ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 21, 13.02.2019/

“Өйнекеннән соң кибетнекенә кызыкмыйсың”

 

Юклык заманасы түгел, кибет киштәсендә итнең ниндиен генә күрмәссең. Тик сыйфат белән бәя ягы гына һәрвакыт туры килми. Кыйммәтлесе һичшиксез әйбәт дигән сүз түгел, һәм киресенчә. Шулай да мөмкин­леге булган кеше өйдә җитештерелгән иткә өстенлек бирә. Кибеттәгесе белән чагыштырганда аермасы – җир белән күк арасы!

ss1  
Тәмле һәм диетик саналган тавык итен яратмаган кеше сирәк була. Шулпасы да тәмле. Хуҗа­бикәләр алдарга ирек бирмәс: тавыкны белеп алсаң гына, майлы, шулпасы сары төстәге аш пешә. Ә андый ит өйдә үстергән тавыктан гына чыга инде.

 
Кайбыч районындагы Кошман авылында яшәүче Рушан Сайра­нов­ның күп итеп тавык асравын белгәч, үзен күреп сөйләшергә булдык. Иң кызыксындырганы – кечкенә че­беш­ләрнең нинди шарт­ларда үсү­ләрен күрү. Сер түгел, кошчылык фабрикаларында кечкенә чебеш­ләрдән итле тавык ясар өчен әллә ни озак вакыт таләп ителми. Бик тиз кирәк булгач, төрле дару, уколлар кулланып та үстереп була. Авырлыкны да шул рәвешле арттыралар. Рушан исә үз итенең хәләл икән­леген раслый ала. Хәләл ит булгач, ул әле “бисмиллаһ” дип суелган ди­гән сүз генә түгел. Димәк, тавык­лар антибиотиклар, әллә нинди уколлар, үстерү гормоннары бе­лән үстерелмәгән. Ризыгыбыз хәләлме, әллә хәраммы дигәндә дә, иң башта күз алдына гел ит килеп баса шул. Ник дигәндә, кибет, базар киштә­­ләрендәге итнең барысы да хәләл түгеллеген азмы-күпме дәрәҗәдә белеп бетерде­ләр. Бу итнең сыйфатына да тәэсир итми калмый. Мал экологик чиста һәм хәләл ризыклар ашап авырлык җыярга тиеш. Рушан үзе дә моны раслады. “Инъек­цияләр кулланмыйча, ГМО, хлорсыз үсә чебешләребез. Беренче көннәрен­нән алып үзебез үстерә­без. Тавык булганчы ике айдан артык вакыт уза.  Шартларына туры китереп суябыз, гаиләм, туганнар килеп йолкыша”, – диде ул. Сайрановлар “Кобб 500” токымлы бройлер чебиләрен үстерә. Аларның үзенчәлекләре турында болай ди әңгәмәдәшем:


– Бу токым тавыклар тән төзе­лешләренең зурлыгы, нык тәпи­ләре белән аерылып тора. Йоннары ап-ак. Бирешми торган чебеш­ләр. Зур югалтулар кичермибез.


Малны никадәр яхшы тәрбия­ләсәң, керемне дә шулкадәр аласың. Моны Рушан да яхшы аңлый. Алар чебеш-тавыклар өчен бик үк зур булмаган абзар ясап куйган. Аны җылыту, электр системасы белән тәэмин иткәннәр. Кош-корт өчен бөтен уңайлыклар да бар, чебешләр җылыда үсә. Хәтта кайчан ашатырга, нинди күләмдә комбиазык кулланырга икәнен искәртеп торган элмә такта да бар. Итнең сыйфаты, иң элек, тукландыруга бәйле шул. Комбиазыкны тегермәндә үзе дә тарттыра Рушан. Сыйфатлы комбиазык шактый кыйммәт, төп чыгымнары да әнә шул икән.


Үстерер өчен чебешләрне баштарак Апастагы зур гына комплекстан, яхшы танышларыннан алган булса, хәзер Казан шәһә­реннән алып кайта. “Яңа алып кайткан че­­бешләр бер-берләренә сыенып, бер күчкә җыелып торсалар, начар булыр иде, димәк туңалар. Чебеш­ләрне беренче ун көндә бала караган кебек карарга кирәк”, – дип әйтә Рушан, өй кошларының торышына ишарә­ләп. Шушы кечкенә генә булса да тавык оясында меңнән артык чебешне үстереп саткан инде ул.


Чебешләр 1,8 – 2 кг авырлыкка җиткәч суела. Сатып алучылар якын-тирә авыллар белән генә чикләнми. Казан, хәтта Чаллыдан ук килеп алучылар да бар икән. “Сатып алучыларга еш әйтәм: безнең тавык белән аш пешереп карагыз да кибет тавыгыннан пешерегез. Аермасы шунда ук сизелә бит. Бер тапкыр өй тавыгын авыз иткән кеше кибетнекен инде ашарга теләми”, – дип әйтә Рушан Сайранов.


Итнең бәясенә килгәндә, килосын 230 сумнан куйганнар. “Кыйбатсынмыйлармы?” – дигән со­рау­га ул болай диде:


– Клиентларның төрлесе бар. 230 сумны һавадан алмыйбыз, билгеле. Тавыкның үзбәясе, утка-суга киткән чыгымнар, бөртекле культуралар, комбиазык та шушында. Кул эшен исәпкә алмыйча әле бу. Сыйфат ягын кайгырткан кешеләр кыйбатсынмый, ала. Без үзебез дә сыйфат өчен эшлибез.


Алга таба да продукциягә ихтыяҗ булса, бүгенге күләмнәр­дә генә тукталып калмаска исәбе бар Рушанның. Әле менә республикада ел да Авыл хуҗалыгы министрлыгы теләктәшлеге белән үткә­релә торган грантлар бәйге­сендә катнашырга әзерләнә. Проекты бар, бизнес-планнары төзел­гән.


– Грантка тавык үрчетүгә бәйле проектны тәкъдим итәргә уйлыйм. Насыйп булса, аларны инде ит өчен түгел, ә шәхси ху­җалыкларга сатар өчен җитеш­терергә исәп.

 

Рушан Сайрановтан тавык үстерүчеләргә берничә киңәш:

 
– Чебешләр алыр алдыннан, алар тотылачак урынны дезинфекцияләгез.
– Чебиләрнең аслары коры булырга тиеш. Алар яши торган урындагы җы­лылыкны көйләп торырга кирәк. Че­биләр үсә барган саен, температураны киметергә мөм­кин.  
– Алларында беркайчан да су бетмәсен, чөнки алар коры ризык белән туклана, шуңа суны күп эчәләр. Су бүлмә температурасында булсын.
– Һәр тавыкның үзенә генә хас сыйфатлары була. Үс­тергәндә аларны исәпкә алу мөһим. Шуңа күрә, өстәмә мәгъ­лү­мат алу өчен, махсус китаплар укырга иренмәскә кирәк.
– Комбиазыкны ышанычлы җитеште­рү­челәрдән генә алыгыз.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 7, 18.01.2019/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

"Ватаным Татарстан" газетасының Муса Җәлил истәлегенә уздырылучы турнир җиңүчеләре ачыкланды

 

Командалар беренчелеген Теләче егетләре отты. Икенче урында – Актаныш. Әлмәтләр исә өченче булды.

Бүген Актанышта узган “Ватаным Татарстан” газетасы гамәлгә куйган Муса Җәлил исемендәге милли көрәш бәйгесенең җиңүчеләре билгеле.

 Исемлекне тәкъдим итәбез:

 60 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын - Милютин Тимур (Әлмәт)

2 урын – Гайнеев Дмитрий (Лаеш)

3 урын – Гыйниятуллин Фирзәр (Теләче), Нургалиев Раббани (Актаныш)

 65 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Мортазин Искәндәр (Актаныш)

2 урын – Закиров Илнар (Алексеевск)

3 урын – Локманов Шамил (Теләче), Ганиев Ранил (Кама Тамагы)

 70 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Сәләхов Рөстәм (Яңа Чишмә)

2 урын – Кәримуллин Динар (Теләче)

3 урын – Зәйнәшев Равил (Яр Чаллы), Хәйриев Данил (Балык Бистәсе)

 75 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Зөлкәрнәев Артур (Теләче)

2 урын – Кәримов Марат (Әлмәт)

3 урын – Садыков Рамазан (Яңа Савин), Гобәйдуллин Илнур (Кукмара)

 80 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Кәлимуллин Ренас (Теләче)

2 урын – Шакиров Роберт (Яр Чаллы)

3 урын – Гәбдерәшитов Азат (Актаныш), Хәдиев Айзат (Арча)

 85 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Сәләхетдинов Раил (Кукмара)

2 урын – Галимуллин Ранис (Теләче)

3 урын – Зарипов Илназ (Саба), Әсхәдуллин Салават (Балтач)

 90 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Галимов Илнар (Актаныш)

2 урын – Төхвәтуллин Илмир (Яңа Савин)

3 урын – Гозәеров Марсель (Әлмәт), Сираев Раил (Актаныш)

 100 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Сыртаев Айнур (Чистай)

2 урын – Мусин Булат (Яңа Савин)

3 урын – Закиров Данис (Саба), Әдиятуллин Дамир (Әлмәт)

 130 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Галләмов Муса (Теләче)

2 урын – Нургалиев Раил (Биектау)

3 урын – Сагиров Раил (Спасс), Рафиков Валерий (Актаныш)

 130 кг нан югары үлчәү авырлыгы:

1 урын – Мөхәммәтҗанов Марат (Түбән Кама)

2 урын – Фәйзуллин Фәрхәт (Питрәч)

3 урын – Гыйләҗетдинов Ранис (Яр Чаллы), Воронов Радик (Тукай)

Командалар буенча беренче урында Теләче районы, икенче - Актаныш, өченче урында - Әлмәт районы.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/02/15/180919/

Архив

Котлыйбыз!