ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 156, 21.10.2017/

Бер секундта ни булмас?

 

Тормышыңа куркыныч янаганда, кая шалтыратырга? Кемнән ярдәм сорарга? Элегрәк булса, күпләр 01, 02, 03, 04 номерларына шалтырат, дип киңәш бирер иде. Хәзер белгечләр гадәттән тыш хәлләр  вакытында кесә телефоныннан 112 бердәм номеры буенча шалтыратырга киңәш итә. 

5-2
Элеккеге 01, 02, 03 яки 04 номерларын да җыярга мөмкин. Әм­ма заманча телефоннарның күбе­се өч урынлы ашыгыч номерларны гына “таный” икән. “Шуңа күрә өй телефоныннан шалтыратканда 101 (янгын сүндерү хезмәте), 102 (полиция), 103 (“ашыгыч ярдәм”), 104 (газ хезмәте) номерларын җыярга кирәк”, – диде кичә журналистлар белән очрашуда Татарстан буенча гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары Олег Степущенко.


112 – ашыгыч чакырулар хез­мәте Татарстанда 2010 елның 22 мартыннан бирле гамәлдә. Әлеге пилот-проектны республика бе­рен­челәрдән булып гамәлгә ашыра башлады. Татарстаннан соң бу проектны Курск һәм Калуга өл­кә­ләре дә сынап карады. Олег Степущенко сүзләренә караганда, бүген республикада 112 бердәм номерына тәүлегенә 5,5 меңләп шалтырату килеп ирешә. Әлеге хезмәт­нең мәгълүматлар эшкәртүче ике үзәге бар. Аларның берсе – Казанда, икенчесе Чаллыда урнашкан. 112 номерына тәүлек дәвамында бушлай шалтыратырга мөмкин. Теле­фоныңда акча, хәтта симкаң булмаса да, куркыныч түгел.


Җиде еллап гамәлдә булган сис­теманы бар яктан камилләш­те­рергә тырышсалар да, җитешсез­лекләре юк түгел. Олег Степущенко белдерүенчә, 112 номерын җыйган кешеләр кайчак, диспетчер башка кеше белән сөйләшү сәбәпле, чират көтәргә мәҗбүр. Бу аңлашыла да. Бүген ашыгыч шалтыратулар хезмәтендә 70ләп диспетчер хезмәт куя. Алар тәүлек дәвамында эшли. Бер сменада исә 15ләп диспетчер хезмәт күрсәтә. Бу кадәр кеше генә меңәрләгән шалтыратуны берьюлы кабул итеп өлгерә алмый, билгеле. Әмма 6-7 секундта барыбер тоташтырырга тырышалар икән. “Кичке сәгать дүрттән төнге унга кадәр аеруча кыен. Ник дигәндә, шалтыратулар­ның күп өлеше тәүлекнең нәкъ менә шушы чорына туры килә. Диспетчерлар өлгерә алмый”, – ди министр урынбасары.


Хәтерләсәгез, әнә шуның аркасында узган елгы бер очрак фа­җи­га белән тәмамланды. 10 октябрьдә балыкчы Сергей Елесин 112 хез­мәтенә шалтыратып, үзен машинада ике ир-ат эзәрлекләвен, янаулары турында хәбәр итә. Диспетчер мәгълүматны Лаеш районы эчке эшләр бүлегенә һәм районның янгын сүндерү буенча 18 нче номерлы бүлегенә юллый. Әмма линия өзек булу сәбәпле, полиция хез­мәт­кәрләре мәгълүматны кабул итә алмый. Аларга хәбәрне янгын сүндерүчеләр юллый. Ахыр чиктә барыбер ярдәм итәргә өлгерми­ләр. Олег Степущенко сүзләренә караганда, бу вакыйга 112 ашыгыч хезмәте җитәкчелеге өчен зур сабак булган. “Мондый күңелсез вакыйгалар башка кабатланмасын өчен бик күп чаралар күрелде. Өстәмә җиһазлар куелды, кәрәзле телефоннан шалтыраткан кеше­нең кайда икәнлеген автомат рә­вештә ачыклау системасы камил­ләштерелде”, – дип ышандырды министр урынбасары.


Көткәндә, аеруча тормышыңа куркыныч янаганда, бер минуты да гомерлек булып тоелырга мөмкин, билгеле. Тик тынычлыкны сакларга кирәк. Белгечләр диспет­черның сорауларына җа­вап бир­гәндә тыныч булырга киңәш итә. “Кешеләр диспетчер артык күп сораулар бирә, дип үпкәләмәсен иде.  Болар вакытны сузу өчен түгел, киресенчә, ярдәм тиз арада һәм төгәл күрсәтелсен өчен эшләнә”, – ди Олег Степущенко. Белгечләр 112 номерына шалтыратканда төп кагый­дә­ләр­не истән чыгармаска – тынычлыкны сакларга, диспетчерга нәрсә булганын әйтергә, вакый­ганың төгәл урынын атарга, диспет­чер­ның өстәмә сорауларына җавап бирергә киңәш итә.


Сүз уңаеннан, 112 бердәм номерына килеп ирешкән шалтыра­туларның күбесе медицина һәм по­лиция хезмәтләренә кагыла икән. Соңгы елларда биредә мил­ләтара һәм конфессияара низаг­лар белән бәйле мөрәҗәгатьләр дә кабул ителә башлаган. Хәтер­ләсәгез, 2013 елда Россия Президенты Владимир Путин төбәк­ләрдә әлеге мәсьәләләргә бәйле мөрәҗәгать­ләрне кабул итүче махсус үзәкләр булдырырга күрсәтмә бирде. Татарстанда исә аны шушы 112 хез­мәте кысасында гына эшләргә булдылар. Сынау рәвешендә башланган эшнең нәтиҗәсе дә бар. 2014 елда 112 хезмәтенә милләтара һәм конфессияара низаглар белән бәйле 107 шалтырату килеп ирешә. Чагыштыру өчен: 2015 елда шундый эчтәлектәге – 162, 2016 елда 139 мөрәҗәгать килеп ирешкән булса, быелның тугыз аенда 125 шалтырату кабул иткәннәр. “Мисал өчен, бер милләт вәкиле икен­чесенә начар сүз әйтеп мыскыл иткән. Икенчесе бу хакта 112 хез­мәтенә хәбәр иткән. Бу мөрә­җәгать автомат рәвештә полиция­гә юллана”, – ди Олег Степущенко.


Соңгы арада Казанны шаулаткан эвакуация шаукымы чорында диспетчерларның эше икеләтә арткан икән. Ярдәм сорап, 112 хезмәтенә 100дән артык кеше шалтыраткан. “Халыкның мондый чакта үз-үзеңне ничек тотарга ки­рәк­леген бик яхшы белгәнлеген аң­ладык”, – ди Олег Степущенко.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 151, 13.10.2017/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Баннер для региональных сайтов 2

Видеохәбәр

112