ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 106, 22.07.2017/

“Рубин”ны күзәтергә өч сәбәп

 

Иртәгә Россиядә футбол сезоны башлана. “Рубин” беренче уенны 16 июль көнне үз кырында “Краснодар”га каршы уздыра. Футбол сөючеләрне мавыктыргыч вакыйгалар көтә. Казанда Корбан Бәрдыев җитәкчелегендә яңа команда төзелгән өчен генә түгел. Әле бит киләсе елда Россиядә Дөнья Чемпионаты да узачак. Премьер-лига уеннарына бу вакыйга да йогынты ясаячак.
15-4
http://tatar-inform.ru


Җитәкчелек үзгәрде

Казан клубында соңгы елларда президентлар еш үзгәрде. Иң элек бу вазыйфаны башкала мэры Камил Исхаков башкарды. Аннары президент итеп Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Александр Гусевны, бизнес әһеле Валерий Сорокин, Казан мэры Илсур Метшинны билгеләделәр. Быел “Рубин”да тагын җитәкче алмашынды. Монысында әлеге вазыйфа 52 яшьлек Радик Шәймиевкә йөкләнде. Ул – Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең кече улы, “ТАИФ“ компаниясе Директорлар советы әгъзасы. Мантыйк бар. Чөнки моннан ары “Рубин”ны финанслау тулысынча “ТАИФ” оеш­масы җилкәсендә булачак. Ди­мәк, акчаны кем түли – дилбегә дә шулар кулында.

 
Белгечләр Казан клубында тәр­тип урнашыр, бизнес әһелләре акчаны яхшырак санар һәм нәтиҗә­лерәк тотар дип өметләндерә. Пре­­зидент белән бергә “Рубин”­дагы башка җитәкчеләр дә алмашына. Хәтта клуб телеви­дение­сендә дә үзгәрешләр бар. Туп тибеп кенә эш бармый. Әнә шул эшне күр­сә­тәсе, тамашачыларны җәлеп итәсе, ак­ча табасы бар. Хәер, болары – бө­тен Россия футболына хас мәшә­катьләр.

Бәрдыев кайтты

Яңа җитәкчелек, килүгә үк, та­машачының күптәнге хыялын тормышка ашырды. Испан тренеры Хави Грасиа белән саубуллашып, аның урынына Корбан Бәр­дыевны (рәсемдә) чакырдылар. Әйтүлә­ренә караганда, бу мәсьәлә яз көне үк хәл ителгән. Барысы да матур килеп чыксын өчен, сезон тәмам­лан­ганны көткәннәр. Бәр­дыев Казанга килүнең икенче көнендә үк командасы белән чит илгә китеп барды. Ул вакытта килешү төзел­мәгән иде әле. Кайткач, уртак тел тапканнарын әйтте, әмма ничек килеш­кән­нәре турында рәсми хә­бәр юк.


Һәр тренерның үз уен мантыйгы була. Хәтта иң шәп футболчылар да бер тренер кулы астында менә дигән уен күрсәтеп, икенчесенә туры килмәскә мөмкин. Былтыр Хави Грасиа чакырган егетләргә дә кагыла бу чынбарлык. Җитмәсә, алар узган сезонда әллә ни сөендерә алмады. Димәк, үзгәрешләр була. Әле­гә “Рубин”га рәсми рәвештә ике генә уенчы килде. Болар – сакчылар Федор Кудряшов белән Владимир Гранат. Икесе дә былтыр “Ростов”та уйнады. Казан командасы белән капкачы Сослан Джанаев, сакчы Цезарь Навас, һө­җүмче Сәр­дар Азмун да шө­гыль­ләнде. Әмма килешү турында бер сүз дә юк. Навасның әтисе авырый һәм уенчы туган иленә кайтып киткән. Азмун белән хәлләр тагын да катлаулырак. Уенчы Бәрдыев артыннан калмый. Әмма былтыр Казаннан качып диярлек киткән бу егетне тамашачы ничек кабул итәр? Шуңа күрә башта килешү төзеп, аннары аны чит илгә сату ихтималы да бар. Ә менә китүчеләр аз түгел. “Ру­бин”ның Динияр Билалетдинов, Инал Гетигежев, Владислав Кулик, Владимир Соболев, Денис Ткачук белән арасы өзелде. Соломон Кверк­велия – “Локо­мотив”ка, Вита­лий Устинов белән Владимир Дядюн исә “Ростов”ка күчте. Әй­түлә­ренә караганда, “Рубин” җи­тәкче­леге узган ел чакырылган биш кыйм­мәтле футболчы – Максим Лестьенн, Алекс Сонг, Карлос Самбрано, Серхио Санчес һәм Рубен Рочинаны сатып җибәрергә мөм­кин. Алучысы булса, әлбәттә.

