ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 186, 13.12.2017/

Кеше ашаучы психологиясе


Әлеге алагаем катлаулы мәсьәләгә тагын да тирәнрәк кереп батмас өчен, зур-зур психолог­ларны җәлеп итмичә, дилетант дәрәҗәсендә генә бу хакта фикерләп карыйк әле. Тере каннибалны элек  куркыныч әкият-хикәятләр аша гына күзалласак, Хрущев идарә иткән “җеп­шек­лек” чорында без аны беренче тапкыр Шишков романы буенча төшерелгән “Угрюм река” нәфис фильмында күреп шак­каттык.

3-3

Анда бай рус промышленнигы Громовның хезмәт­чесе – Ибраһим бәк исемле сакаллы Кавказ татары, әтисе иксез-чиксез тайга тарафына җан тәслим кылырга җибәргән  Громовның улы белән бергә-бер калгач, каторгадан качкан чагында кеше ите ашап кына ач үлем­нән котыла алганлыклары турында сөйли. Ибраһим бәк яшь баринга моны кызык өчен генә яки үзенең тугрылыгын күрсәтү өчен генә дә сөйләгәндер, бәлки. Тик ни генә булмасын, авторның бу сюжеты татарларга бик нык “сугып”, аларны мәңгегә кеше ашаучыларга әйлән­дерде. Шуннан соң нәкъ менә шушы сюжет кискен сюжетлы башка детектив­ларның да бер-бер артлы пәйда булуына китерде.

Чакырылмаган кунак, имеш...

Татар кешесе психоло­гиясенең “Чакырылмаган кунак татардан да яманрак” дигән рус мә­календә ча­гылдырылганлы­гыннан чыгып, канни­бал­ның психологиясе турындагы уй-фикер­ләре­безне шуның белән төгәл­ләп тә куярга булыр иде. Тик чагыштырмача күптән түгел генә сер булудан туктаган Сталин лагерьлары архивларыннан һәм Ленинград камалышында яшәгән кешеләрнең ярымтыелган мемуарларыннан каннибаллар исемлегенә рус исем­нәре дә өстәлде. Кеше ашаучылар Варлам Ша­ламовның “Колымские рассказы” хикәясендә бернинди   “буяу”лар өстәмичә ге­нә, ничек бар, шулай, ягъни котчыкмалы итеп сурәт­ләнгән.  Бу язучы чын­бар­лык­ны чик­тән тыш дөрес, документаль күрсәтүе аркасында Сталин лагерьлары тематикасына язучы башкалар арасында “укылмый” торганга әйләнде хәтта.  Шул ук вакытта советлар тормышын соцреализм ысулы белән яктырткан башка язучылар концлагерьны пионер лагере кебек, ә лагерьда ачлыктан көч-хәл белән котылып калуны батырлык һәм фидакарьлек итеп сурәтләде. Акылга сыймаслык хәл бит: Солжени­цынның үзе әй­түенчә, Сталин ГУЛАГы булмаса,  ул язучыга әйлән­мә­гән булыр иде. Яшь язучы, “Зулейха открывает глаза” романы авторы Гүзәл Яхинаның кулак дип куылган әбисенең Себердә­ге сөргендә лагерь сакчысына гашыйк булып үз бә­хетен табуы нәрсә тагы?.. Хәер, Василий Аксеновның әнисе – күп еллар буе Колымада утырган Евгения Гиндзбург та, Варлам Шаламовтан аермалы буларак, бернинди дә лагерь каннибалларын “күрмәгән”. Шуңа күрә аның атаклы “Крутой маршрут” әсәрендә зур күкрәкле лагерь хатын-кызлары өч­почмаклы ап-ак яулыклар бәйләп, елмаеп кына йөри.

 
Советлар Союзында Ибраһим бәктән дә яманрак каннибаллар бар иде. Әмма аларның исемнәре Совет космонавтларыныкыннан да серлерәккә әй­ләндерелде, һәм саннары да якын килә­чәктә генә мәгълүм булмаячак әле. Совет чорында өч ачлыкта үлгән халык саныннан – 32 миллион ке­шедән һәм камалышта һәлак булган 800 мең кеше­дән чыгып, канни­балларның якынча санын исәпләп тә чыгарырга мөм­кин, әмма бу – мәгъ­нәсез эш. Аларның күбесе инде җан тәслим кылса да, нәсел дәвамчылары, шул бер үк һаваны сулап, әле һаман безнең  янәшәбездә яши.

