ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 163, 13.11.2018/

Балтач егетләре көрәшә


Районда милли көрәш белән элек-электән ныклап шөгыль­ләнәләр. Дөрес, берара спорт­ның бу төренә мөнәсәбәт бераз аксый төшкән иде. Балтач данын кире кайтару максатыннан, үсеп килүче буын белән җиң сызганып эшли башлагач, вәзгыять үзгәрде.

4-2
– Республиканың атказанган укытучысы, мәрхүм Васил Гарифуллин Бөрбаш урта мәктәбендә бик күп көрәшче егет­ләр тәр­бияләүче тренер иде. Ул физкультурадан укыткан чорда мәктәптә белем алучы һәр егет диярлек бил алышты. Балтачның көрәш федерациясе җитәкчесе Фәрит Әхмәдиев һәм аның ир туганнары Яңгул авылын гына түгел, республиканы шаулаткан көрәш батырлары булдылар. Бү­ген алар салган сукмакның дә­вамчылары булып, тренерларыбыз төрле күнекмәләр уздыра, яшүсмер­ләребез матур көрәш үрнәкләре күрсәтеп килә, – ди үзе дә кө­рәшче егет, Балтач райо­нының спорт һәм яшьләр эшләре бүлеге җитәкчесе Рөстәм Заһи­дуллин. – Районда республика, Россия күләмендә үзләрен таныта алган егетләребез күп. Заманында мәй­дан тоткан данлы көрәш­челә­ребезнең кайберләре бүген без­нең арабызда да юк. Тик алар онытылмый. Исемнәрен мәңге­ләштерү ниятеннән, балалары, якыннары алар истәлегенә бәй­геләр уздыра.


Балтачта балалар һәм өлкән­нәр арасында барлыгы 16 ярыш үтә. Район башлыгы исеменә уза торган ярыштан тыш, калганнары барысы да иганәчеләр теләге, ярдәме белән уздырыла. Васил Гарифуллинның күп кенә көрәш­челәр тәрбияләгән шәкерте Рафил Галимуллин истәлегенә уздырыла торган ярыш – моның ачык мисалы. Дүртенче ел рәттән узучы Рафил Шәфигулла улы исемендәге ярыш елдан-ел популярлаша бара. Моның шулай икәнен яшь спорт­чыларның саны да күрсәтә. Оештыручылар әйтүенчә, ярышка балтачлылар гына түгел, тирә-күрше районнардан да килүчеләр саны арта. Яшерен-батырын түгел, җирлекләрдә бюджет чамалы. Шу­ңа да яшь спортчылар үзләре теләгән һәр ярышта катнашырга мөмкинлек таба алмый. Моны истә тотып, әтисе истәлегенә уздырылучы бәйгегә килүчеләрнең юл чыгымнарын да Нияз Галимуллин үзе капларга булган. Быел 2001 елдан яшьрәк 140лап бала катнашкан. “Үзебезнең районның 12 мәктәбеннән тыш, Биектау, Арча, Саба, Теләче, Мамадыш команда­ларының көчле егетләре дә осталыкларын чарлый алды”, – ди Балтач көрәш федерациясенең баш секретаре Нурзада Сәмигуллин. Шулай итеп бәйгенең җиңүчеләре билгеле. Төрле үлчәү авырлыгында беренчелекне Ильяс Йосыпов, Булат Яруллин, Рәсим Зәйнуллин, Әдел Фазылҗанов, Айзат Гәрәев (Балтач), Рамазан Корбанов (Мамадыш), Нияз Хәлиуллин (Саба), Булат Фәхриев, Рәнис Нурисламов, Әлмир Мифтахов (Арча), Корбонгали Норкулов (Биектау районы) яулый. Районның иң көчле командалары да ачыклана. Призлы урыннарны Яңгул, Чепья, Смәел мәктәпләре бүлешә. Төп кубок исә элек-электән милли көрәшкә нык игътибар бирүче яңгуллыларга насыйп була.


– Соңгы вакытта милли көрәш­нең кагыйдәләре камилләш­те­релде, 5-6 төрле яңа алым килеп керде, – ди Рөстәм Рафис улы. – Дөньякүләм ярышларга әзерлек нәкъ менә райондагы балалардан башлана бит. Шуңа күрә без бу кагыйдәләрне ярышта кулланып карадык. Бил алышучылар матур гына үрнәк күрсәтә алдылар.


Тәтештә узган “Диварга-дивар” республика көрәш федерациясе кубогы ярышында балтачлылар икенче урынны яулаган булган. Балтач башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров, район данын яклаучы егетләрне котлар, үсендерер өчен, бәйгегә махсус килгән. Район җитәкчелеге тарафыннан спортның бу төренә караш үзгәргәннән соң, беренче өчлектән төшми башладылар. “Җанатарларыбыз да активлашты. Республиканың кайсы төбәгендә генә чыгыш ясамыйк, район командасы өчен җан атарга дип, юл ераклыгына да карамыйча киләләр. Спортның әлеге төрен үстерү буенча районнан чыккан эшмәкәрләребез дә күп көч куя. Бер генә районда да иганәчеләр ярдәме белән бу кадәр бәйге узмый. Бик зур рәхмәт аларга”, – ди Рөстәм Заһидуллин.


 – Башлаган эшне киләчәктә дә дәвам иттереп, бәйгене тагын да камилләштерергә уйлыйбыз, – ди Нияз Рафил улы, уй-фикерләре белән уртаклашып. – Районнарда милли көрәш буенча ныклап шөгыльләнә торган егетләр саны күп булуына елдан-ел инана барабыз. Бу ярышта беренче тапкыр келәмгә чыгып җиңү яулый алмаучылар арасында да шомарып, киләчәктә район, республика, россиякүләм бәйгеләрдә дәрә­җәләргә ирешүчеләр булыр. Шуңа күрә андыйларга киләчәктә үз­ләрен күрсәтә алу мөмкинлеген тудыруга без дә үз өлешебезне кертергә тиешбез, дип уйлыйм.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 152, 20.10.2018/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр