ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 186, 13.12.2017/

//

Ислам – тышкы һәм эчке пакьлек 

 

Табигатьне саклап тору – бө­тен Җир йөзендәге кешелек­нең һәм без мөселманнарның да бурычы. Шуның өчен хәзерге көндә тирә-як мохитне кайгырту без­нең катлаулы, үзара бәй­ләнгән дөнья­дагы иң мөһим вазифалардан санала.Түбәндә без китерәчәк аять вә хәдисләр, әүвәл, инсанның үзен, кальбен һәм әтраф мохитен пакь кылуга өнди. Коръәни Кәримдәге әүвәл иңгән аять­ләр­нең мәгънә­сенә карагыз. Бу аяти кәримәгә мө­фәссир голәмәләр төрлечә тәфсир язганнар, мәсә­лән: “кием­нәрегез­не пакьләгез“ дигән мәгъ­нәдә җисми пакьләнү күздә тотылган булса, башка тәф­сирләрдә моннан максат Рәсү­лүллаһка (с.) җаһилият дә­ве­­рен­дәге һәр төр төшенчә­ләрдән “каль­бегезне пакь­ләгез“ дип тәлкыйн кылынган. Димәк, Ис­лам­ның иң әүвәлге максаты – пакьлек вә чисталыкка дәгъвәт кылу.

 

Түбәндә китерелгән барча аять вә хәдисләр – бу сүз­ләребезгә ыша­­нычлы дәлил­дер. Хәдис шә­риф: “Чисталык иманнандыр“. “Кием­нә­регезне матур итегез. Ат сбруен яраклы тотыгыз! Адәм­­нәргә үрнәк булыгыз“. “Әл­бәттә, дөнья ямь-яшел, гүзәл­дер. Алла­һы Тә­га­лә сезне кул астыгызга шул нигъмәт­ләрне бүләк итеп, аннан сезне нинди эш­ләрне кылуыгызны күзәтеп торучыдыр“.Тәхкыйк, Аллаһы Тәгалә бүләк иткән бу табигать, бакчалар, таулар, елгалар вә күлләр бик гү­зәл­дер. Без исә алардан мәсьүлбез. “Әлбәттә, Аллаһы Тәга­лә пакьтер, пакьлек вә чисталык яратадыр. Юмарт, юмарт­лыкны хуш күрә. Ихатаны, өй-урынна­рыгызны чиста тотыгыз, яһүд­ләргә охшамагыз“.“Юынганда кул вә аяк бар­мак­ларыгызның араларын яхшылап юыгыз. Чөнки ул – чисталык билгеседер. Чисталык иманга чакыра, иман исә үз иясен җәннәткә кертә“.Вәлиулла хәзрәт Ягъкуб(Дәвамы бар.)

 

 

Сорауларыгыз туса

 

ТР мөселманнары Диния нәзарәте “Таттелеком“ ширкәте белән берлектә мөселманнар өчен уртак проектларын тәкъдим итте.Беренчесе – Ышаныч телефоны. “Кайнар элемтә“ аша дини со­рау­ларны +7(843) 50-50-700 яки +7(939) 50-50-700 телефон номерларына шалтыратып һәркем бирә ала. Аңа дүшәмбедән җомгага ка­дәр 10.00-17.00гә кадәр шалтыратып була.Икенчесе – кәрәзле элемтә өчен “Азан“ тариф планы. Тарифта абонентны иртәнге намазга уяту хез­мәте, шалтырату тавышы урынына мөнәҗәт, мөселман календареның мөһим даталары турында хәбәр итү, хәдисләр һәм төрле бәйрәмнәр уңаеннан Татарстан мөфтие исе­мен­нән котлау белән смс-хәбәрләр җибәрү һәм хаҗилар өчен Согуд Гарәбстанына ташламалы шалтырату, лимитсыз интернет каралган.

 

Шиһабетдин Мәрҗанинең 200 еллыгы уңаеннан тормышка ашырыла торган проектның тариф бәясе – көненә 8 сум.Өченче яңалык – кабельле чел­­тәрләрдә эшләп килүче мө­селман радиосы һәм телевидениесе. Сынаулы шартта “Летай“ або­нентла­рының кабель телевиде­ниесендә эфирга чыккан “Азан“ радиосы рәс­ми рәвештә 2017 ел­ның сентяб­реннән эшли башлаячак. “Хозур ТВ“ мөселман телевидениесе проектын 2017 елның аза­гында тормышка ашырырга планлаштырыла. Радио һәм телевидение тапшырулары ике телдә чыгачак.


(“Ватаным Татарстан”,   /№ 117, 11.08.2017/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр

112