Бакчачылык ширкә­тен­дәге хәлләр

Казан халкының күбесе 1987 елда ниндидер бер бакчачылык ширкәтендә Алексей исемле кеше ашаучы адәмнең яшәве турында имеш-мимешләрнең таралганлыгын хәтерли булыр. Әмма атып үтерелгәннән соң аның турында инде сүз куертылмады. Чөнки бакчачылык ширкәте әгъза­ла­рының һәм­мәсе дә дәүләт серен таратмаска сүз биреп кул куйган булып чыкты. Әйтерсең лә, каннибал әллә нинди хәрби серләр бел­гән!.. Менә шулай Казан чекистлары 30 ел дәвамында кеше ашаучы турында мәгъ­­лүматларның дөньяга чыгуына киртә куеп килде. Фәкать аны атып үтергән көнгә утыз ел тулгач – 2017 елның 29 июлендә генә матбугатта каннибал турында саран гына материаллар пәйда булды.


Баксаң, илкүләм әһә­мият­тәге танылган “Васильево” санаторие тирәсен­дәрәк кенә урнашкан  “Каенлык” бакчачылык шир­кәте каравылчысы Алексей Суклетин 1981-1985 елларда җиде хатын-кызны үте­реп ашаган. Каннибалның иң кечкенә корбанына нибары 11 яшь булган. Дару исе килгән­лек­тән, үлгән кыз­чыкның итен этләренә  ашаткан. Со­ңын­нан судмедэкспертиза кыз­ның умыртка сөягендә тимер пластинка тапкан – чөн­ки аңа күптән түгел генә наркоз белән катлаулы операция ясалган булган.


Мәдинә Шакирова исем­ле сөяркәсе бу адәмгә кеше итеннән кәтлит, койка ясаган, аш пешергән.  Үзлә­рен­нән артып калганын саткан. Якын-тирәдә яшәү­челәр каравылчыдан шашлыкка “менә дигән ит” сатып алып кинәнгән...
Егерме ике яшьлек Катя Осетрова Алексей Сук­ле­тинның тәүге корбанына әйләнгән.  Кызны өенә алып кайткач, яңа танышын үте­реп ашаячагы, шуңа күрә ярдәм кирәк булачагы турында Мәдинәне шундук ки­сә­теп куйган. Катяны көч­ләгәннән соң, башына чүкеч белән суккан һәм аңын җуй­гач, ваннага салып, бугазына пычак йөзен батырган...


Каравылчы бервакыт июль кичендә Валя Еликова исемле 11 яшьлек кызчыкны өенә алып кайткан. Кызчык Леша абыйсы бакчасындагы җиләк белән сыйлар дип уйлаган. Әмма Суклетинның планнары бөтенләй башкача булган. Коточкыч вәхши­нең кылган гамәлләре хәтта күп­не күргән тикшерү­че­ләрне дә шок халәтендә калдырган. Ул, көчләгәннән соң, аякларыннан тотып, башы белән кызны өй стенасына китереп бәргән. Аңын җуй­гач, кухня пычагы белән  бугазын кис­кән. Мәдинә Шакирова кеше итен, сөяк­лә­реннән аерып, турап куярга ярдәм иткән. Сөякләрен өй янындагы бакчага күмеп куйганнар. Со­ңыннан тик­шерүчеләр анда берничә капчык кеше сөяге тапкан.


Суклетинны үзенең ахмаклыгы гына харап иткән. Чираттагы сөяркәсен үтереп ашаганнан соң шул бакча ширкәтендәге мәңге айнымас бер сәрхуш моңа кунакка кергән.


– Хатының кайда соң әле? – дип кызыксынган кунак.
–  Әнә тегендә! – дип, авызын колагына кадәр ерып, канлы судахатын-кыз башы йөзеп йөргән мич­кә ягына таба ымлаган кеше ашаучы.


Коты алынган сәрхуш шундук айнып китеп, би­редән тиз генә табан ялтыраткан һәм бу хакта милиционерларга сөйләп бир­гән. Әмма, юләрдер бу, дип уйлап, тәртип сакчылары аны юньләп тыңлап та бе­тер­мәгән.  Куркуыннан үзен бе­лештермәс дәрә­җәгә җиткән бу хәчтерүш шул ук бакчада яшәүче бер таныш оперативникка барысын да сөйләп биргәч кенә Суклетинны тоткарлаганнар.


Кеше ашаучы иң кырыс җәза чарасына хөкем ител­гән: 1987 елның 29 ию­лендә  атып үтерелгән. Ярдәмчесе – сөяркәсе исә 15 еллык төрмә срогы белән котылып калган.

Истәлеккә – “туфли”

Атып үтерелер алдыннан Казан каннибалы ик­мәк­тән хатын-кыз туфлие әвәләп, шуны һәм “Татар­станның соңгы кеше ашаучысыннандыр дип өмет­ләнәм” дип язылган фото­сурәтен  прокуратура тик­шерүчесенә бүләк иткән. Хәзер бу “туфли” республика прокуратурасы музеенда саклана икән.
Суклетинның бакча күр­шесе Алексей Романов бер хәбәрчегә каравылчы янында еш булганлыгы, аның мунчасында юынырга яратканлыгы турында сөй­ләгән һәм хәтта фотосу­рәтен дә газетада бастырып чыгарырга рөх­сәт биргән.  Мунчадан соң бер-берсенә “җиңел пар!” тели-тели, бе­рәр чәркә җи­бәреп, кеше итен ка­бым­лыкка әйлән­дер­гән­нәренә исе дә кит­мәгән, күрәсең...
Әмма Суклетин белән аралашып, кеше итен ашаучылар арасыннан бу хәл­ләрне Романов кебек җиңел генә кичерә алмаучылары да булган. Инде 1987 елда ук Суклетинның бер ут күршесе каравылчы атып үтерел­гәннән соң үзенең дә кеше итен ашаганлыгын аңлап, юләрләнгән һәм озакламый бик каты нерв авыруыннан үлеп киткән.


Кеше ашаучылар турында язу үзе генә дә чиркандыра. Башка нечкәлекләре турында инде әйткән дә юк. Бу – кеше акылына сыймаслык хәл. Үз акылындагы кешегә кеше итен ашауга караганда, ачлыктан җан тәслим кылуы җиңелрәк.


Безгә – совет кешеләренә, бөтен кешелек өчен якты киләчәкне төзегән социализм илендә каннибализмны кешеләр­нең кәефен бозмас өчен яшерәләр кебек тоелды. Әмма бу бик үк дөрес фикер түгел. Ник дигәндә, язмабызда каннибал психоло­гия­сенә дилетантларча гына ясалган анализыбыз да бу кот­очкыч күренешнең генетик чыгышына иша­рәли. Соң, Казан каннибалы Суклетин кеше итен, теге кинодагы Ибраһим бәк яки Ленинград камалышында калган мес­кеннәр кебек ачлыктан түгел, ә үзенең генетик ихтыяҗын канәгать­ләндерү өчен ашаган бит!..


СССР 70 ел дәвамында бөтен дөньяга социализм­ның капитализм алдындагы өстенлеген расларга тырышып килде. Совет каннибализмын дәүләт дәрәҗәсендә яшереп килүнең төп сәбәбе дә нәкъ шуңа бәйле. Чөнки ул елларда Америкада да, Европада да Суклетин кебек аптыраганнан гына кеше ите белән тукланучылар булмады. Мондый җинаять анда бер көнгә дә яшереп калына алмас иде.


Бу күзлектән чыгып караганда, каннибализм генын эзләп табу начар булмас иде, минемчә. Әнә клон­лаш­ты­руга нигез салган инглиз­ләр кешедә бандитлык генын эзләп табуга өйрәнгән ди бит инде.


Минемчә, ЗАГС бланкында яңа өйләнешүчеләр өчен “каннибализмга тартылу” графасын булдыру кеше­леккә кеше ашаучыларны үрчетүне чикләүгә бик нык ярдәм итә алыр иде. Дөнья күләмендә генетика фәненең бик нык үсеш алуыннан чыгып фикер йөрткәндә, цивилизацияле илләргә бу көнне озак көтәсе дә калмагандыр инде. Әмма Россия каннибалларына моннан куркасы юк. Чөнки РФ Дәүләт Думасы инде ничәмә-ничә еллар буе, үз-үзеңә кул салу дип санап, эвтаназияне законлаштырудан баш тартып килгәнне, моны законлаштыруга беркайчан да юл куймаячак.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 150, 11.10.2017/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр

112