ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 182, 15.12.2018/

Каюм баба кызы Асия


Бар да инде булдыклы затлар! Каюм Насыйри­ның авылдашы, Кече Шырдан авылы кызы Асия Гобәйдуллинаны әйтүем. Әле былтыр гына Каюм баба төзеткән мәчетне (1901 елгы) яңартып ачкан иде ул. Инде менә мәшһүр “Каюм коесы”н яңарткан. Декабрьнең беренче көнендә шуны ачу тантанасына кайтып баруыбыз.

66
Яшел Үзән районының әлеге мәшһүр саласына кайт та, катык турында сүз чыкмасын, ди. Ул көнне өйдә катык ясау серләрен, катыкка дигән сөтне фәкать базардан, авыл апаларыннан гына сатып алу зарурлыгын шушы авыл кияве, әдәбият­чы галим Зөфәр Рәмиев тәфсилләп аңлатса, авылга кайтып җиткәч, бу гый­лемебез тагын да тирә­нәйде. Хә­ер, моңа бераз соң­рак тукталырбыз.


Алдан килештереп эш­лән­гәнме, шулай туры кил­гәнме: быел шагыйрә Эльмира Шәрифуллинаның “Каюм коесы” дигән шигырьләр һәм поэмалар җыентыгы дөнья күргән икән. Әдибә әлеге “Каюм коесы” дигән поэмасын егерме бер ел элек язган булса да, кичә генә иҗат ителгән кебек актуаль ул. “Алдап булмый икән Табигатьне, үзе­некен итә Җир-җиһан. Без генә ул, ялган белән бизәп, кызыл сүздән көттек җыр-илһам. Ә Табигать гадел! Юк кодасы, кодагые, килен-кия­ве... Да­һиларны үзе сайлап ала, һәм бәяли биреп тиярен: гый­брәт алсын, гыйбадәт кылсын, шифалы су белән туенсын – диеп, гүя, ике гасыр буе яшәтә ул Каюм коесын”. Әлеге юлларны кое ачылу тантанасында да яңгыратты Эльмира ханым. Бәйрәмгә кайткан кунаклар арасында Казандагы Каюм Насыйри музее директоры, шагыйрә­нең кызы Рушания Шәфи­гул­лина да бар иде. Ул тантана вакытында, кызып китеп, мәктәп балаларын җәлеп итеп, шырданлыларга авылда Шәҗәрә бәйрәме уздырырга тәкъдим итте (ни кызганыч, биредә башлангыч мәктәп тә күптән ябылган инде; яшь гаиләләр юк, җәен ялга кайтучыларны исәплә­мә­гәндә сиксәнләп кеше һәм ике сыер гомер кичерә монда). Халык каршына нотык тотарга чыккан кунак­лар, шул исәптән авыл җир­леге башлыгы Рәис Кәримов, Кә­мәрия Хәмидул­лина, Фир­дәвес Зариф, тарихи коены яңарткан Шырдан кызы, “Акведук” проектлау оешмасы җитәкчесе Асия Гобәйдул­линага, оешманың уңган хез­мәткәрләренә рәх­мәтен җит­керергә ашыкты (бик күркәм түбә астына кертелгән, тирә­нәйтелгән, яңартылган бу коеның шифалы суы унбиш метрдан чыга).


Күр әле: акведуклылар быел мәчет янәшәсендә “Чәй йорты” да җиткереп куйган. Каюм Насыйриның кече ватанын, туып үскән нигезен күреп китәргә кил­гән туристларны чәй белән сыйлап җибәрерлек шәп урын ул. “Кече Шырданны респуб­ли­кабызның этнотуризм маршрутына керт­сәләр, авылыбызда байтак кешегә эш урыны барлыкка киләчәк. Туган авылым бет­мәсен, таркалмасын, яшь гаи­ләләр барлыкка килсен иде”, – дип хыяллана “Акведук” башлыгы. Казаннан җит­меш чакрым ерак­лыкта гына бу авыл. Газы, суы, уты, юлы кергән. Яшәр өчен бөтен уңайлык­лары бар. Әмма эш урыннары булмагач, яшьләр китеп беткән. Тантананы алып барган яшь-җилкенчәк – Рәмил Шакиров күршедәге Олы Ачасыр авылында укытса, икенче бер авылдашы – Гүзәл Минһаҗе­ва җирле район газетасында җаваплы сәр­катип вазифасын башкара.


– 2015 ел иде. Зираттан кай­тып киләм. Шунда Бөек Ватан сугышында һәлак булган һәм яуда катнашканнар хөрмәтенә куелган һәйкәлгә күзем төште. Һәйкәлнең тимер өлеше аеруча ямьсез: күгәргән, тутыккан. Бөек Җи­ңүнең җитмеш еллыгына һәй­кәлне яңартырга, мәр­мәр таш белән әйләндереп алырга кирәк дигән карарга килдем. Өлгердек. Анда өч йөз авылдашыбызның исем-фа­милиясе уелган, – дип сөй­ләде авылны яңарту эше­нә ничегрәк алынуын Асия ханым. 2016 елны Әзеркә тавы итәгендә “Гыйбадулла”, “Сабантуй”, “Әзер­кә”, “Ринат” чиш­мә­лә­рен тер­­гезә акведуклылар. Әле­ге чишмәләрне без дә күреп сокландык, алар­­ның шифалы суларыннан авыз иттек. “Сабантуй” чиш­мәсе бигрәк күркәм чыккан. Аның хәзер үз өе, тир­мә­се бар. Яңгыр-кар яуса да, җил иссә дә, ышык, тыныч, рә­хәт монда! Чишмә янында шырданлылар элек авылда сулыклар­ның күп булуын, аларны “Тимер улак”, “Ат улагы”, “Кер чайкау улагы”, “Гата улагы”, “Дусай улагы”, “Кыр инеше”, “Казан инеше” дип йөртүлә­рен искә алды. Асия ханым­ның сөйләвенә караганда, Әзеркә тавы итә­гендә, кайсы җирдә көрәк төртсәң дә, чишмә килеп чыгарга мөм­­кин. “Бер тауда ун чишмә ге­нә түгел, егерме чишмә дип җырларга да була без­дә”, – дип шаярта ул. Кем белә, бәл­кем шулайдыр да. Алдагы елларда акведуклылар ки­тап­ха­нәне, клубны яңарт­мак­чы. Бирсен Ходай!


Менә тантана тәмам. Кунакларны мәчеткә, чәй табынына чакыралар. Табын уртасында, табигый, сап-сары, мәшһүр Шырдан катыгы. Авыл апаларының аңлатуына караганда, әлеге катык барлыкка килсен өчен, сөтне сәгать ярым гына түгел, өч-дүрт сәгать, саргаеп чыкканчы кайнатасы икән. Кыскасы, сөтең сыег­рак булган саен озаграк көтәргә туры килә.


– Яхшы катык булса, агач кашык басып торырга тиеш. Кайнап чыккан сөтне әбиләре­без шәйкәгә (ягъни агач савытка) салып куя торган булган. Бердән, агач савыт сөтнең суын сеңдерсә, икенчедән, катык анда озаг­рак, яхшырак саклана, – дип сүзгә кушыла әнә гомер буе катык ясаган кеше шикелле Рәис Кәримов. Хәер, соңгы вакытта шәйкә ясау хыялы белән янып йөри икән ул.


Тәгам җыеп чыккач, кайтып җитүгә, бу атнада ук, өйдә катык ясый башларга килешеп, машиналарга төя­лешәбез. Каюм Насыйриның үзе кебек какча гәүдәле, сынап караучан Асия ханым, кул изәп, озатып кала. Ул үзе түгел, Каюм баба озата шикелле. Бу изге нигезгә халкыбыз юлны онытмасын, мил­ләтебезнең борынгыдан кил­гән телен, ислам динен саклап яшәсен, авылларыбыз саклансын дип тырышкан бу асыл затны ничек инде Каюм баба кызы димисең?!

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 176, 05.12.2018/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр