ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 156, 21.10.2017/

Казанда футбол турында сөйләштеләр


Ике атна эчендә 1,3 миллион кеше киләсе елда узасы Дөнья Чемпионаты уеннарына билет алырга теләк белдергән. Бу хакта кичә “ВТ” хәбәрчесенә “Россия-2018” оештыру комитеты җитәкчесе Алексей Сорокин җиткерде. Чит илләрдә, бигрәк тә Мексика, АКШ, Бразилия һәм Аргентинада яшәүчеләрнең игътибары зур икән. Казанда футболга киләчәк кунак­ларны каршы алу турында фикер алыштылар.

2-6
Кичә башкалада Россия җыелма командасы Иранга каршы уйнады. Берәүләргә – тамаша, икенчеләргә исә – эш. Казанга киләсе елда Дөнья Чемпионаты уеннары узачак шәһәрләрдән белгеч­ләр җыелды. Көн дәвамында иминлек, транспорт һәм стадион эшчән­леге кебек мәсьә­ләләр турында фикер алышкан кунаклар кичен халык­ара футбол очрашуларын уздыру шартлары белән танышты.


Билгеле булганча, Дөнья Чемпионаты очрашулары илнең 11 каласында урнашкан 12 стадионда узачак. Дүрт шәһәр – Мәс­кәү, Санкт-Петербург, Казан һәм Сочи­ның нәрсәгә сәләтле икәне азмы-күпме ачыкланды инде. Аларда быел җәй Конфе­дерацияләр Кубогы уеннары булды. Калганнары исә зур сынауга тәүге тапкыр ке­рәчәк. Халыкара футбол фе­де­ра­ция­ләре ассо­циа­ция­сенең (ФИФА) Дөнья Чемпионатларын уздыру департаменты башлыгы Крис Унгер сүз­ләренә караганда, Кон­фе­дера­цияләр Ку­богы яхшы узган. “Бу чарадан сабак алдык, нәрсәне төзәтергә ки­рәк икәнен аңладык. Гому­мән алганда, барысы да югары дәрәҗәдә узды, 2018 елда шуннан кайтыш булмаска тиеш”, – ди ул.


Казан җәй көне кунак­лар кабул итеп, әзерлеген расласа да, башкарасы эш­ләр бар әле. Әйтик, Дөнья Чемпионатына дүрт кү­нек­мә мәйданын сафка бастырырга кирәк. Дөрес, Татарстан Премьер-министры­ның беренче урынбасары Рөстәм Нигъ­мәтуллин дүрт объектның өчесендә эшнең тулысынча төгәл­лән­гәнен, ай ахырына дүртен­чесенең дә әзер буласын әйтте. Ә башкалар вакытында өл­герерме? Мондый сораулар да еш яңгырый, әйтик, берничә көн элек матбугатта Самарада зур мәшә­кать­ләр килеп чыкканы, хәтта ки бу калада уеннар бө­тенләй уздырылмаска мөм­кин икәне турында хәбәрләр пәйда булган иде. “Самарада да, башка шә­һәрләрдә дә куркыныч хәл юк.  Проблема бар икән – аларны хәл итәргә туры киләчәк. Башкача була да алмый. Мәшәкатьләр элек тә булды, киләчәктә дә булачак. Андый хәлләр Бра­зилиядә дә (аларда Дөнья Чемпионаты 2014 елда узды), Көньяк Африкада да (2010) килеп чыкты, – диде Унгер. – Көн­батыш­тагы кайбер басмаларда Россиядәге футбол тама­шачысының  усаллыгы турында хәбәр­ләр чыкты дисезме? Имеш-мимеш таратырга, чебен­нән фил ясарга теләү­челәр бар. Әлбәттә, кайбер җана­тарлар белән проблема килеп чыгарга мөмкин. Әмма оештыручылар Дөнья Чемпионаты вакытында тамашачы өчен имин шартлар булдырыр дип ышанабыз”. 


“Россия-2018” оештыру комитеты җитәкчесе Алексей Сорокин: “Беренче ике атна дәвамында 1,3 миллион кеше билет алырга теләк белдерде. Узган атна ахырына бу сан 1,5 миллионга җитте. Болай барса, тамашачылар күп булачак, – диде. – Чит илләрдән Мексика, АКШ, Бразилиядә яшәү­­челәрнең игътибары зур. Әлбәттә, билет алырга теләүчеләрнең күбесе без­нең илдә яши. Бигрәк тә өченче һәм дүр­тенче кате­гориягә кергән билетка сорау күп. Халыкны ярымфинал һәм финал очрашулары да кызыктыра”.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 150, 11.10.2017/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Баннер для региональных сайтов 2

Видеохәбәр

112