ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 150, 17.10.2018/

“Сиксән алты сабыем туды”

 

Вакыты җитмәгән әле. Бу сүзне дин темасына сөйләшкәндә еш кабатлыйбыз. Ә менә ул вакытны ничек табарга соң? Кемдер авыр хәлгә калганнан соң, кай­берәүләр үлемнән котылып, берәүләр “өстән” хәбәр килеп дин юлын сайлый. Казанда яшәүче Камил хәзрәт  Шәри­фул­лин дини тормышка кат­лау­лы юллар аша узып килә.

17-2
Теләче районының Сауш авылында тугыз балалы гаиләдә үсә ул. Әтиләре иртә вафат булгач, атка атланып көтү көтә егет. Бер генә эштән дә куркып тормый. Мәктәпне тәмамлауга, Казанга килә. Бик күп еллар төзелештә эшли. Шул вакытта гаилә кора. “Хатыным Гөлсимә – үзебезнең авыл кызы. Аның белән өч бала үстердек. Әмма бер улыбызны югалттык. 33 яшендә салкын тиеп үлеп китте.  Ул чакта алар хатыны белән тегү ательесы ачып йө­риләр иде. Салкын бинада көнозын эшләгәннәр. Кичкә улым туңып кайтып керде. Улым, эш кала. Бетәсең бит. Үзеңне уйла. Болай булса, өч көннән җирлибез үзеңне, дим. Ә ул исе дә китмичә, әй, әти, бер үләсе инде, дип җавап бирде. Өч көннән китеп тә барды. Малае калды. Быел оныгыбыз 11 нче сыйныфны тәмам­лый инде”, – дип сөйли Камил абый. 


– 1995 елның 9 гыйнварына кадәр мин дә башкалар кебек яшәдем. Әгәр шушы очракка тап булмасам, гөнаһка чумып йөрер идем әле. Ул көнне балык ашап агуландым. Бавырым шешеп чыкты. Үлем хәленә җиттем. Хастаханәдәге табиблар мине караганнар да: “Үлгән инде бу”, – дип бер бүлмәгә керткән­нәр. Мин исә аңымны җуйган килеш ятканмын. Икенче көнне карасалар, сулыйм икән. Шундагы табиб миңа тиз арада операция ясаган. Бераз рәтләнгәндәй булсам да, таякка таянып, көчкә атлап йөри торган кешегә әйләндем, – ди Камил хәзрәт. 


Дәваланганнан соң өенә чыгаралар. Шул ук көнне Камил абый төш күрә.


– Авыл зиратында йөрим. Куркыныч, бөтен җир караңгы.  Үлгән апам килеп чыкты. “Камил, зиратта йөрмә әле син. Әнә кыйбланы күрәсеңме, син шунда бар”, – диде. Икенче көнне үк мәчеткә кердем. Анда китап сатучы Әлфия белән Фәүзия апаларга төшемне сөйлә­дем. Алар: “Сиңа укырга кирәк, төшеңдә юл күрсәткәннәр, хаҗ да кылырсың әле”, – диделәр. Мулла янына кермәкче булам. 300 метр араны уза алмыйча тилмердем. Барып кына булмый бит. Үземне җиң­дем,  андагы хәзрәт белән таныштым. Башта мәдрәсәдә башлангыч белем алып, “Мөхәммәдия”гә кердем. 2007 елны хаҗга бару насыйп булды. Төшемдә күргән­нәр рас булып, үтәлеп бетте.


Камил абый алты елдан артык мәчеттә эшли. Шулчакта аңа да ярдәм итәләр, ул да мохтаҗ­ларны җыеп ашата. Хәтта ашхәнә дә ачып җибәрәләр. Туры сүзле, кызу кеше булса да, кү­ңелендә мәрхәмәт ята аның. Моны хатыны да раслый. Гөлси­мә апа белән бергә яшәүлә­ренә 46 ел тулган икән. Алар  нәкъ шәригать кушканча яши:  хатын ирне хөрмәт итә, сүзеннән чыкмый. Тыныч, мөлаем Гөлсимә апа белән тиз кабынучан,  бер тында бар уйлаганын әйтеп сала торган Камилгә яшә­ве  икеләтә рәхәт. Кайтып кер­гән вакытына һәрвакыт өйләре чиста, ризыгы пешкән була. Пар күгәр­ченнәрдәй яши алар. Өйләрендәге матурлыкны аңлатып бетереп булмый. Карап торышка гади генә ике бүлмәле фатир. Әмма аннан күпме күңел җылысы бөркелә.


– Элек хастаханәдә елына ике кеше үлсә, табибларга кисәтү ясала, эштән алалар иде. Хәзер бу хәл нормага әйләнеп килә. Укып йөргәч, еш кына булгалыйм мин анда. Беркө­н­не 18 кеше үлгән. Иң өлкәненә 50 яшь тә тулмаган иде. Безнең заманда кыйммәтле җиһазлар да юк иде. Ә хәзер бар да бар, әмма халыкның гомерен саклыйм диюче табибларны сирәк күрәсең. Әле күптән түгел хос­писка да барып кайттым. Догалар укыгач, алар да терелгәндәй була. Күп кенә балалар прививкадан соң гарипләнәләр. Андыйларны күп дә­валыйм. Кайчак алты яшенә кадәр сөйләшмәгәннәрнең дә, безгә кил­гәч, теле ачыла. 


Камил хәзрәт бар кешеләрне дә дә­валый. Күп очракта балалар белән  киләләр. Шуңа да  ул бер бүлмәне  уенчыклар белән тутырган. Үзенчә балалар бүлмәсе ясаган.


– Бер таныш табибым бар. Гипноз көченә ия. “Сезне дәвалап булмый, үзегезнең көчегез бар”, – дигәч, мин кешеләрне өшкерә башладым. Иң беренче  ашта бер хатынга, өшкереп су эчерттем. 48 яшендә беренче баласын тапты, Камил дип исеме кушты. Сабыйга 10 яшь инде хәзер. Бала табарга җыенучы хатыннарның үзләренә таптырып азапланмыйлар, күбе­сен­чә операция ясыйлар бит хәзер. Табигый ысул белән тапмагач, икенчесен  алып кайта алмыйча йөри. Соңгы арада баласыз парлар күп килә.  Догаларым ярдәме белән 86 нчы сабый дөньяга килде инде. Табиблар, балагыз булмый, дигән кешеләр дә, икешәр бәби сөя хәзер. Аллаһы Тәгаләнең кодрәте зур, догаларның шифасы күп. Исе­рекләрне дә дәвалыйм. Күб­рәк халык медицинасы белән эш йөртәм. Бозым, сихерләрдән дә арынырга булышам, – ди ул.


Бозым  дигәч, без начар әй­берне күз алдына китерәбез. Ә менә хәзрәт, хәтта өстеңә карап, кара нинди матур хатын дисәләр дә, бозым булырга мөмкин дип аңлата. Хәзрәт вакыт җиткәнне көтеп утырмаска – бар мөселман­нарга да дин юлына басарга куша. “Яшь чакта аңлап кына бетермибез. Биш тапкыр намаз уку  ул – савап кына түгел, сәламәтлек тә. Бер таны­шымның умыртка сөяге авырта иде. Бер ай ураза тотып, тәравихка йөрде. 15 нче көнендә корсетын салып, намазны басып укыды, ахыргы көннә­рендә сәҗдәгә китә ала иде, – ди ул. – Үзем нинди авырлыкны җиңдем. Юкса мине 23 ел элек күмеп куярлар иде. Шуңа күрә, яхшыга өметләник, догалар укыйк, телик, сорыйк. Аллаһы Тәгаләнең кодрәте киң. Безгә дөрес яшәргә кирәк”.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 71, 18.05.2018/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр