ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 74, 26.05.2017/

Мари “ГУЛАГ”ында

 

Суслонгерга килеп җитеп машинадан чыгуга бераз калтырата башлады. Юлдашларыма: “Казанда җылырак кебек иде, әллә монда кабер салкыннары бар микән?” – дип куйдым. Юлда барганда ук Мари урманнарындагы Суслонгер лагере турында җанны өшетерлек гыйбрәт­ләр ишеттем. Аларны Арча хәрби комиссары Алмаз Борһанов сөйләде: “Суслонгер солдатларны сугышка әзерләү лагере түгел, үлем лагере булган. Аны ГУЛАГның филиалы дип тә йөрткәннәр”, – диде.

16-1
Мари урманнары эчендәге биш лагерьның берсе булган Суслонгерда ачлыктан, төрле авырулардан күпме кеше кырылганын әле бүген дә берәү дә әйтә алмый. СССР Оборона министрлыгының Үзәк архивы һаман да ябык. Әмма, кайбер мәгълүматлар буенча, монда Арча районыннан гына да 300 кеше үлгән һәм бу соңгы сан түгел. Мәрхүмнәрнең кайда җир­лән­гән­нәре дә билгесез. Шуңа күрә арчалар Суслонгер зиратында, шартлы бер урында дип, әйтик, якташлары истәлегенә мәрмәр таш куйганнар иде. Күптән түгел шул таш тирә­сенә чәчәкләр утырт­тылар. Туфракны узган ел ук Әтнә һәм Арчадан алып килгән булганнар, быел Арча чәчәкләре һәм аларга сибәр өчен Арча суы алып килгәннәр, янәсе, үзебез­нең чиш­мә сулары яхшырак үс­терә­чәк.

 

Монысы, әл­бәттә, чит-ят җир­дә вафат булган­нарның рухын, шартлы рәвештә булса да, туган як туфрагына якынайтырга теләү кебек иде. Чөнки, әйт­кә­немчә, Суслонгерда күпме кеше үлгәне дә, аларның кайда җир­ләнгәннәре дә билгесез. Булачак солдатларны баштарак шушында, истәлек ташы куелган зиратта күмгәннәр. Һәр­берсенә аерым кабер дә казып тормаганнар, зур чокыр казып шунда ташлаганнар. Зират яныннан узып барган бер ханым белән сөйләшеп тордык. “Сугыштан соң шактый вакыт узгач монда мәктәп балаларын китереп каберләрне җир белән тигез­ләт­теләр”, – дигән иде ул. Янәсе, кеше күзенә бик чалынып тормасыннар. Аннан соң интернетта тагын бер гый­брәт укыдым. Мәктәп укучылары урман эчендә дә кеше сөякләре җыеп йөр­гәннәр һәм бер зур чокырга күм­гәннәр. Укытучылары: “Бу без­гә каршы сугышкан немец һәм румын солдатлары сөяк­ләре”, – дип аңлат­кан. Мондый “Ту­ганнар каберлеге” лагерь тирәсендә дә күп булган.

 
Кайбер истәлекләргә караганда, мәетләрне землянка һәм барак­лардан көн саен алып чыга торганнар һәм, әлбәттә, 10 чак­рымдагы зиратка аларны берәү дә күтә­реп бармагандыр. Ә менә якын-тирәдә күпме агач үсеп утырса да, бүрәнәләрне сазлык­лар аша би­шәр, унар чакрымнан ташытканнар. Сугышка ке­рә­се ирләрне, егет­ләрне ач үлемгә дучар итүне ничек аңлатырга? Фронтка таза солдатлар кирәк булмаганмы? Лагерь җитәкче­лә­ре аларга дигән киемнәрне, “солдат паекларын”, хәтта туганнары китергән ризыкларга хәтле базарга алып чыгып җирле халыкка сатканнар диләр. Бу корт­кыч­лыкның сәбәбен аңла­тырга баш җитми. Алмаз Борһанов әйтү­ен­чә, мондый хәлләр ил җи­тәк­челегенә дә барып ишетелгән. 1943 елның ноябрендә Суслонгерга Ворошилов килгән, лагерь начальнигы һәм аның урынбасарларын үз кулы белән атып үтергән. Ворошиловка хатны да Арча кешесе язган дигән фараз бар. Ә Климент Ефремович Суслонгердагы хәлләр турында Сталинга сөйләми калмагандыр. “Тиран” исә Суслонгерга Воро­ши­лов­ны үзе җибәргәндер, чөн­ки югары дәрәҗәдәге хәрби җи­тәкчеләр үз теләкләре белән ге­нә теләсә кая барып йөри алмаган. Хәзергә Суслонгер фа­җи­га­сенә тәгаен генә ачыклык кертә алырлык өстәмә мәгълүмат таба алмадым. Хәтта атып үте­релгән лагерь җитәкче­лә­ренең исем­нәре дә билгесез. Алай гына да тү­гел, интернет мәгъ­лү­мат­ла­ры­на ышан­саң, Ворошилов килеп киткәч Суслонгерда шарт­лар бик яхшырган, имеш. Ә Ар­ча хәр­би комиссары Алмаз Бор­һанов әй­тү­енчә, Ворошилов килеп кит­кәч Суслонгер лагерен япканнар. Бу дөреслеккә туры килә, чөнки  күп чыганакларда 1941 – 1943 ел­лар фаҗигасе телгә алына.


Алмаз Борһанов миңа әле тагын бер коточкыч гыйбрәт сөй­ләде. Бер уйлаганда лагерьдагылар туганнарына мондагы тәмуг тормышы турында хат язмаганнар, күрәсең, цензура бик көчле булган. Әмма андагы ачлык-ялангачлык турында озынколак хәбәрләр барыбер чыга торган. Һәм лагерь “тоткыннары”на (бу сүзне бәлки куш җәяләр эченә алырга кирәк тә түгелдер) туганнары ашар-эчәр ризык, кием-салым ташый башлаган. Ризык дигәннәре, гадәттә, балалар авызыннан өзеп җыйган сохари, бәрәңге булган. Әмма бу ризык еш кына ияләренә барып җитә алмаган. Аларның бер өлешен, әйткәнемчә, лагерь ох­ран­касы алып калган, бер өлешен лагерьдагы эреле-ваклы офицерлар базарга алып чыгып җирле халыкка саткан. Бу хәлләрне белгәч, яшь балалы аналар Суслонгердагы ирлә­ре янына барып, аларга күкрәк сөтен имезә торган булган. Арча, Әтнә якларыннан гына түгел, ерак районнардан да килгәннәр. Ирлә­ре артыннан Себергә барган Декабристлар хатыннары бер якта торсын диярсең. Безнең хатыннар, кышкы суыкларда, язгы пыч­рак­ларда йөзәр чакрым араларны җәяү үткәннәр. Бу гыйбрәтләр телдән-телгә күчеп бүген дә халык күңелендә яши әле.


Мине тагын бер нәрсә кызыксындырды. Солдатларның нәкъ менә лагерьда үлүләре турында аларның туганнары ничек бел­гән соң? Бит аларга  гадәттә, “Хәбәрсез югалды” дигән хатлар гына килгән. Лагерьдан кеше хәбәрсез югала ала микәнни? Суслонгерда бернинди сугышлар булмаган, бу урыннарны дошман бомбага тотмаган. Анысы булырга мөмкин дә кебек, ни дисәң дә, лагерьда сугышка солдат әзерләгәннәр бит. Суслонгер тарихын өйрәнүчеләр бомбага тоту ихтималын катгый кире кага. Димәк, меңләгән кеше, тулы бер дивизия (бәлки, берничә дивизиядер) үзебезнекеләр тарафыннан юк ителгән. Лагерь җитәк­челеге шундый кыргыйлыкка барып җитә ки, мондагы кимсе­тү­ләргә түзә алмый качып киткән­нәрне тотып алып кайтып, үзенә кабер казытып курсантлар алдында атып үтерә торган булалар. Мондый хәлләрне без хәзер бандитлар, фашист палачлары кыргыйлыгы турындагы фильмнар аша гына беләбез.


Алдарак әйткәнемчә, Суслонгер фаҗигасе әлегә бик астындагы “ябык китап” кебек. Ачып карыйсы иде аны. Бит “ГУЛАГ филиалы” дип телгә кергән бу лагерьда, нигездә, безнең якташларыбыз вафат булган. Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы мөдире Михаил Черепанов әйтүенчә, әлеге лагерьда пулемет взводлары командирлары әзерләргә һәм Идел буе төбәгендә яшәүче башка милләт халыкларын русчага өйрәтергә тиеш булганнар (рус теле сугышта да кирәк булган, димәк). Курсантларның иң күбесе татар, башкорт һәм башка милләт вәкилләре булган. Шуңа күрә арчаларның ике сүзнең берендә “якташларыбыз” дип әйтүе юкка түгелдер.


Безнең белән Суслонгерга мулла һәм православ рухание да барган иде. Алар үлгәннәр рухына дога укыды. Әмма кемнәр алар  сугыш кырына барып җи­тә алмый үлгәннәр? Район башкарма комитеты рәисе урынбасары Рамил Гарифҗанов әйтү­енчә, аларны ачыклау – исән­нәрнең изге бурычы һәм якташлар турында хәтер саклау истә­лек ташы кую белән генә чик­ләнмәс.
Июнь аенда арчалар Суслонгерга янә килергә, җирле архивларда казынырга, лагерьның үзен­дә дә булырга ниятлиләр. Һәрхәлдә, хәрби комиссар шулай диде. Лагерьга эләгү өчен урман эченә 10 чакрым тирәсе керәсе бар, без барганда юл төшмәгән иде әле. Ходай кушса, якташларыма ияреп үзем дә сәфәр чыгарга ниятләп торам. Ә хәзергә газета укучыларыбызга бер үте­неч бар: әгәр арагызда Суслонгер турында истәлек-хатирәләр саклаучы булса, безгә хатлар юллый торыгыз.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 71, 19.05.2017/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Видеохәбәр