хәл кылу өчен сезгә көннән-көн күбрәк мөрәҗәгать ителә. Республикада үзара салым, президент программаларын, социаль проектларны тормышка ашыру кебек берлектә эшләүнең нәтиҗәле формалары табылып тора. Кешеләр моның барысын да тоя, алар һәммәсе өчен дә рәхмәтле”, – дип белдерде ул һәм залда утыручыларны авылда яшәүчеләргә ярдәм итүнең өстәмә чараларын тәкъдим итәргә өн­дәде.
***
Кичә Дәүләт Советы Рәисе Фәрит  Мөхәммәтшин Төрек­мән­с­тан  Мәҗлесен ил Конституциясе кабул ителүгә 25 ел тулу уңаен­нан котлады.

 
”Тугандаш Төрекмәнстан җи­тәкчелеге һәм парламентчыла­рының эзлекле сәясәтенең алга таба да дәүләтегезнең үсүенә хезмәт итәсенә ышанам”, – диелә Төрек­мәнстан Мәҗлесе Рәисе Акҗа Нурбердыева исеменә юлланган телеграммада.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 70, 19.05.2017/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Баннер для региональных сайтов 2

Видеохәбәр

112