ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 163, 13.11.2018/

Бу вакыйга тарихта калачак

 

Аны нәкъ шулай булган дип кабул итүчеләр дә, дөрес түгел, диючеләр дә булачак. “Сөембикә” операсы турында Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры директоры Рәүфәл Мөхәммәтҗанов бер ай элек үк әнә шулай диде. Ниһаять, премьера булды һәм җитәкченең фаразы тормышка ашты. Татар белгечләре сүзен каршылыклы хисләр кичерәм дип башлады.

18-1

tatar-inform.ru

 

Сөембикә образының сәхнәгә менүе – вакыйга, әлбәттә. Кайчаннан бирле тарихны сәхнәгә менгезә алмыйбыз дип зарланыша идек бит. Гомумән, милли опера соңгы тапкыр кайчан уйналганын да искә төшерерлек түгел. Бу җәһәттән атаклы хореограф Сания Хантимерова белән әңгәмә искә төште. Бездә биюдә, гомумән, сәнгатьтә, татар вәкарьлеге һәрвакыт авызлыкланып килде, сәхнәгә егетләр­не кылыч белән чыгару мөмкин­леге юк диярлек, дигән иде ул. Әллә шуңамы, сәхнәне тыпыр-тыпыр биюләр бас­ты. Хәзер сөенә алабыз, Чулпан Закирова ансамбле, Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле йөзек кашы булырдай тарихи биюләр тудырды. Анда инде гаскәриләрнең киемнәре дә, чыгышлары да горурлык хисе уятырлык. Ниһаять, тарихи милли әсәр опера театрында да туды. Дөрес, мондый әсәр моңа кадәр Тинчурин театрында куелган иде инде. Ләкин “Кара пулат” (әсәр авторы – Ренат Харис, музыкасы – Эльмир Низамов) бүген билгесезлектә. Тагын куелырмы, сәхнә бирелерме аңа – бу сораулар ачык кала.

 
Операга барганда башкорт­ларның “Салават Юлаев”ы искә төште. Ут күршеләр милли геройларын, ә аны үз татарыбыз Илһам Вәлиев башкарды, сәхнәгә атка атландырып чыгарды хәтта. Безнең Сөембикә дә шуннан ким булырга тиеш түгел ич инде. Менә шуңа татарга бу опера барыбер бик ошап бетмәячәк дигән фикер туды. Үткәнебезне тарихи яктан объектив һәм менә шуннан соң бетмәдек бит әле дигән горурлык тудырган әсәр кирәк бугай. Ә монда матбугат конференциясендә үк Ренат Харис тарафыннан әйтелгән фикер – Казанны да, Мәскәүне дә үпкәләт­мәскә тырышу сизелә.

 
Әсәрнең режиссеры Юрий Александровның баштан ук әйтеп куйган сүзенә ышандык. Резедә Әхиярованың музыкасы искиткеч, шлягер булып китәрлек, дигән иде ул. Композитор исә үзенең бу тема буенча бик озак уйланганын сөй­ләде:


– Мин бу теманы опера театры җитәкчелегенә әле “Шагыйрь мә­хәббәте”нә кадәр үк тәкъдим иткән идем. Ул вакытта Тукайга тукталдык. Сөембикә үз вакыты белән килде. Бүген бу тема бик актуаль дип уйлыйм. Мин музыкада ирен һәм баласын яраткан хатын-кызны сурәтләргә теләдем. Ул бит – әле гади хатын-кыз түгел, ханбикә! Татар тарихында бердәнбер. Дәүләт башында башка хатын-кыз булганы юк әле. Безнең белән ир затлары идарә итә. Яхшымы бу, яманмы – әйтүе читен, миңа калса, хатын-кызның күңеле йомшаграк.


Режиссер Юрий Александров операны бүгенге көнгә аваздаш диде:


– Әсәр хатын-кыз язмышын тасвирлый, Сөембикә ирен, баласын югалткан, ватаныннан аерылган. Боларны күрсәткәннән соң өметле, күкләргә бәйле финал кирәк иде. Чөнки әсәр халкы хакына үзен корбан иткән хатын-кыз турында хәтер булып яңгырарга тиеш. Бу исә – бик актуаль тема. Без бер генә опера театры да алынмаган эшне башкарып чыктык. Рос­сиянең үз статусы өчен көрәшкән чагын сурәтләдек. Ул һәрвакыт кан, көрәш, халык газаплануы... Без хәзер дә шуны тоябыз. Россия кабат дөньяда үз статусын ныгытырга җыена, үз тирәсендә көчләр туп­лый башлады. Бүгенге катлаулы сәяси вакыйгаларда бу опера бик актуаль яңгырарга тиеш. Халык омтылышлары белән хакимият омтылышлары туры килә аламы? Бу сорауга җавап бирмим. Чөнки мин русофоб та, милләтче дә түгел. Иманым камил, явызлыкның мил­ләте юк.


Театр Сөембикә-ханбикәгә багышланган күргәзмә белән дә каршы алды. Сынлы сәнгать музее директоры Розалия Нургалиева әйтүенчә: “Тарихта гомер-гомергә бу образга сак карау булган. Рәс­самнар, мәсәлән, ханбикәне түгел, күбрәк аңа бәйле риваятьл­әрне тасвирлады. Ә бу операда күбрәк хисчән хатын-кыз образы калку күрсәтелгән”.


Музыкант, хормейстер Cәлимә Хисмәтова әлеге операны карар өчен Алабугадан махсус килгән. Җәй көне үк билет юнәтеп куйган идем, ди ул. Чөнки бу – халык зарыгып көтеп алган тема.


– Татар халкы өчен бу – көтеп алынган әсәр. Өметләр зурдан булды һәм аларның күбесе акланды. Халык күренешләре бик яхшы куелган, хорның яңгырашы бик төзек, чиста, сыйфатлы булды, киемнәр зәвыклы, әмма бик ка­раңгы иде. Әлбәттә, караңгы вакыйгалар сурәтләнә. Әмма ниндидер якты мизгелләрне күрсәтергә мөмкин иде дип саныйм. Чөнки Казан халкы Сөембикәне бәйрәм рухында каршы алган, аның гыйлемле хатын булуына инанган. Шуңа күрә аны соңгы күренешләрдә акылдан язган хатын буларак күр­сәтүләре бик үк ошамады. Бәлкем ул чынбарлык булса да, алай сурәтләргә кирәкмәс иде дигән фикердә калдым. Ул анда үз күчәрендә әйләнүче бәдәвиләр биюен башкарды, бу исә акылдан шашуга ишарә инде. Нугай кызын эчке киемнән күрсәтүне кабул итү авыррак булды, – диде Сәлимә Хисмәтова.


Оркестрда җиз инструментлар, литавралар өстенлек иткән. Бу авыр тәэсир итә, аз гына тигезлек кирәк иде. Чөнки кайбер арияләр­дә оркестр алгы планга чыгып, башкаручыларның сүзләре ишетелми калды.


Җырчылардан эпизод рольдә чыккан Винера Ганиеваны билге­ләп үтәсем килә. Актриса буларак халыкны үзенә беркетте дә куйды. Ә менә төп партияне башкарган Гөлнора Гатинага азрак үз өстендә эшлисе бар. Хәер, беренче көн булганга, бәлкем, каушаганнардыр да. Текст бирелеше ягыннан бары Филүс Каһировның гына сүзләре аңлашылды. Аны төп рольләргә чыгарырга вакыт җит­кән. Шул ук вакытта Артур Исламовны билгеләп үтәсе килә. Ул баритоннар арасында бер башка аерылып тора, актер буларак та уңай фикерләр калдырды. Мәскәү патшасы ролен башкарган Әхмәт Агадига нәкъ менә патша вәкарьлеге җитеп бетмәде. Юкса аның йө­решеннән үк патшалык бөркелеп торырга тиеш иде. Патша вәкарь­леге ягыннан Арслан Сибгатуллинны билгеләп үтмичә булмый. Сабый гына, ә үзен ханнарча тота белде.


Операда татарга караганда урыс халкын, гореф-гадәтен күр­сәтү, музыкада урыс мотивларын куллану күбрәк булды. Бусы – музыка белгече Филүсә Арслан фикере:


– Монда милли музыкаль әсәрләргә заказлар аз булуы үзенекен итә. Авторлар ярышып эшләгәндә сыйфат югарырак булыр иде. Әлегә бер үк авторларның эшләрен генә манзара кыла алабыз (“Шагыйрь мәхәббәте” операсы һәм “Алтын Урда” балеты да шул ук авторларныкы). Аннан хәзер дә шушы хәлләр дәвам итә бит дип ачынып карадым. Ул һәр яктан, тел җәһәтеннән дә күренде. Әсәр икенче зур проблеманы ачып салды. Бездә нинди көчле милли кадр­лар бар, әмма аларга эш юк. Ул Филүс Каһиров булсынмы, үзебез­нең укучыбыз, кырым татары Сервер Кадиров булсынмы, хәтта театр солисты Артур Исламовка да мондый рольләр сирәк эләгә. Читтән чакыртып эшләткәнче, менә бу солистлар белән эшлисе, аларны үстерәсе иде. Юкса алар юкка чыгачак. Филүс Каһировның урыны опера театрында! Шаһ Гали образын ничек оста сурәтләде ул. Андагы аһәң, артистлык осталыгы, ә без аны эстрада артисты буларак кына белә идек.


Операда вакыйгаларның Казанда, Мәскәүдә, Касыйм ханлыгында барганын искәртик. Казан һәм Кырымда партияләр татарча, Мәскәүдә урысча башкарылды. Һәр партия сүзләре экраннарда урыс телендә чагылып барды. Сәхнә ауган манара рәвешендә бизәлгән иде. Ауган манара тиздән Казан ханлыгының авачагына һәм шомлы көннәргә ишарә буларак кабул ителде. Финалда Сөембикә манарадан атылмады, бәлки күккә ашты. Шул рәвешле Мәскәү режиссеры безгә өмет калдырды.


 Спектакльне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев тә карады. Президент­ның матбугат хезмәте илбашы­ның премьера турындагы фикерен җиткерде: “Без профессионаллар, безнең белгеч­ләр әзер­ләгән милли операның зур уңыш­ка ирешүе белән горурланабыз. Опера безнең тарих бе­лән тулы, без аны белергә тиеш. Премьера югары дәрәҗәдә узды. Татарстан шундый продукт әзерли алуы белән горурланырга тиеш. Бу вакыйга тарихта калачак”.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 140, 28.09.2018/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр