ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 85, 22.06.2018/

//

”Китереп биргәч, урлап торасы юк”

 

Фәнни телгә Казан арты дип кергән бу төбәкне халык үзенчә ”ак як” дип атый. Без, журналистлар исә Әтнәне колхозлы килеш калган ике төбәкнең берсе буларак беләбез. Менә шундый үзенчә­лекле район белән 27 елдан бирле җитәкчелек итүче Габделәхәт Гыйлемхан улы ХӘКИМОВка сорауларның да үзләренә хас булганнарын гына бирергә тырыштык.

3-2
– Габделәхәт әфәнде, Әт­нә белән Балтачка бүген күп­ләр ерак үткәндә калган колхоз тормышы бе­лән яшәп ятучы бәхетлеләр дип сокланып, күпмедер дә­рәҗәдә көнләшеп тә карый.

 
– Моны без үзебез дә тоеп яшибез. Рәсми кәгазьләр­дә колхоз дип аталмасалар да, чынлыкта без электән килгән яшәү рәвешен капыл гына үзгәртмәдек. Күреп торабыз бит: инвесторлар кочагына җиңел генә күчеп куйган хуҗалыклар күтәрәм­гә калды яки бөтенләй юкка чыкты. Мин элек тә әйтә идем, бүген дә кабатлап әйтә алам: инвестор бер генә нәрсәне дә болай гына, халыкка уңай булсын дип эш­ләми. Бу аңлашыла да – акчаны бит ул түли, димәк, ул иң беренче чиратта үз мәнфә­гатен кайгыртырга тиеш. Ияләнгән, җайлашкан тулы бер системаны җимереп атканчы, алдагысын уйламыйча ярыймыни! Заманында көч­­ләп, ирексезләп диярлек күмәк хуҗалыкка керткәндә, бер талаганнар крестьянның җанын, инде шөкер итеп яшәп ятканда, тагын шундый ук тетрәнү кичерергә мәҗбүр иттек без аларны. Күптән тү­гел генә инвестор күтәрәм­гә калдырган бер авылның фермасында булырга туры кил­гән иде. Авыл халкы, күз яше аралаш, фермада ашарга сорап үкергән малларны жәл­ләп сөйләде. Төннәрен йок­лый алмыйбыз бу үзәк өзгеч тавышка, диләр. Аның бит икътисадый ягыннан бигрәк күңел ягы да бар. Кешене моннан да яманрак нинди чара белән авылдан биздереп була тагын?! Ул яктан безнең авыллар башкалар бик авыр кичергән җи­мерелүне күрми калды.

 
– Хәтерләсәгез, колхозларны бит без уртак мал булганы өчен, кеше хосусый милек аша гына яхшы эшләр­гә сәләтле дигән сылтау белән бетерергә тотынган идек. Сезнең райондагы электән калган андый ху­җалыклар халыкка яңача эшләргә, яңача яшәр­гә комачаулык итмиме соң? Колхоз – диңгез, без – пароход, дип уртак малдан төрлечә файдаланучылар хәзер дә бармы?

 
– Урлашалармы, дип сорыйсыгыз килә инде Сез­нең. Юк, чөнки без аларга бар кирәкләрен үзебез китереп бирәбез. Шуңа да без­дә халык малны күп асрый. Әле тагын да күбрәк асрарлыгы бар. Үзе өчен эш­ләү шул инде ул. Аны зур акчага кызыктырып фермер итәргә тырышуны да аңлап бетермим мин. Тора-бара ул моңа үзе ирешергә тиеш. Ит-сөт бәясе белән уйнап тормасалар, берәүне дә терлек асра инде дип үгет­лисе булмас иде. Эш урыны булган ке­шегә шә­hәрдәге кебек хез­мәт хакы түләсәң, нишләп чыгып китсен ди ул авылыннан. Безнең хуҗа­лык­лар төзегән заманча фермаларда эш­ләү­челәр дә акчаны начар алмый – барып карый аласыз. Ул мегафермаларны да инвестор акчасына төзе­мибез, үзлә­ре эшләп тапканга.

 
– Әтнә районының бер үзе генә дә Татарстанның җиде-сигез районы кадәр сөт сатуын ничек аңлатып була?

