ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 163, 13.11.2018/

Дәүләт – түрәләр ул

 

“Минем телем – минем дош­маным” дигән гыйбарәнең хаклыгына тагын бер мәртәбәле чиновник – Свердловск өлкәсенең яшьләр сәясәте департаменты башлыгы Ольга Глацких төшенде. Кировоград шәһәрендә волонтер балалар белән очрашу вакытында ул: “Яшьләрдә, дәүләт безгә барысын да тиеш, дип аңлау туып килә. Юк, дәүләт сезгә принципта берни дә тиеш түгел. Сезгә сезне тудырган әти-әниләрегез тиешле. Дәүләт алардан сезне тудыруыгызны сорамады”, – диде.

5-2
ura.news

 

2004 елда нәфис гимнастика буенча Олимпия чемпионы булган Глацких – әле бик яшь чиновник, 2016 елда гына вазифага керешкән. Тик югары чинов­ник­ларга хас фикер сөрешен ул бик тиз үзләштереп өлгергән. “Дәү­ләт ул – без” дигән карашка бе­реккән титуллы ханымнар һәм әфәнделәр инде соңгы ва­кыт­лар­да гына да, әрәмтамак ха­лыкның түрәләр өлешенә кереп, үзенә акча даулавыннан тәмам гарык булып, гавамны үз урынына утырта торган канатлы гый­барәләрнең тулы коллекциясен тудырып өл­герде. Чиновниклар аңында бу мәсьәләдә фикер ур­таклыгы бик яхшы си­зелә: бюд­жет бүлгәндә, иң майлы кал­җалар алар өлешенә ыргытыла, аларны сакларга тиешле көч струк­тураларына акча мул итеп бүленә, ә менә чиновниклар җилкәсендә яши дип уйланылган халык онытыла, аңа тамса тама, таммаса – юк.


Шул булган кадәресенә шө­кер итәсе урынга түбән катлаулар ризасызлык белдерә, “күк­тә яшәүче” бюрократияне тәмам ап­тыратып бетерә. “Чиновник­лар – халык хез­мәт­чесе” дигән ал­давыч әйтемгә алдана кара халык. Чынлыкта бит, халык мул итеп салым түли һәм түләргә тиешле. Хезмәт хакына салына торган 45 процентка җиткән туры салымнардан тыш, өстәмә кыйммәт салымы, табышка салым, файдалы казылмаларга салым, мотор ягулыгына һәм башка киң куллану товарларына акцизлар – болар барысы да дәү­ләт, ягъни чиновниклар яшәсен өчен кирәкле нәрсәләр.


Хезмәт хакыннан берни дә түләмичә, кара базарда хезмәт күрсәткән идән юучы һәм көтү­челәр дә чиста суга чыгарылып беткәч, кемнең кемгә хезмәт иткәне сүзсез дә аңлашылырга тиеш бит инде. Әмма кара халык һаман да төшенеп бетми, шуңа күрә Ольга ханым кебек яшь чиновниклар, туры наводка белән бәреп, сәяси мәсьәләләрдә аны агартырга тырыша. Дәүләттән мәрхәмәт көтмәскә, иң арзанлы ризыклар белән бик аз гына ашап тукланып сәламәт яшәргә, хастаханәгә барсаң, түләүле кабинетларга гына үтәргә һәм баш­ка бик күп вазифаларны сык­ранмыйча гына үз җилкәңдә күтәрергә икәнен яңа буын агитатор-чиновниклар аңлатма­са, кем аңлата?


Тик менә мондый революцион пропаганда бик кыйммәткә төшә яңа үзаң формалаштырырга теләгән түрәләргә: аларны эш урыныннан тиз генә очыралар. Халык өчен мондый отставкалар берни дә бирми бирүен: дәү­ләт­нең сәясәте шул ук кала. Салымнар үстерелә, социаль чыгымнар шуларга тиң рәвештә киметелә. Чиновниклар исә ка­ләмнең бер җиңелчә хәрәкәте белән генә үзләренә тиешле хез­мәт хакларын үрчетә. Тик менә телнең тик тормавы гына комачаулый бюрократиянең аеруча актив авангардына. Халыкка үз урынын күрсәтү һич кенә дә ярамый. Тавыш чыга. Видеога тө­шереп, интернетка эләләр. Сайттан сайтка исемең күчеп йөри.


Менә Галцких бит чынлыкта үткән ел гына бик күп керемен югалткан: 4 миллион 250 мең сумлык керем 1 миллион 525 мең­гә генә калган. Үз-үзен хөр­мәт иткән чиновник шул акчага гына яши аламы? Менә шундый гаделсезлек үзәгенә үткәч, ярып салган инде ул хакыйкатьне. Аны исә аңларга теләмәделәр. Чиновник хәлен чиновник кына аңлый шул. Түрәлек канына сеңгән Владимир Жириновский хәзрәтләре яшь коллегасын аңлады, аны як­лап, шунда ук кайнар аваз салды һәм Ольга ханымның нәрсә әйтергә теләгәнен шәрехләп тә күрсәтте: “үзегез булдыра алмасагыз, әти-әниләрегез дә ярдәмгә килмәсә, дәүләт структураларына менә шул чагында гына ышаныгыз” дигән тирән мәгънәле сө­земтә чыгарды. Әнә Дәүләт Думасы депутаты Светлана Журова да бик яхшы аңлаган Галцкихның чыгышын. Бернинди зыянлы сүз дә әйтелмәгән, барысы да дөрес дип салпы якка салам кыстырып куйган.


Тик менә дәрәҗәле комментаторлар күпме генә шәрехлә­мәсен, эш узган инде. Кайсы якка гына борсаң да, әйтелгән сүз­ләрнең асылы барыбер шул килеш калачак: дәүләттән мәр­хәмәт көтмәгез. Яшьләр сәясә­тен әйдәүче чиновникның тел төбен яшьләр менә шул урында аңлап туктап калсалар ярый да. Атаклы совет селекционеры Мичуринның: “Табигать­тән без мәрхәмәт көтмибез”, – дигән сүз­ләренә охшатып, “Хө­күмәт­тән без мәрхәмәт көтми­без, аны алу – безнең бурычыбыз”, – дип көч куллану юлына басмаса. Яисә: “Дәүләт безгә бурычлы булмагач, без дә аңа тиеш түгел”, – дип салымнар түләү­дән, балаларны хәрби хезмәткә озатудан һәм башка мәҗбүрият­лекләр­дән халык баш тартса. Мәсьә­ләнең менә шул якларын төптән уйлый торгач, россияле түрә­ләргә Тэтчер сүзләрен ятлатасы килә: “Хөкүмәтнең акчасы юк, салым түләүчеләрнеке генә бар”. Депутатларны һәм министрларны бергә җыеп, менә шундый сәяси агарту эшен үткәреп алучы берәр лидер барлыкка килерме Россиядә?

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 163, 09.11.2018/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 1

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр