Ватаным Татарстан   /№ 3, 11.01.2019/


Чистай “Халк”ының җиңүче холкы

 

Кемгә нәрсә бит. Шулай килеп чыкты инде, спорт белән артык кызыксынмыйм. Кем кемне җиңгән, кем кайда катнашып, нәрсә яулаган, кем нинди үрләргә ирешкән – бу мәсьәләдә белгеч түгел мин. Әмма юк-юкта телевизор карыйсыңмы, газета укыйсыңмы, таныш исемнәр күренгәләсә, барыбер  игътибарны җәлеп итә. Чистай “Халк”ы белән дә шулай булды. Кем соң ул?

4-1  
Халк ул – Америка кинокомикс герое: бер караганда, яхшы гына егет үзе, әмма ачуын китерсәң, яшел төскә кереп, усаллана, якын-тирәдә ни бар, шуны җимерүче бер әзмәвер монстрга әверелә. Чистайныкы исә андый түгел.  Гади авыл егете, әмма зур бәйгеләрдә җиңү­ләр яулаган, үзен дөньякүләм таныткан кеше ул Салават Кадыйров. 26 яшьлек Салават – кул көрәштерү буенча Россиянең спорт мастеры. Аралашучан, ачык йөзле егет. Ә кушаматны аңа  бар киртәләрне җи­мереп, максатына ирешеп, җиңүче булып баруы өчен биргәннәр булса кирәк.


Спортка бик соң, 18 яшендә ге­нә килә Салават. Чулпан авылы егете КАИның Чистайда урнашкан филиалындагы прибор җитештерү факультетына укырга керә. Чистайда кул көрәштерү мәктәбенең көч­ле икәнен Салаватка  авылда биология укытучысы Илнур абыйлары Сабирҗанов сөйләгән була инде. Кул көрәштерү спортына нәкъ ул этәргеч булып, Салаватка беренче адымнарын ясарга булышкан. “Чис­тай җире дөнья, Россиякүләм танылган чемпионнарны күп үс­тер­гән. Чистайның бүгенге җитәк­чесе дә бит – кул көрәштерүдә зур исем­нәр яулаган кеше. Шуңа танышасым, күреп сөйләшәсем, бер адымга булса да якынаясым килеп китте ул кешеләргә”, – дип сөйли Салават.


Шулай итеп ул Россиянең атказанган тренеры Фоат Уразгильдеев белән таныша. Ул Салаватка үз көчен сынап карарга тәкъдим итә. Беренче уңыш күп сәгатьлек кү­негүләрнең икенче елында килә. Салават Казан беренчелегендә икенче урынга лаек була. “И шатланганымны күрсәгез! Сабыйдан да сабыйрак идем ул чакта”, – дип искә ала беренче җиңүләрен Салават. Шул вакыттан бирле җи­ңелү белми егет. Үзе катнашкан ярышларның исәбен дә белми инде, ә менә соңгы бәйгене бик дулкынланып, хислә­неп искә ала. Польшаның Румия шәһәрендә профессионаллар арасында узган “Златый тур” халыкара ярышы Татарстан вәкилләре өчен беренче тапкыр уңышлы булып чыга. Салават 86 килога кадәрге авырлык үлчәвендә – алтын, ә абсолют ка­тегориядә егетнең кумирлары булган болгар Красимир Костадинов һәм украинлы Евгений Прудник белән ярышып, көмеш ме­даль­гә лаек була.


Әлеге җиңүләрне Салават әти-әнисенә багышлый. Башкача булырга да мөмкин түгелдер инде. Әтисе Шәүкәт абый – милли көрәшкә мөкиббән киткән кеше. Үзе дә батыр булырга хыялланган. Әмма хыялын улы тормышка ашырган. Әйтергә ки­рәк, Шәүкәт абый – I группа инвалид. Шуңа да карамастан, көчле рухлы абый улларын да (Са­ла­ватның әле 11 нче сыйныф тә­мамлаучы энесе бар) сынмаска, һәрвакыт алга атларга, авырлык­ларга би­реш­мәскә дигән кагыйдә буенча тәрбияләгән. Хатыны Роза ханым белән тормышның ямь­лелегенә сокланып яшиләр, Сала­ватның һәр казанышына шатланалар, горурланалар.


Салават кул көрәштерү белән профессиональ рәвештә шөгыль­ләнүдән тыш, НТЦ “Восток” оешмасында инженер булып та эшли. Тренерлык эшенә алыну теләге дә юк түгел. “Икеләнеп торам, тренерлык эше дә үзенә тарта, үз бел­гән­нәремне өйрәтеп, дә­вамчы­ла­рымның шатлыкларына куанасы, кайгылы мизгелләрдә таяныч буласым килә, әмма бу эшем дә бик ошый. Укыганда да күңелемне биреп укыдым, һө­нәремне алдан уйлап сайладым”, – ди ул. Нәрсә буласын алдагысы күрсәтер.


Әлегә егет яңа җиңүләр турында хыяллана, күнегүләр алып бара, эшли. Мөмкинлеге булган саен авылына – Чулпанга кайтып, әти-әнисенә булышып  килә. Ни дисәң дә, авыл җирендә йорт-курасыз, тер­лексез булмый. Һәрберсенә ху­җа кулы, игътибар кирәк. Игътибар дигәннән, “Чистай Халкы” ди­ю­ләре Салаватка аерым бер популярлык китергән. Социаль чел­тәрләрдәге сәхифәләре бик популяр икән егет­нең. “Дөньяның нинди генә поч­магыннан язмыйлар, шө­кер, хәзер андый мөмкинлек чик­ләнмәгән, – ди Салават. – Әмма күңелгә иң ошаганы һәм яңа җи­ңүләргә этәргәне  – рәхмәт сүз­ләре. “Син безгә үз-үзеңә кул сел­тәмәскә, тырышып-тыр­машып яшәр­­гә көч, өмет би­рәсең, синең тырышлыгың тормышыбызга башка яктан карарга, үз­гәрергә этәрде”, – дип язган сүз­ләрне тыныч кына кабул итеп булмый. Шуңа да үземдә зур җавап­лылык тоям. Кәеф­сез­лә­неп утыру чемпионнар холкы түгел ул, үземне һәрвакыт хә­рәкәттә тотам”.