Алда – Дөнья Чемпионаты

Әле ике атна элек кенә Конфе­дерацияләр Кубогы тәмамланды, инде Дөнья Чемпионатына әзер­ләнә баш­ладык. Россиядә яңа футбол сезоны әнә шул вакыйгага бәйле булачак. Әйтик, премьер-лигада ярышны га­дәт­тәгедән ир­тәрәк башладылар. Май уртасына тәмамларга кирәк. Россия җыелма командасы уенчыларына да аерым мөнәсәбәт буласын чамалау кыен түгел. Безне­ке­ләр­нең Конфедера­цияләр Кубогындагы уены сөен­дермәде, инде Дөнья Чемпионатында хурлыкка калмаска иде. Футболчыларга да икеләтә тырышырга кирәк. Күбесенең кабат Дөнья Чемпионатында чыгыш ясау мөм­кинлеге булмаска да мөмкин.


Футболчыларны рухланды­рыр­лык тагын бер вакыйга “Ру­бин”­ның юбилее белән бәйле. Ки­ләсе елда Казан клубының 60 еллыгын билгеләп узачаклар. Әл­бәт­тә, бер урыннан икенчесенә күчеп йө­рүче уенчының күңелен мондый тарихи дата белән генә кытык­лап булмый. Әмма мәсьәләнең матди ягы да бар бит әле. Мондый вакытта җитәкчеләр юмартланып китә. Хәтерләсәгез, “Рубин” чемпион исе­мен беренче мәртәбә яулаганда клубның 50 еллыгы иде.

 

“Рубин” кайчан кемгә каршы уйный?


        Көн                Көндәш


1      16.07.2017    Рубин – Краснодар
2      22.07.2017    Зенит – Рубин
3      29.07.2017    Рубин – Арсенал
4      06.08.2017    ЦСКА – Рубин
5      09.08.2017    Рубин – Локомотив М
6      13.08.2017    СКА-Хабаровск – Рубин
7      19.08.2017    Рубин – Анжи
8      26.08.2017    Рубин – Тосно
9      10.09.2017    Спартак М – Рубин
10    17.09.2017    Рубин – Урал
11    24.09.2017    Ахмат – Рубин
12    01.10.2017    Рубин – Амкар
13    15.10.2017    Ростов – Рубин
14    22.10.2017    Рубин – Динамо М
15    29.10.2017    Уфа – Рубин
16    05.11.2017    Рубин – Зенит
17    19.11.2017    Арсенал – Рубин
18    26.11.2017    Рубин – ЦСКА
19    03.12.2017    Локомотив М – Рубин
20    10.12.2017    Рубин – СКА-Хабаровск
21    04.03.2018    Анжи – Рубин
22    11.03.2018    Тосно – Рубин
23    18.03.2018    Рубин – Спартак М
24    01.04.2018    Урал – Рубин
25    08.04.2018    Рубин – Ахмат
26    15.04.2018    Амкар – Рубин
27    22.04.2018    Рубин – Ростов
28    29.04.2018    Динамо М – Рубин
29    06.05.2018    Рубин – Уфа
30    13.05.2018    Краснодар – Рубин

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 102, 14.07.2017/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр