ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 173, 22.11.2017/

“Әнкәйнең моңнары сагындыра”


Шушы көннәрдә Россия­нең атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык артисты, Г.Тукай исе­мен­дәге дәүләт бүләге лауреаты, композитор, җырчы Сара Садыйкованы искә алу кичәсе узды. Казанның Актерлар йортында ул көнне алма төшәр урын да юк иде. Кичәне композиторның кызы, 92 яшьлек Әлфия апа Айдарская алып барды.

2-1

Аның белән берничә көн элек кенә очрашып сөйлә­шергә туры килгән иде. Мин аңа кызым укыган мәк­тәп укучылары­ның Сара Садыйкова исемен­дәге “Кал­­факлы сандугач” бәй­ге­сендә катнашулары турында сөйләдем. Әлфия апа­ның беренче соравы: “Нинди көй уйнадылар?” – булды. “Ир­­тәнге нур” диюмә шундук: “Ни кызганыч, балалар өчен язылган җырлар җит­ми. Югый­сә әни­нең күпме нәшер ителмәгән җырын таптым. Мин бу җыр­ларны “Бибисара моң­нары” дип аталган җыр­лар китабында әзерләп чыгардым. Әлеге китапка ком­позитор­ның мо­ңарчы нәшер ител­мәгән 143 җыры тупланган.

 
– Әнкәй гомере буе халкыбызга хезмәт итте. Соңгы көн­нәренә кадәр җыр язды. Татар язучылары, шагыйрь­ләр, җырчылар белән һәр­вакыт аралашып яшәде. Аның архивларын барлаган саен, әсәр­ләре табыла тора. Бу китапта моңарчы халыкка таралмаган әсәрләре уры­н алды. Аның җырларын бүген яшь җырчыларга да тәкъдим итәм, – ди Әлфия апа. – Бу кичәдә кайбер җыр­лары беренче тапкыр яңгырады. Та­тарстанның атказанган артисты Рөстәм Гыйльфанов Касыйм Тәхау шигыренә 1960 елда язылган “Татарстан – нефть җи­ре” дигән җырны башкарды. Концертта яшь­ләр­нең дә катнашуы сөен­дерә. Ән­кәйнең иҗатын ки­ләчәккә алар илтәчәк бит.


– Сара Садыйкованы ис­кә алырга килүчеләрнең бөте­не­се дә диярлек – Совет заманы кешеләре. Бу – Сара апа җырларында үс­кән буын. Ә җырлары чиста, моңлы, дәртле ком­пози­торның. Хә­зер андый җыр­лар язмыйлар. Дө­ресрәге, яза алмыйлар. Яшь җырчы Иркен Мостафин “Яшә, Казан, яшә!”не матур итеп башкарды, Зөһрә Сә­хә­бие­ва “Әнкәй”не җыр­лап елатты. Соңыннан Сара апаны, Гөлҗәүһәр апа, дип әнкәйне искә алды. Рәхмәт аңа! Сара апаның җырлары яши һәм яшәячәк. Һәйкәлен генә һаман куя алмыйлар. Оят, билләһи. Сара апаның һәй­кәлен кызы күреп калсын иде дип, аңа озын гомер телим”, – диде Татарстан­ның халык язучысы Роберт Миң­нуллин.


Кичә башлангач та, би­регә агылучы халык ташкынын күреп шаккаткан идем. Хәтта чишенү бүлмәсендә кием калдырырга урын да калмады. Әмма беркем дә кире борылмады. Аягүрә басып тамаша кылды. “Таксида килдем. Без бит Сара апа моң­нарында үстек. Бик сагындыра. Балачакка, яшьлек­кә кайт­­кандай булдык. Әл­фия Айдарскаяга мондый кичә уздырганы өчен зур рәхмәт”, – ди Дәрвишләр бис­тәсеннән килгән 75 яшьлек Венера ханым. Әлеге кичә күңелләргә ниндидер бер рәхәтлек өс­тәде. Сара апаның көйләре әллә кайларга алып кереп китә дә күңел кылларын тиб­рәндерә. Әнә шуңа да килгән һәр тамашачы бер тында тамаша кылды, җырчыларны алкышларга күмде дә инде. Әлеге матур кичәне оештырган Әл­фия Айдарскаяга сок­ланып кайттым. Сара Садыйкова татар халкына зур мирас калдырган композитор гына тү­гел, игелекле бала да тәр­бияләгән. Әнә шундый дә­вам­чың, ядкәреңне кадер­ләүче булуга ни җитә!

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 168, 14.11.2017/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

5-1

Видеохәбәр

112