 
– Әйе, без Россиянең Новгород, Волгоград өлкәсе ише төбәкләреннән ике тапкыр күбрәк сөт сатабыз. Чөнки шул сөт кенә безгә акча китерә, яшәтә. Бу бит әле халык җитештергәнен санамыйча. Ләкин хөкүмәттәге­ләргә коры сөт болгатып мәтәштерүчеләр белән эш­ләү, күрәсең, җиңелрәктер. Чын сөт, чын ит ашыйм дисәң, хәрәмләшмәскә генә кирәк. Бернинди импортның да кирәге калмый.

 
– Габделәхәт әфәнде, белүемчә, яхшы гына эш­ләп ятучы хуҗалыклар­ның байлыгын җиңел генә кулга төшерү белән шө­гыль­ләнүче махсус оешмалар бүген дә бар. Сезгә дә тәкъдим ясамыйлармы?

 
– Казанга якын булганлыктан, алар безне баштан ук – 1990 елларда ук кымтырык­лый башлаганнар иде. Юмалап барып чыкмаслыгын бел­гәч, куркытып та карадылар, шантажлап та. Мин аларны районга якын китер­мәдем. Ха­лыкның акылын аракы белән томаларга маташуларына да юл куймадым.


– Каты куллы, усал ди­гән яманатыгыз, бәлки шун­нан соң таралгандыр?


– Теләсә нәрсә дип әйтсеннәр, әмма мин жу­лик­ларга юл бирү ягында түгел. Мин шулай ук эш күр­сәтмәгән килеш матур яшәр­гә ашыгучы хуҗалык җитәкчеләренә дә каты торам. Син башта кемлегеңне эш белән расла, халкыңның абруен казан. Безне шулай тәрбияләделәр.

 

Миңназыйм Сәфәров

 

“Авылны да, Ниязны да яраттым”

 
Чын авыл тормышын күрәсең килсә, Әтнә районына кайт икән! Биредә борынгы гореф-гадәт­ләрне бик кадерләп сак­лыйлар, халык әле дә совет чорында яши кебек. Бер дә зарланмыйлар үзләре, хезмәтләре дә югары бәяләнә. Тагын бер күркәм күренеш җәлеп итте: биредә төп йортта килен-каенаналар матур гына яшәп ята. Язмам геройлары Гөлназ һәм Нияз Шәйхиевләр дә әти-әни­ләре белән тату гомер кичерәләр.

3-3
Гөлназ – күрше Яңа Шашы авылы кызы. Мәктәпне бетерүгә, сыерлар янына, фермага эшкә килә. “Начар бил­геләргә укымадым. Имтиханнарымны да әйбәт бир­дем. Авылда каласым ки­л­гәнгә, беркая да чыгып китмәдем. Шулай итеп, үз авылымда өч ел сыер саугач, Ниязга кияүгә чыктым. Ул чакта каенанам Наилә дә фермада эшли иде, – дип сөй­ли Гөлназ. – “Күңгәр” колхозында эшли башлаганыма да 17 ел булды инде. Эшемне бик яратам. Маллар янында йөргәндә, җа­ным ял итә”. Сүзгә ире дә кушыла. “Без бит – авыл балалары. Әни белән кечкенә­дән фермага йөри идем. Аның тырыш хезмәтен кү­реп, мин дә малларга якынайдым. Өй­ләнгәч тә, бөтен гаиләбез белән терлекче­лектә эшли башладык. Бар кеше шә­һәргә киткәндә, авылда калуыбызга үкен­мибез. Хатыным да сабыр, тыныч кеше булды. 17 ел буена әти-әни белән дус яшибез. Өйдә тыныч булганда, яратып эшли­сең”, – ди ул.


Нияз белән Гөлназ ур­тача 30ар мең сум акча ала икән. “Авыл җире өчен күп тоелса да, ямыйсы “тишек“­ләр күп. Газга, утка түлисең. Йорт-җирне дә карап торырга кирәк. Әмма зарланмыйбыз. Акчабыз җитә”, – ди Нияз. Колхоз рәисе Илнур Галиәхмәтов тә сүзгә кушыла. “Нияз бе­лән Гөлназ соңгы бер елда бик җавап­лы эш башкаралар. Сыер бозаулату бүлегендә эшли­ләр. Кайчан карама, гел фер­мада алар. Хезмәтләре­нең хөр­мә­тен дә күрәләр. Тырышлык югалмый. Әнә Нияз өр-яңа машина алып куйды. Элек фермага мондый машиналарда йөрүче­ләр юк иде, – ди ул. – Авыл халкы тырыш. Сыер савучылар арасында яшьләр дә бар. Шуңа күңел­дә горурлык хисе туа. Фермада ма­лың, эш­ләр эшең бул­ганда гына ки­лә­чәккә өметләнеп була.
Фермада эшләүчеләр ва­кыт белән исәпләшми. Би­грәк тә сыер бозаулатучылар. “Кайвакыт төнлә дә каравыллап торабыз. Бозаулыйсы сыерлар билгеле бит инде. Һәркайсының аерым карточкасы бар. Шунда барысы да языла. Бер­ничә тапкыр бозаулаган сыерлар белән эшләү җайлы. Таналарны өйрәтү кыенрак. Безнең максат – бозаулап, бер сәгать узуга, сыерны саву. Шул угызны вакытында бозауга эчер­тергә кирәк”, – ди Гөл­наз. Узган ел игез бозаулар саны күп булган. Быел гыйнвар аенда да инде дүрт пар бозау туган. Терлекче­ләр бар серне дә әйтеп бете­рергә ашыкмый. Узган ел 621 бозау алганнарын да авызларыннан көч­кә “тартып” алдык. Шул бо­заулар­ның ничә сыердан туганын барыбер әйтмә­де­ләр. Без килгән көнне дә бер сыерлары бозаулаган иде.


“Һәр нәр­сәнең җае бар. Без алар­ның телен аңлап бетердек инде. Малның да җаны бар бит. Тыныч кына эндәшсәң, яратуыңны кыз­ганмасаң, ул да сине аңлый. Балалар төсле инде”, – ди Шәйхиев­ләр. Балалар ди­гәннән, Гөл­наз белән Нияз ике кыз үс­терә. Әлегә кызлары мәк­тәп­тә укый. Икесе дә табиб булырга хыяллана икән. Шуңа да укырга шә­һәргә китәргә исәпләре. Аларны да авылга кайтмас дип булмый. Авыл җанлы, тырыш гаиләдә үскән балалар башкача булдыра алмас төсле.

 

Гөлгенә Шиһапова

 

Карны кемнәр көрәгән?

 
Бөтен җирне кар басты. Көрәп бетерә торган тү­гел. Ялгыз яшәүче әби-ба­байлар өйләреннән чыга аламы икән? Бу яктан Әтнә районындагы өлкән­нәрнең күңеле тыныч. Дәресләр беткәч, тимурчылар көрәкләрен күтә­реп килеп җитәрләр әле.

3-1
Әтнә урта мәктәбендәге “Дулкын” укучылар оешмасы өлкәннәрне кайгырту, игелек кылу эше белән дә шөгыль­ләнә. 9 нчы сыйныф укучысы Гүзәлия Мифтахетдинова уку­чылар белән әби-ба­бай­ларга булыша. Һәр атна саен башкарган эшләренә нәтиҗә ясыйлар икән. Пе­дагог-оеш­тыручы Алсу Хә­бибуллина исә, биг­рәк тә буранлы көн­нәр­дә: ”Кар ява, әби-бабай­ларны онытмагыз!” – дип сый­ныф җитәкче­ләренең исе­нә тө­шереп то­ра. “Башта әби эзлибез. Аларны табу җиңел түгел. Социаль яклау бүлеге аша да мәгълүмат алабыз. Алар арасында балалары читтә яшәү­челәр дә, ялгызлар да бар. Безнең мәктәп ун өлкән кешегә шефлык итә. 11 нче сыйныф укучылары, БДИга әзерләнгәч, бу эштә катнашмый. Әмма чиш­мәне карап, төзеклән­дереп торалар. Укучылар кышын кар көрәсә, яз көне бакча җыеш­тыра. Өл­кән­нәр көне уңаен­нан, алар­ның туган көннә­рендә дә котларга онытмыйлар. Кә­газь җый­ган, ярмин­кә­ләр­дән кергән акчага күч­тәнәч алабыз”, – ди ул.

 

Сүзгә тәрбия эшләре буенча урынбасар Динә Раиф кызы кушыла. “Әле менә Талия әби, укучыларга рәх­мәтен белдереп, газетага язган иде. Башкалар да белеп торсын дип, мактау сүзләрен мәктәп линейкасында укып күрсәттек. Ба­лаларның игелекле булып үсүе безгә бик мөһим. Әти-әниләр дә ризасызлык бел­дергәне юк. Шуңа күрә һәр җыелышны аларга рәхмәт әйтүдән башлыйбыз, – ди. – Без дә бала чакта укытучы булып, лаеклы ялга чыккан мәр­хүмә Хәят апага булыша идек. Сөйләшергә килегез дип чакыра иде ул. Бик күп истә­лекле фотолар биреп җи­бәрде. Шулай итеп, Нәкый Исәнбәт турында бай мәгъ­лүмат тупладык. Көз көне укытучылар элеккеге укыту­чының бакчаларын чис­тар­тып куйганнар. Үзе хас­таханәгә киткән булган. Ул кайтканчы, чүп­ләрен капчыкка тутырып, капка төбенә өеп куйганнар. “Кара әле, кем тау ка­дәр чүп чыгарган икән?” – дип юлдан аптырап кайтып килә икән. Тимурчы­ларның үзенә килгәнен бел­гәч, Әтнә балаларының гына эше бу дип, сөене­чен­нән утырып елаган. Элек балалар ки­беткә кирәк-ярак­ка йөри, су ташый, идән юа иде. Бу эш өч-дүрт ел элек тукталды. Чөнки социаль хез­мәткәрләр бар. Кай­берләре сөйләшеп утырырга гына чакыра.


– Укучыларны өйләренә кертергә теләмәгәннәр дә очрыймы? – дип сорыйм укытучылардан.


– Андыйлар да була. Аларның эшләрен үзләре сизмәгәндә генә башкарып китәләр. Элек тимурчылар шулай эшләгән бит. Соңын­нан күршеләреннән генә беләләр, – ди Алсу ханым.


– Балалар шәһәрдә тора, мин үзем генә яшим. Кулымны авырттыргач, укучылар ярдәме кирәк булды. Әтнә мәктәбе укучылары, нинди ярдәм кирәк, дип кызыксынып кына тора. Шунысына да күңел була. Кайчак гозерем төшеп, үзем дә шалтыраткалыйм. Менә буран бөтен җир­не кар белән тутырды. Өйдән чыкмадым әле. Ба­лаларның күбесе мәктәпкә бармагандыр. Бәлкем, килеп тә җитәрләр. Атнага бер­ничә тапкыр хәлемне белешеп торалар, – ди 68 яшьлек Фәридә Йосыпова.


Әтнә укучыларының кү­ңеле – изгелектә. Ярминкә­ләр­дә катнашалар, Дәрвиш­ләр бистәсендәге балалар йор­­­тына киемнәр җыеп ил­тә­ләр. “Бервакыт 5 нче сыйныф укучысы Илназ Фәйзул­лин сәдакага дип 100 сум акча алып килгән. Парта артына уты­рып: “Уку елын “биш”кә ге­нә тәмам­ласам, әти-әнием исән-сау булса ярар иде”, – дип тели икән, – дип сөй­ли Ди­нә ханым. – Кәгазь җыю­дан шактый акча керә. Иң күбесе 169 кило тапшырды. Казаннан белгеч­ләр кил­гән иде. Бөтен сыйныфның кә­газь бе­лән тулганын күреп, сез нин­ди гасырда яшисез, дип аптырадылар. Балалар көче бе­лән кергән акча мәк­тәп фон­дына тотыла. Әти-әни­ләр рөхсә­тен­нән башка аның бер тие­ненә дә кагылмыйбыз. Үз­лә­реннән дә акча җыймыйбыз”.

 

Башка авылларда эш  ничек оештырылган?

 
Күәмдә яшәүче 70 яшьлек Зөлфирә Йосыпова:


– Балалар Владивостокта яши. Укучылар килеп, кар көриләр, чишмәдән су  ташыйлар. Кибеткә барып,  ипи, чәй, шикәр алып кайталар. Булышыйкмы, дип сорап кына торалар. Кызлар идәннең тузанын суырта. Яз көне бакча казырга, бәрәңге төбен өяргә булышалар.  Ат башын  булса да тотып торалар. Үзем йөрим әле. Күчтәнәчкә вафли, печенье биреп җибәргәлим.


Илгиз Халиков, Яңа Шашы мәктәбе директоры:


– Укучылар алты авылдагы биш мохтаҗ әбине шефлыкка алды. Бер сыйныфта – уртача сигез бала. Кайчакта барысы бергәләп тә, икешәрләп тә хәл белешергә бара. Күбрәк кар көрәүдә, бакча эшләрендә булышалар. Әти-әниләрнең беркайчан да ризасызлык белдергәне юк. Иң яхшысы – хезмәт тәрбиясе бит.

 

Сәрия Мифтахова

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 18, 07.02.2018/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр