ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Миңнеханов Кытай илкүләм химик-инжиниринг корпорациясе рәисе белән очрашты

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов "Аммоний" комплексы мәйданчыгында "Кытай илкүләм химик-инжиниринг корпорациясе" (CNCEC)   рәисе Юй Цзиньбо белән очрашты.

 

Татарстанның CNCEC һәм CC-7 бүлекчәсе белән уртак эшенең нәтиҗәсе - федераль дәрәҗәдәге "Аммоний" проектын тормышка ашыру, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. Ул Кытай корпорациясе белгечләренә югары сыйфатлы эш, профессиональлек һәм җаваплылык өчен рәхмәт белдерде.


ТР Президенты сүзләренчә, бүгенгә тагын бер шуңа охшаш газ-химия комплексын төзү турында җитди фикер алушлар бара. Проектны тормышка ашыру өчен барлык база мөмкинлекләре бар. «CNCEC – Соджиц – Мицубиси» Кытай һәм Япония консорциумы үзенең нәтиҗәлелеген раслады, әлеге тәҗрибәне "Аммоний-2" комплексын төзегән вакытта да файдалану зарур, дип саный Р.Миңнеханов.


ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Юй Цзиньбо, үз чиратында, Татарстан белән хезмәттәшлекне дәвам итәргә теләвен җиткерде. "Кытай илкүләм химик-инжиниринг корпорациясе Татарстан Республикасы белән мөнәсәбәтләрне югары дәрәҗәдә саклап калырга һәм төбәкнең икътисадын үстерүгә лаеклы өлеш кертергә өметләнә", – дип өстәде ул.         


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!